Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бүген Роза апабызның олы юбилее
Күңел серем шигырьләремдә...
Мин Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинованы бик озак еллардан бирле беләм. Ул кайда гына эшләсә дә үз эшен җиренә җиткереп, намуслы хезмәт итте, үзенең пөхтәлеге, хезмәттәшләренә карата гаделлеге, эш сөючәнлеге белән аерылып торды. Район мәдәниятен үстерүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Роза Шәйхетдинова шигырьләр язып әдәбият сөючеләрне куандырып яшәргә дә вакыт таба, аның җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый. Һәрбер чыккан яңа китабын миңа да бүләк итеп барды, иҗаты белән якыннан танышканнан соң Роза апа Шәйхетдинованың тормыш юлын, аның кичергәннәрен һәркем үз күңеле аша үткәрәдер. Ул бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзенең шигырь юллары аша аның тормыш юлы белән таныштырасым килде.
Туган ягым минем урманлы як.
Ямьле Кесмәс буе төбәге.
Сандугачлы Чөмә-Елга авылы,
Чын дөресе аның, төгәле.
Җәлил туган айда,
Фәнис туган көнне туганмын мин.
Бәлки шуңа горурмын да.
Мәһдиев күк башны чөеп йөрим,
Туган якның болын, кырында.
(Минем туган ягым)
Кырык беренче ел баласы мин
Сугыш башланганчы туганмын.
Яу кырына киткән чакта әти,
Ярты гына яшьлек булганмын.
Атна буе ярсып елаганмын,
Сабый күңлем сизгәндер бәлки
Шул китүдән хәбәрсез югалды,
Яу кырыннан кайтмады әти.
(Әтиләрне көттек)
Әйе, тормыш дәвам итә. Роза апа Шәйхетдинова Олы юбилееннан соң да шигырьләре аша күңелендә туган хисләрен безгә ирештереп барсын иде. Без Иҗаты аша Роза Вәгыйз кызының ниләр эшләп яшәвен белеп, без аның уңышларына куанып һәм горурланып яшәрбез.
“Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-roza-apabyzny-oly-yubilee