События

Урта Бирәзәне танымадым 14.02.2021

Урта Бирәзәне танымадым

Наласа авыл җирлегендәге матур үзгәрешләргә сокланырлык. Авыл халкы данлы үткәне белән горурланып, киләчәккә карап зур планнар корып яши

Авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановна иң беренче итеп Урта Бирәзә авылына алып китте. Мин моның серен соңрак аңладым. Бу авыл аша үтеп киткәләгән, мәктәбендә, клубында булган бар иде. Бактың исә, бу авылны белмим дә икән әле мин. “Мин башлык булып эшли башлаганда (2012 ел) бу авылда 48 йорт бар иде, – диде Илфира Шакирова. – Хәзер 98 йорт бар, әле яңа төзелә торганнары, алынган җир кишәрлекләре бар”.

Һәр тыкрыктан, һәр урамнан йөреп чыктык. Башлык кайсы йортта кемнәр яшәве, күпме терлек тотулары, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләп барды. Ул йорт, сарай, капка-коймалар! Җитешлек, зәвык белән эшләнгән алар. Табигать тә искиткеч матур монда.

Таһир Гобәевләр хуҗалы-гына туктыйбыз. “Бик тырыш кешеләр, кече ферма төзү программасы буенча ферма салдылар”, – ди җирле үзидарә башлыгы. Хуҗа кеше үзе дә күренде. Ферманы үз территорияләренә, бакча башында төзегәннәр. Күркәм, уңайлы торак килеп чыккан. “13 сыер, үгезләр бар”, – ди Таһир. Ике кыз, ике ул үстергәннәр. “Кичләрен барыбыз да диярлек шушында җыелабыз, бергәләп эшлибез”, – дип сүзгә кушыла хатыны Әлфия.

Урта Бирәзә тагын да үсәчәк әле. Дамбаның икенче ягында күп балалы гаиләләргә биреләчәк җирләр.

Наласада яшәүче Илшат Шәмсетдиновның, үзе әйтмешли, башкармаган эше калмаган диярлек. “Колхоз рәисе генә була алмадым”, – дип шаярта ул. Ветеринария табибы, ферма мөдире дә булган, башка эшләр башкарган. Колхоз тарала башлагач үз эшен булдыру турында кайгырткан. Тракторы бар, бакча да эшкәртә, печән чаба.

– Илшатка өмәгә әйтеп тә торасы юк, тракторына арбасын тагып, кирәк-ярагын алып килеп җитә, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Такта яру, столяр цехлары бар Илшатның. 10нчы сыйныфта укучы улы Ирек тә булыша, бергәләп эшлиләр.

 Умарталары да бар. “Аларны арттырырга исәп”, – ди хуҗа кеше.

Һөнәрләр остасы

Дамир Әһлиуллин әле яңа гына район башлыгы  кубогына үткәрелгән көрәш бәйгесендә үз үлчәү авырлыгында (80 килограммга кадәр) җиңү яулап кайткан иде. Кайда көрәш – шунда наласалар, наласалар кайда – Дамир шунда.

Дамирның төп һөнәре – шофер. Әтисе Фердинант та гомере буе машинада эшли. Хәзер алар “Игенче” ширкәтендә йөк  машиналарында эшлиләр. Әти-әни, Дамир, хатыны Гүзәл, ике онык-лары тату, үрнәк гаилә булып яшиләр. Йорт-җирләре, абзар-кура менә дигән. Үзләренең тракторлары, 4 сыер, 5 үгез, 2 атлары бар.

Авыл легендалары

Әхәт Закиров (1928–1999) 22 ел буе Арча, Казан Сабантуйларында мәйдан тота һәм берәүләргә дә ектырмый. 41 яшькә кадәр көрәшүе белән дә данлыклы ул.

Әхәт Закиров Казандагы автотранспорт предприятиесендә 11 ел шофер, 32 ел колонна җитәкчесе булып эшли. Физик яктан гаять көчле кеше була ул. Армиядә хезмәт иткәндә дә хәрби частька хат язып аны сабантуйга чакырып кайтаралар. 15 көн ял эчендә егет 7 авылда, Арчада һәм Казанда батыр кала. Армиядә үзен яхшы яктан гына таныта, Ленинград хәрби округы буенча гер күтәрү бәйгесендә чемпион була. Классик көрәш турнирларында җиңүләр яулый.

Узган гасырның 50–60нчы елларында Казанның баш батырын билгеләү өчен үзәк культура һәм ял паркында ярыш уздыра торган булалар. Әхәт Закиров анда 3 тапкыр җиңә. 1954 елда финалда Остроумов дигән көрәшче белән бер сәгать бил алышалар. 82 килограммлы көрәшче 110 килограммлы көндәшен күтәрәм дигәндә өч сөлгене өзеп бетерә. Бары дүртенче сөлге генә якташыбызга җиңү китерә.

“Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез”.

Г.Тукай

Бөек Ватан сугышына Наласадан 322 кеше китә, шуларның 128енә генә әйләнеп кайту насыйп була.

Наласаның ир-егетләре дош-манга каршы батырларча сугышалар.

Равил Закировка сугыш башланганда 15 яшь кенә була әле. Әмма ул яу кырларыннан исән-имин әйләнеп кайткан фронтовиклар арасында Наласада сугыш ордены өчәү булган бер генә кеше. Немец илбасарларын, җәяүле гаскәрләр сафында үзенең пулеметы белән кырган, “Сугышчан Кызыл Байрак”, III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнарына, “Батырлык өчен” һәм башка күп кенә медальләргә лаек була. 17 яшендә сугышка алынган егеткә яманаты чыккан Суслонгер лагереның нәрсә икәнлеген дә татырга туры килә. Сугыш кырындагы батырлыкларын күргән полкташлары аны “герой сержант” дип йөрткәннәр. Якташыбыз чынбарлыкта да Герой була язган. Аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән булганнар. Ул бу турыда үзе дә белмәгән килеш, 1991 елда якты дөньядан китеп барды. Без бу турыда әле күптән түгел генә, архивлар ачыла башлагач белдек. Әмма югарыдагылар, лимит тулган булгандыр инде, герой урынына орден бирдерәләр. Безнең өчен ул – Герой!

Равил абый Наласага 1945 елның көзендә әйләнеп кайта. Хатыны Мөнирә апа белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар “Октябрь” колхозында шофер булып эшли.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/urta-birzne-tanymadym


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение