События

Сикертән мәктәбендә истәлекле очрашу 24.02.2021

Сикертән мәктәбендә истәлекле очрашу

Салкын кышның соңгы ае да сиздермичә үтеп бара. Суык көннәре белән генә түгел, истәлекле даталары белән дә күңелгә кереп кала февраль ае. Ышанып әйтә алабыз, бу айда бик куп талантлы кешеләр туган. Шуларның берсе белән мин сезне дә  таныштырып үтим әле.

9 нчы февраль көнне хезмәт ветераны, үзешчән шагыйрә, Чөмә Елга авылында туып үскән якташыбыз Роза Шәйхетдинованың 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан, Гөберчәк музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы, Сикертән мәктәбендә, 3-9 нчы сыйныф укучылары белән күңелле очрашу уздырды. Ул безне Роза Шәйхетдинованың катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, кайбер шигырьләрен укыды, шулай ук библиографик белешмә бирде. Укучылар бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Бу очрашу безнең белемебезне тагын да баетты, язучы иҗатына булган мәхәббәтебез тагын да артты! Якташ шагыйрәбез белән без  горурланып яшибез!

Шушындый истәлекле чыгышлар, җанлы әңгәмәләр өчен музей мөдире Габидуллина Халидә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең  

9 нчы класс укучысы Галия Мәҗитова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sikertn-mktbend-istlekle-ochrashu


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение