События

Картингта ярыштылар 26.02.2021

Картингта ярыштылар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арчада балалар арасында картинг буенча ярышлар үтте.

Аны Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе, Арча ДОСААФы һәм Арча Укучылар сарае оештырды.

Картинг буенча ярышлар бездә беренче генә тапкыр үтми. Укучылар сараенда секция эшли. Аның белән Надыйр Исмәгыйлев җитәкчелек итә. Бүгенге көндә 4 төркемдә 60тан артык бала шөгыльләнә. Республика ярышларында да актив катнашып, уңышларга да ирешәләр.

– Без быел гына йөри башладык. Спортның бу экстремаль төре бик ошый. Чын адреналин ул. Бу ярышта җиңүгә өметләнәбез, – диделәр 5нче гимназиядән Самира Сәлахиева, Сәлимә Мөхәммәтшина, Алиса Хаҗиева.

Рәзил Кәримов 2нче мәктәптә 3 сыйныфта укый. 2 ел инде картинг белән шөгыльләнә. “Бик яратып йөри. Киләчәктә үзе өчен дә кирәк булачак”, – диде улы өчен җанатарга килгән әнисе Римма. 

Ярышлар “Стриж”, “Хонда–200”, “Хонда–270” төркемнәре картларында узды. Барлыгы 20 бала катнашты. Карлы трассада узышырга бик җиңел түгеллеге беренче ярышучылар кузгалгач ук сизелде. Әмма балалар сынатмады. “Стриж” төркемендә беренче урынны Рәзил Кәримов яулады. Раяз Газизов – икенче, Самат Шәрәфиев өченче булды. “Хонда–200” төркемендә Ислам Минһаҗев беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Кәрим Зиннәтов һәм Әмир Усманов икенче һәм өченче булдылар. Кызлар арасында Сәмира Сәлахиева беренчелекне яулады. Алиса белән Сәлимә икенче һәм өченче урыннарда. “Хонда–270” төркемендә Алмаз Абдуллин, Фәннур Хәйретдинов, Мурат Әкбәров 1–3 урыннарны алдылар.

Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kartingta-yaryshtylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение