События

Безнең фермерны Мәскәүдә дә беләләр 27.02.2021

Безнең фермерны Мәскәүдә дә беләләр

Мөндеш авылында яшәүче Хәлим Гарипов районда беренче булып гаилә фермасы булдырып эшли башлаган кешеләрнең берсе. Тора-бара ул терлекләрне арттырып, яңа тораклар төзеп, пай җирләре алып иң уңышлы эшләүче фермерга әверелде.

Фермер – үз куллары белән байлык тудыручы. Кайчан гына килсәң дә, Хәлим гел хәрәкәттә, әле тегене, әле моны эшләгәндә очратасың. Яңа техникалар да  алып тора, төзелеш буенча да  планнары зурдан.

Күптән түгел Хәлим Гарипов Мәскәүдә Россия фермерлары съездында катнашты. Анда аңа “Атказанган фермер” медале тапшырдылар. Якташыбыз өчен генә түгел, бөтен район өчен шатлыклы вакыйга булды бу. Мәскәүдән кайтуга Хәлим Гариповны район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Ул аны лаеклы бүләк алуы белән котлады, хезмәте өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукция-сенең 10 проценты кече һәм урта крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.

Билгеле, продукциянең иң зур өлешен эрерәк хуҗалыклар җитештерә. Терлекчелектә гыйнвар ае нәтиҗәләренә йомгак ясаганда бу юнәлештә эшне тагын да яхшырту юллары турында сөйләштеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалыкның эшенә анализ ясады.

Елның беренче аенда бер сыердан уртача сөт савып алу буенча “Северный” хуҗалыгы алда – 784 килограмм. “Игенче”дә – 706, “Курса МТСы”нда – 690, “Ашыт” ширкәтендә 681 килограмм

саудылар.

Мөгезле эре  терлекләрдән уртача тәүлеклек үсеш алу буенча “Тукай” ширкәте рекорд куйды – 1246 грамм үсеш алдылар. “Кишет”тә – 1039, “Кырлай”да – 955, “Ашыт”та 807 грамм.

“Кишет” ширкәтендә  терлекләрнең баш саны 160ка артты. Тугыз хуҗалык баш санын арттырды, “Курса МТСы”нда узган елгы  дәрәҗәдә, биш хуҗалык  киметте (“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте бер исемлеккә дә  керми, анда терлекләр бетерелә).

Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына туры килә торган терлекләр күрсәткече буенча “Аю” ширкәте беренче урында – 50,3 баш. “Ашыт”та – 48,7, “Северный”да – 43, “Ашытбаш”та – 41,7, “Ташкичү”дә – 40,4. Район буенча – 26,9.

Нәсел эше буенча белгеч Җәмһәрия Зарифуллина бозау алу буенча күрсәткечләрнең начарлана баруына борчылып сөйләде. Үлем дә күп. Узган ел район буенча 100 сыердан 86 бозау алынган, моны хәзер начарга санамыйлар үзе. Колхозлар заманында 100 сыердан 100 бозау алмасаң, сүгәләр иде. Белгечләр 100 сыердан 110 бозау да алып була, диләр. Әйбәт сыер ике елга өч бозау китерә ала. Моның өчен һәр эшнең әйбәт куелуы кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов гыйнварда җиңүче булган “Северный” ширкәтенә күчмә кубок тапшырды. “Ашыт” ширкәте – икенче, “Курса МТСы” өченче урында.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bezne-fermerny-mskd-d-bellr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение