События

Сәнгатькә гашыйк Сөмәя апа 03.03.2021

Сәнгатькә гашыйк Сөмәя апа

Сөмәя Җиһаншинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

Сугыш чорында күргән авылыклар күңелдә, хәтердә саклана. Сөмәя Җиһаншинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Кәче авылында 1939 елның 1 августында туа.  “Балачагым  авыр сугыш елларына туры килсә дә бик кызыклы үтте: кечкенәдән табигатькә гашыйк кеше идем, табигатьтә уйнарга яраттым, җәен су коендык, кышын чаңгыда , тимераякта шудым. 6 нчы сыйныфта укыганда районда узган ярышта 3 км үтеп икенче урынны алдым” – дип сөенеп, ул еллардагы вакыйгаларны күз алдына китереп рәхәтләнеп сөйләде.  7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң , 15 яшьтә беренче хезмәт юлы юлы колхозда башланып китә. Сөмәя ҖиҺаншина колхозда төрле эшләрдә эшли: куян фермасында хезмәт куя, бригадир ярдәмчесе , фермада лаборант, сыелар фермасында хисапчы, сыер савучылар авырып эшкә килмәгәндә, сыер савучы да була. Ул вакытта сөтне Арча сөт комбинатына бидон белән йөртәләр, төяүче булмаганда яп-яшь Сөмәя апа үзе төяп, тапшырып кайта торган була.  Аның  эшләгәнен колхоз җитәкчеләре күреп югары бәялиләр. 1969 елда Казанда Республиканың конференциясе була һәм шунда Сөмәя Җиһаншина делегат итеп җибәрелә.  Аңа анда Арча районы буенча алдынгы Үрнәк колхозы председателе Барыев дигән абыйга сәхнәдә кызыл сөлге белән икмәк тапшыру вазифасын йөклиләр.  Сөмәя апага истәлекле бүләкләр тапшыралар.  Аннан соң сәүдә базасына эшкә урнаша. “Ул вакытта эшнең кайнап торган чагы иде, складта да эшләргә туры килде, вагон да бушаттык, ир-ат эше дип авыр эштән куркып тормадык”,- дип искә алды Сөмәя апа.

Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк булып үсә. Энесенә тальян сатып алгач, Сөмәя апа шулкадәр сөенә, үзлегеннән тальянда уйнарга өйрәнә. Әтисе белән энесе бик матур, моңлы итеп җырлыйлар. Сөмәя апа авыл сәхнәләрендә чыгыш ясый, бик теләп концертларда катнаша.  Бүгенге көндә дә тальян аның иң якын дусты, тальян да уйнау аның күңеленә рәхәтлек бирә.  “ Балачагым, яшьлегем авыр сугыш чоры, сугыштан соңгы елларга туры килеп авыр хезмәт башкарсам да , мин беркайчан авырлыкка зарланмадым , тормышны яратып яшәдем һәм эшләдем, байлыкка кызыкмадым, байлык артыннан кумадым; булганына канәгать булып,  һәр көнгә сөенеп яшәдем. Тырышып эшләгәч, күп вакытта тамак тук, өс бөтен булды”,- дип үткән авыр тормышыннан да канәгать булып сөйләде  Сөмәя Җиһаншина. Бүгенге көндә Арча шәһәрендә туганнарының, күршеләренең җылы карашын, ихтирамын  тоеп, тормышынан канәгать булып гомер кичерә. Безне ачык йөз белән каршы алды, рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклашты, бергәләп фотосурәтләр карадык, тальянда үзенең яраткан көйләрен башкарды.  Сөмәя апаның йөзендә һәрвакыт елмаю, бүгенге тормышка рәхмәтле булып, һәр туар таңга сөенеп яши. 

“Казан арты” музееның этногрфия бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sngatk-gashyyk-smya-apa


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение