События

9 апрель көнне Арча якташлыгының чираттагы очрашуы була 05.03.2021

9 апрель көнне Арча якташлыгының чираттагы очрашуы була

9 апрель көнне 18.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы була.

Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениясе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырыла.

Казанда узучы очрашуда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнаша. Булачак чара Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, Арча төбәгендә яшәүче талантлар катнашында тамашалы дустанә очрашу булыр дип күзаллана.

Бу көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында тамашачыларга Аяз Гыйләҗевның "Кияү урлау" әсәре буенча куелган "Урлыйкмы? Урламыйкмы?" комедиясе күрсәттелә. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Режиссер – Азат Зарипов

Режиссер ярдәмчесе – Гүзәл Нигмәтҗанова

Композитор – Рөстәм Рахматуллин

 

Рәхим итегез! Килми калмагыз, бик күңелле булачак!

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 238-56-17



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение