События

Арчалар бөек якташлары юбилеена әзерләнә 06.03.2021

Арчалар бөек якташлары юбилеена әзерләнә

Арча район хакимиятендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерлек чараларына багышланган киңәшмә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина үткәрде.

- Сөекле Тукаебызның олы юбилеен лаеклы каршылау, бәйрәм чараларын тиешле югарылыкта үткәрү өчен барыбызга да бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк,- диде ул киңәшмәгә чакырылган социаль учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Юбилей чаралары апрель азагында шәһәребез үзәгендә Казаннан кайткән мөхтәрәм кунаклар катнашында ачык һавада узар дип планлаштырыла. 

Киңәшмәдә катнашучылар аны кызыклы һәм бай эчтәлекле итү турында фикер алыштылар. Монда яңгыраган тәкъдимнәр тормышка ашкан очракта, ул дөрестән дә күрелмәгән дәрәҗәдә искиткеч зур вакыйга булачак, Алла боерса.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archalar-bek-yaktashlary-yubileena-zerln


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение