События

Кубок “Северный” ширкәтендә калды 07.11.2021 Кубок “Северный” ширкәтендә калды

Терлекчелектә тугыз айлык эш йомгаклары әлләни куандырырлык түгел.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалыкның күрсәткечләренә анализ ясады.

Төп күрсәткеч – баш саны. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 4830 башка кимегән. Шуның 3996 башы “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә туры килә. Аннан башка да ун хуҗалык терлекләрнең баш санын киметкән. “Заря”, “Казанка”, “Кызыл Яр”, “Ашыт”, “Аю”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 94–2 башка арткан.

Арчада “Зур этнографик диктант” яздылар 06.11.2021 Арчада “Зур этнографик диктант” яздылар
3 ноябрьдә “Зур этнографик диктант” халыкара акциясе башланды. Әлеге акциягә безнең район халкы да кушылды. Арчада 5 мәйданчыкта район Иҗтимагый Совет әгъзалары, Үзәкләштерелгән китапханә, Мәдният йорты, Арчаның 6нчы мәктәбе, “Казан арты” тарих-этнография музее коллективлары белемнәрен сынады. Алар 45 минутта 30 сорауга җавап язды.

Наласаның тәмле сулы Рабига чишмәсе 05.11.2021 Наласаның тәмле сулы Рабига чишмәсе
Наласа егетләре бердэм булып Рабига чишмәсен яңарту эшенэ тотынганнар. "Инде торбасын кушып суны бу як ярга чыгардык. Тиздэн матур йорты да балкып торачак. Хезмэт куйган һәр кешегэ олы рәхмәтебезне житкерик", - ди авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

Әбиләр белми әйтмәс 04.11.2021 Әбиләр белми әйтмәс

Сарай-Чокырча авылының яртысы корайваннардан тора, дип әйтсәм дә ялгыш булмас.

Элек-электән әлеге ике авыл бердәм булып, аралашып яшәгән.

“Марс” дип аталган колхозлары да бар иде аларның. Бергәләп иген иктеләр, терлек карадылар, сыер саудылар. Тора-бара йортлары белән Сарай-Чокырчага күченүчеләр дә булды (“перспективасыз” авылларны бетерергә тотынган еллар), бу авыл аша олы юл үтә, тимер юл да янәшәдә генә, яшәү өчен уңайлыклары күбрәк иде.

Күпер эшләткән әби 03.11.2021 Күпер эшләткән әби
Утар Атыда яшәүче 86 яшьлек Гөлара апа Сөләйманова 100 мең сум акча биреп, җәяүлеләр өчен күпер эшләткән.

“Үзләре янында елга аша чыгарга җәяүлеләр өчен күпер кирәк, дип шалтыратты миңа Гөлара апа. 2022 елда эшләргә вәгъдә бирдем. Тынычланмады. Аңарчы яшимме, юкмы, акча үзем бирәм, диде. Абыстай укып, багышлап тапшырды акчаны. Тимердән эшләттек. Ике кеше ике көндә ясап та чыкты”, – диде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева.

Үсмерләр ничек көрәште? 02.11.2021 Үсмерләр ничек көрәште?
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексы залында 2006-2007 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.

Район көрәшчеләре бил алышты. Ярышлар 9 үлчәү категориясендә үтте.

Җиңүчеләргә “Арча” спорт мәктәбе тарафыннан медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Командалар арасында 1нче урынга Шушмабаш мәктәбе көрәшчеләре чыкты (тренеры Марат Сәләхов). 2нче урынны Яңа Кырлай мәктәбе командасы (тренер Марат Сәләхов) яулады. 3нче урында – тренер Рәис Галиевның җыелма командасы (Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре). Көрәшчеләргә һәм тренерларга уңышлар телибез!

Гөлзада Сафиуллина: «Алты ел бәхетле булуым миңа гомерлеккә җитте» 01.11.2021 Гөлзада Сафиуллина: «Алты ел бәхетле булуым миңа гомерлеккә җитте»

Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина белән милләт язмышы, татар теле турында сөйләштек. Шулай ук аның шәхси тормышы турында да аралашып алдык ("Интертат", Казан, Алинә Айдарова).


«Ул — Кол Галиләр, Кол Шәрифләр, Мәрҗаниләр, Тукайлар теле»
Гөлзада апа, сез бүген татар теленең язмышы турында 90нчы еллардагы кебек уйланасызмы?

Бүген 90нчы елларга караганда ныграк уйланам. 90 нчы елларда без дин, Ватан, тел сагында идек. Шуннан соң үзгәрешләр булды, әмма ләкин безнең кечкенә генә Ватаныбыз бар. Димәк, милләтебезне, телебезне, динебезне онытырга хакыбыз юк. Үзгәрешләр булды! Без бит үзебезнең татар икәнебезне әйтә алмый идек. Әмма үзгәрешләрне тотып кала алдыкмы?

Арчадан дүрт лауреат 29.10.2021 Арчадан дүрт лауреат
Казанда икенче тапкыр мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге узды.

Югары дәрәҗәдә әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә безнекеләр дә катнашты. Арчабыз данын яклаган Илмира Заһидуллина, Сөмбел Заһидуллина, Альбина Фатыйхова, Әнис Шакиров  лауреат, ә  Алёна Ганиева һәм Альбина Фатыйхова дуэты дипломант исеменә лаек булды. Җиңүче җырчыларыбыз дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Мин - Арча баласы 28.10.2021 Мин - Арча баласы
“Мин Арчаны беләм” квесты үткәрде

#мин_арча_баласы проекты командасы Ашытбаш мәктәбе балалары өчен “Мин Арчаны беләм” квесты үткәрде. Барлык катнашучылар да командаларга бүленеп, "Шәхес", "Мирас", "Җирлек", "Туган авыл" этапларында Арча районы тарихына бәйле  мәгълүмат белән танышып, төрле биремнәр үтәде. Нәтиҗәдә, һәр катнашучы үзенең кече Ватаны турында белем һәм "Арча баласы" проекты логотибы төшерелгән сувенирлар алды. Чара ахырында барысы бергә Мин Арча баласы гимнын башкардылар һәм флеш-моб биеделәр.

Бәйрәм белән, әбиләр һәм бабайлар. 28.10.2021 Бәйрәм белән, әбиләр һәм бабайлар.

Нинди генә көннәр, бәйрәмнәр юк хәзер.

Нинди генә көннәр, бәйрәмнәр юк хәзер. Әниләр, әбиләр, оныклар көне. Быел әтиләр көне өстәлде. Әле бүген әби-бабайлар көне белән котладылар. Әйбәт бит, әби белән бабай бергә бәйрәм итә. Һәм иң күңелле бәйрәм. Әйдәгез, бүген оныклардан гына түгел, кияүләрдән дә котлаулар кабул итик. Алар өчен дә без әби белән бабай бит. Бәлкем, шуны күздә тотып уйлап тапканнардыр да әле бу бәйрәмне. Бәйрәм белән, әбиләр һәм бабайлар. 

"Арча чакыруы” спорт туризмы буенча муниципальара ярышлар узды 27.10.2021 "Арча чакыруы” спорт туризмы буенча муниципальара ярышлар узды

24 октябрьдә Арча шәһәренең туризм полигонында җәяүлеләр дистанцияләрендә «Арча чакыруы» спорт туризмы буенча муниципальара ярышлар узды.

Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Балтач, Арча районнарыннан 180 иң көчле туристлар катнашты. Ярышлар «Простор” Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре йорты» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты» студентлары белэн берлектә Аррча укучылар Сарае тарафыннан оештырылды. Ярышларның баш хөкемдары-Цыганов Дмитрий Викторович, СС1К. Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Ярышларда Арча районыннан 52 кеше катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады.

Үзгәреш берничек тә күзгә ташланмый кала торган түгел 26.10.2021 Үзгәреш берничек тә күзгә ташланмый кала торган түгел

Арчага терәлеп үк утырган, аның составында булган һәм шәһәр булып саналган Божа авылының Полевая урамына су кермәгән.

Яшелчәләргә сибәргә су башнясыннан алырга була. Тик ул эчәргә яраксыз. Кайберәүләр скважина казыган. Анда да известьлы су чыга икән. Бер юл – ул да булса авыл башында урнашкан тау астындагы чишмә. Тик чишмәдән суны чиләккә чүмеч белән тутырырга кирәк икән. Бу хакта безгә Божа авылының Полевая урамында яшәүче ике ханым җиткерде. Махсус редакциягә килгәннәр иде.

Арчада көрәш буенча район беренчелеге үтте. Җиңүчеләр кемнәр? 24.10.2021 Арчада көрәш буенча район беренчелеге үтте. Җиңүчеләр кемнәр?
23 октябрь көнне “Арча” спорткомплексының көрәш залында 2006-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышлар 9 үлчәү категориясендә үтте.

Кечкенә Төрнәле авылында гомер итүче Розалин Фәттаховага 90 яшь тулды 24.10.2021 Кечкенә Төрнәле авылында гомер итүче Розалин Фәттаховага 90 яшь тулды

Розалин Нуретдин кызы олы юбилеен якыннары янәшәсендә каршылый.

Көзнең кышка авышкан көнендә туса да, күңеле тирә-якка җылылык бөркеп, яз хасил итеп яши Розалин апаның:  4 баласының газиз кешесе, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгының яраткан әбиләре бит ул! Дүртенче оныкчык дәү әбисенең юбилеена бүләк булып шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган.

Якташларыбыз Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары булды 23.10.2021 Якташларыбыз Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль лауреатлары булды

Казан шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгесе узды.

“Югары дәрәҗәдәге әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә Арчабыз данын яклаган җырчыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез!” – дип яза үзенең Инстаграм битендә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

«Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята? 22.10.2021 «Балачагым гөрләп үтте Наласа кырларында»: халык җырына кергән авыл ничек яшәп ята?

"Каз өмәсе - авылның бизәге!" 21.10.2021 "Каз өмәсе - авылның бизәге!"

Курса Почмак авылында эшчән тырыш халык яши.Тикмәгә генә борынгыдан килгән бер мәкаль яшәмәс иде безнең көнгә кадәр."Курса Почмак такы -токы,күрше авылда татлы йокы".

Курса Почмак авылында халык кош кортны күпләп үстерә.Бу гаиләләрнең тырышлыгын,уңганлыгын , мул тормышта яшәвен күрсәтә.Курса Почмак авылының бердәмлеге дә күрше авыл халкын көнләштерерлек.Бу хәзерге  болгавыр,акча коткысына бирелгән халык заманында да "кулалмаш","йорт салу өмәләрендә" халык катнаша.Каз өмәләре аз каз асраган йортларда йорт хуҗалары белән узса,күп каз асраган гаиләләрдә халыкны җыеп өмә оештыруны үзе тәлап итә.100 казны эш итү күп хезмәт һәм көч сорый.Ә шулай да каз өмәсе -авыл тормышының бизәге ул.

Марсель Фәйзрахмановның хезмәтләре дәвам итә (20.10.1941 – 12.04.2011) 20.10.2021 Марсель Фәйзрахмановның хезмәтләре дәвам итә (20.10.1941 – 12.04.2011)
“Арча егетләре” Халык җыр ансамбле башкаруында “Арча кичләре” җырын һәркем яратып тыңлый. Аның сүзләрен якташыбыз, Кызыл Яр авылында туып-үскән Мостафа Ногман, ә көен композитор Сара Садыйкова язган. Бу җырны тыңлагач, ансамбльнең җитәкчесе Марсель Фәтхрахман улы Фәйзрахманов искә төшә. Аның безнең арадан китүенә дә ун елдан артык вакыт узды. Марсель абыйга 20 октябрьдә 80 яшь тулган булыр иде, без аны сагынып искә алабыз.

Читтәгеләр дә читтә калмасын иде... 19.10.2021 Читтәгеләр дә читтә калмасын иде...

“Өмә – ул бушка эшләүне түгел, ә бердәм булып, күмәк эшләүне аңлата”, - диде авылыбызның зирәк һәм тырыш ирләренең берсе.

Шушы гыйбарә шимбә һәм якшәмбе (16-17нче октябрь) көннәрендә узган Наласа зиратындагы өмәнең төп шигаре булып торды. Шимбә халык азрак булса, икенче көнгә ишебез артты. Бер-береннән, күрше күләннән һәм иң актуаль хәбәр чыганагы – авылыбызның ватсап төркеменнән ишетеп иртәнге сигездә ирләр авыл зиратына җыйналды. Эш фронты алдан уйлап куелган. Моның өчен җаваплы егетләребез–Рәдис Нәҗметдинов һәм Данил Нәбиуллин өмә стратегиясен күптән планлаштырып куйганнар иде. Һәркем хәленнән килгәнчә җыештыруда үз өлешен кертте: кемдер вак куаклар чапты, кемдер комачаулаган агачларны аударды... Тракторга төяүчеләр, түгеп торучылар, чүп бункерын буяучылар, коры үлән һәм куак чабучылар бар да хезмәттә булды. 

“Коръән-аһәң нуры” 18.10.2021 “Коръән-аһәң нуры”
«Казан арты» тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле» дәүләт тарих- архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан “Коръән-аһәң нуры” күргәзмәсе гарәп текстының тарихи әһәмиятле һәм сәнгатьчә бизәлгән кулъязмалары һәм басмаларының бай Коръән коллекциясе урнаштырылды.

Элек дәүләт авыл кешесеннән ала гына иде... 17.10.2021 Элек дәүләт авыл кешесеннән ала гына иде...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән 2021 елда хуҗалык итүнең кече формаларына грант рәвешендә биреләчәк дәүләт ярдәме турында сөйләштек.

– Шуларның берсе – “Башлаучы фермер” дип атала, – диде ул. Моңа теркәлгән көннән эшчәнлеге 24 айдан арт-маучылар дәгъва итә ала. Ит һәм сөт юнәлешендәге мөгезле  эре терлек булдыру өчен – 3 млн, башка төр эшчәнлек алып бару өчен 1,5 млн сум тәшкил итә. Грант акчасының һәр 1 млн сумына 1 эш урыны булдырырга, 5 ел дәвамында эшчәнлек алып барырга, сөт юнәлешендә кимендә – 24, мөгезле эре терлек симертү буенча – кимендә 50 баш терлек, кошчылык фермасында 5 мең һәм күбрәк кош булырга тиеш.

"Туган телдә диктант" акциясенә кушылдылар 16.10.2021 "Туган телдә диктант" акциясенә кушылдылар
Шурабаш төп мәктәбе укучылары һәм ата -аналар Татарстан Республика халыкларының туган телләрендә диктант язу акциясенә кушылдылар. Акция туган телләрдә белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Татарстан кундем Арча район Шорамучаш тун школын тунемшыже,туныктышо,ача-ава-влак шочмо йылме дене диктантым возымаш акцийышке ушненыт.

Әтиләр – гаилә терәге 15.10.2021 Әтиләр – гаилә терәге
Күп еллардан бирле дөньяның  иллеләп илендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Рәсәйнең кайбер төбәкләрендә дә, мәсәлән, Волгоград, Курск, Липецк, Ульян өлкәләрендә Әтиләр көне 2005 елдан, Санкт Петербургта 2011 елдан бәйрәм ителә. Россия Президенты Владимир Путин Әтиләр көнен билгеләп үтү турында Указны имзалады. Карар нигезендә, аны октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтәчәкләр. Указда әйтелгәнчә, бу көн гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә аталарның әһәмиятен арттыру максатыннан булдырылган. Указ 4 октябрьдән үз көченә керде. Быел Әтиләр көне 17октябрьдә билгеләп үтелә.  

«Татар радиосы» бездә кунакта. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 14.10.2021 «Татар радиосы» бездә кунакта. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Татар халкы яратып тыңлый торган “Татар радиосы” хезмәткәрләре музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булып музей белән таныштылар һәм монда булган күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Радионың баш мөхәррире  булып Яңа Кенәр авылында туып-үскән якташыбыз Рамил Шәрәфиев эшләве безнең өчен зур куаныч. “Минем берничә ел элек бу музейда булганым бар иде, үзебездә эшләүче Айзирә һәи Диләрәгә дә күрсәтәсем килде. Айзирә дә Яңа Кенәр кызы бит”, — диде Рамил алар белән таныштырып. Дөрестән дә Айзирә Яңа Кенәрнең хөрмәтле укытучылары Марзия һәм Фәрит Вафиннар гаиләсеннән. Өлкәннәр иҗатына багышланган күргәзмәдә Айзирә дәү әтисенең “Елмаю бүләк итәм” дигән китабын күреп үзенең горурлануын белдерде.

“Әдәби хәзинә” проекты дәвам итә. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. 13.10.2021 “Әдәби хәзинә” проекты дәвам итә. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә. Язучылар турындагы бу тапшыруларны ТНВ каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. Безнең районда туып-үскән 12 язучы : Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов, Вакыйф Нуриев турындагы “Әдәби хәзинә” тапшырулары күрсәтелде инде. Аларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында аларның әсәрләреннән өзекләр уку, видеофильмнардан өзекләр, мәктәп музейларында булган кызыклы экспонатлар кулланыла. Бу тапшыруларда районыбызда туган телнең сакланышына зур әһәмият бирелүе күрсәтелә.


Төркиядәге якташыбыз 12.10.2021 Төркиядәге якташыбыз

Төркиянең Карс шәһәрендәге Кавказ университетында чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Эфрәим кызы Зарипова-Четин Арча шәһәренә кунакка кайткач “Казан арты” тарих-этнография музеенда булырга да өлгерә.

Очрашу вакытында: “Узган ел кайта алмаган идем, Арчаның үзәге төзекләндерелгән, матурланган, Язучылар аллеясы үзе бер горурлык. Андагы язучылар миңа көч һәм энергия бирәләр. Мин студенларга белем бирү белән генә чикләнмим, фәнни хезмәтләр, танылган шәхесләребез турында төрек телендә мәкаләләр язам, якташларыбызның татар һәм рус телендә язылган хезмәтләрен төрек теленә тәрҗемә итәм. Аларның барысы да төрле журналларда уңышлы гына басылып килә.

Габделфәт Сафинның туган көне! 11.10.2021 Габделфәт Сафинның туган көне!
11 октябрьдә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты, “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Сафин Габделфәт Габдрахман улы туган көнен билгеләп үтә. Без якташыбызны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалары һәм оныкларының игелекләрен күреп, Рүзилә ханым белән тигез гомер итүләрен телибез. Киләчәктә дә халкыбызны үзенең җырлары белән сөендереп яшәсен иде.

«Быелгы кыш җәйгә охшап киләчәк...» 10.10.2021 «Быелгы кыш җәйгә охшап киләчәк...»
Яңгул авылында яшәүче, кемнәрдер «халык синоптигы» дип йөртүче Әмир абый Шәрәфиев турында республикада белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр инде ("Шәһри Казан").

Барлык мәгълүмат чаралары да бик үз итә, әледән-әле аның турында язып торалар.

Бердән, үзе бик ачык, күңелле әңгәмәдәш, кайчан гына шалтыратсаң да, һава торышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек мәгълүматы, фаразлары, күзәтүләре бар (тикмәгә генә «аяклы энцик-лопедия» дип йөртмиләр үзен). Икенчедән, ул кызыксынган тема бөтен кешегә дә уртак. Көн дәвамында, сүз югыннан сүз булсын дип тә, ничә мәртәбәләр шул һава торышына барып «бәйләнәбез» ләбаса.

Якташыбыз Илсур Хөснетдиновка 75 яшь 09.10.2021 Якташыбыз Илсур Хөснетдиновка 75 яшь
Сәхнәдән, радиодан яки телевидениедән якташыбыз Рөстәм Закиров башкаруында “Ташлама син мине, ташлама”, Эльвира Хәйруллинаның “Бәхет дагасы”, Зөфәр Хәйретдиновның “Шомырт бәйләме”, Зөһрә Сәхәбиева  башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Әни” җыры яңгырагач, бу җырларның сүзләренең яки көенең авторы дип Илсур Хөснетдиновны әйтәләр. Якташыбыз Илсур Хөснетдин популяр җыр текстлары авторы, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор, аларны үзе башкаручы җырчы булып та танылды. Күренекле артистлар яки үзе башкаруында “Кайтам әле Сикертәнгә”, “Кайтам, әнкәй, яныңа”, “Кичер, әнкәй, ачуланма!”, “Гармун моңы”, “Киткән кошлар кире кайтырмы?”, “Серле гөлем”, “Чабата, тула оек”, “Әйдәгез биергә” һәм башка бик күп җырлар авторы ул. Якташыбызның 150 дән артык җыр текстлары тупланган “Бәхет дагасы” китабыннан аларны табарга мөмкин һәм анда бик уңайлы итеп һәрберсенең  ноталары да бирелгән.

Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы 08.10.2021 Батырша: гомерен корбан итеп, мәчет салу хокукын яулап алып биргән татар каһарманы
Батырша 1755-1756 елгы баш күтәрү идеологы, публицист. Бу баш күтәрүдән соң мөселман халыклары өчен зур үзгәрешләр килә. Чукынмаган мөселманнарны авылларыннан куу туктала, чукынганнар өчен армиягә бару, салым түләү туктала. Һәм иң билгеле вакыйгаларның берсе — Идел-Урал төбәгендә мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Көчләп чукындыру сәясәтен бик «тырышып» үткәргән Казан архиерее Лука Канашевич башка урынга күчерелә. Халыкны көчләп чукындыру сәясәте йомшара. Башкорт халкына патшага мөрәҗәгать итү хокукы бирелә, урман эшләренә җибәрү туктала, башкорт төбәкләренә почта станнарын төзү туктала. (Батыршаның тормыш юлы - мәкалә азагындагы белешмәдә).

Рәхмәт сезгә, укытучылар! 07.10.2021 Рәхмәт сезгә, укытучылар!

7 октябрьдә район Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Ул Укытучы көне уңаеннан үткәрелде.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Мәгариф алдынгыларын, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешүчеләрне сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

"Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел" 06.10.2021 "Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел"

1-10 октябрь көннәрендә, Өлкән буын вәкилләренең проблемаларына һәм ихтыяҗларына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән өлкәннәр ункөнлеге уза.

Арча мөхтәсибәте дә шушы форсатны куллануда читтә калмады, «Киләчәккә ышаныч белән» @fond_verim хәйрия фонды белән берлектә, Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бардык, 80нән артык әзерләнгән бүләкләрне тапшырдык. Мөселман җәмгыяте өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә тиеш. Бу хакта Пәйгамбәребез ﷺ әйткән сүзләре дә сөйли: "Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел" -дигән.


Нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми... 05.10.2021 Нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми...
Беренче сентябрь! Беренче укытучы! Беренче кыңгырау! Беренче дәрес! Беренче китап! Беренче билге! Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә якты истәлек булып гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Әле кайчан гына ак бантик, ак алъяпкыч киеп, кечкенә кулларыма чәчәк бәйләме тотып, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни генә кыз идем.

Арча музеенда экспозиция ачылды 04.10.2021 Арча музеенда экспозиция ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда якташларыбыз Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган “Хезмәт аша туа чын батырлык” исемле экспозиция ачылды.

Әлеге зур дәрәҗәгә 6 райондашыбыз лаек була: Габдрахманова Стелла Зәки кызы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Әсхадуллин Галимулла Әсхадулла улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улы.

Өлкәннәрнең кадерен белик. 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы 03.10.2021 Өлкәннәрнең кадерен белик. 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Һәр елны 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм ул 10 көн дәвам итә. Бу көннәрдә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең гомер юлларын, кылган эш-гамәлләрен хәтерләрендә яңарталар, үзләре хезмәт иткән оешмалардан тәбрикләүләр алып сөенәләр, ә иң мөһиме балалары һәм оныкларыннан котлаулар кабул итәләр. Соңгы елларда бик аралашып булмый, күбрәк телефон аша сөйләшәбез, хезмәттәшләр белән очрашулар да кичектерелеп тора. Шуңа күрә дә өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә игътибарлы булырга кирәк.

Мәрзия Фәйзуллинаны искә алып 02.10.2021 Мәрзия Фәйзуллинаны искә алып
23 сентябрьдә хөрмәтле якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге иясе Мәрзия Фәйзуллина вафат булды һәм Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде.

Балалар язучысы, шагыйрә Фәйзуллина (Тәрҗеманова) Мәрзия Низам кызы 1930 елның 11 июнендә Шушмабаш авылында туа. Үз авылларында мәктәпне тәмамлагач ул Казанга китә. 1946-1956 елларда Мәрзия Фәйзуллина халык судында сәркатип, милиция бүлегендә бәлигъ булмаган балаларны тәрбияләү эше инспекторы, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер вазыйфасын башкара. Мәрзия Фәйзуллина 1956-1962 елларда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул 1958-1964 елларда читтән торып Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.

Якташыбыз, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 01.10.2021 Якташыбыз, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Бүген, 1 октябрь көнне якташыбыз  Рифат Җамалның туган көне - 70 яшьлек юбилее!  “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

"Мин Арчаны беләм" квесты узды 01.10.2021 "Мин Арчаны беләм" квесты узды
30 сентябрь көнне тарихи квест узды. Квестны Арча Укучылар Сарае "Казан арты" музее белән берлектә әзерләгән иде. Елдан артык тормышка ашырылып килүче "Мин Арча баласы" проекты кысаларында оештырылган "Мин Арчаны беләм" квесты  үзенчәлекле форматта булды. Танышу, командаларга туплану, старт Укучылар сарае бинасында узса, үтисе сынаулар катнашучыларны шәһәребезнең дүрт урынында көтә иде.

Туган телләр елына бүләк 30.09.2021 Туган телләр елына бүләк

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уңышлы дәвам итә.

Быел якташларыбыз да яңа иҗат үрнәкләре белән гел куандырып торалар, без аларның газета-журналларда басылып чыккан яңа әсәрләрен даими күзәтеп, музеебызда туплап барабыз.

Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз Флера Мәрдәнова музейга яңа гына басылып чыккан “Әкиятләр”, “Гармунчы бакалар” дип исемләнгән  китапларын  бүләк итте. Ул горурланып: “Бу ел минем өчен бигрәк тә уңышлы булды әле. Бер юлы ике китабым басылып чыкты. Мин аларны иң беренче итеп музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырам. Бу китапларым туган телебезне саклауга ярдәм итсен иде”, – диде.

Ветеранның туган көне 29.09.2021 Ветеранның туган көне

27 сентябрьдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Сабировны туган көне белән котлады, хәл-әхвәлләрен сорашты.

Үзбәк ага 1927 елда Югары Масра авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач төрле эшләр башкара, атлы лобогрейкада урак ура, Арча элеваторыннан күтәреп чәчү орлыгы ташый, бригадир да була.

Хәйертдиновлар Казан Кремлендә узган тантаналы кабул итүдә катнаштылар 28.09.2021 Хәйертдиновлар Казан Кремлендә узган тантаналы кабул итүдә катнаштылар
Ул ел да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым исеменнән оештырыла һәм анда үрнәк гаиләләр чакырыла. Быел тантаналы очрашуда 46 районнан 46 пар катнашкан.

“40 елдан артык үрнәк гаилә булып яшәгән парлар турында мәгълүмат җибәрәбез”, – дип язын ук инде авыл җирлегеннән фоторәсемнәр соратып алдылар. Җиңдек һәм очрашуга чакырылуыбызга чиксез куандык”, – диделәр ирле-хатынлы Хәйертдиновлар.

Яңасала яңара 27.09.2021 Яңасала яңара

Арчадан Яңасалага барып җиткәнче 10 километрлап юл үтәсе. Заманында халыкның йөрәк бәгыренә төшкән пычрак юллар хәзер ерак томан артында калып бара.

Авыл эченә кергәч, юл уңаенда ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигезендә ачылган парк һәм истәлек тактасы, елга буенда чишмәсе күренеп кала. Гомәр Бәшировлы Яңасала авылы... 2017 елда авылда сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Хәтер паркы ачылды. Авылда нәрсә дә булса эшләнеп тора...

Камилә, сиңа уңышлар! 26.09.2021 Камилә, сиңа уңышлар!
Безнең регионда "Җиңү диктанты" язу буенча 5 кеше җиңгән дип яздык. Шуның өчесе Арча районыннан. Җиңүчеләр Шушмабаш мәктәбеннән Гөлназ Фәйзрахманова белән Күкчә Бирәзә мәктәбе укытучысы Сәрия Яруллина турында яздык. Өченче җиңүче Арчаның 5нче гимназисен быел тәмамлаган Камилә Гатауллина. 11 сыйныфта укыган вакытта быел апрель аенда язды ул тарихи диктантны. Афәрин, котлыйбыз!

Яңа Кенәрдә бик матур кичә булды 25.09.2021 Яңа Кенәрдә бик матур кичә булды
Яңа Кенәр авылында китапханәдә Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе, сәхнә ветераны Габделбәр Сабировның 75 яшьлек юбилей кичәсе булды. Кичәдә район башлыгы урынбасары Алсу Фирдәвесовна, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов, элекке һәм бүгенге хезмәттәшләре, якыннары катнашты. Юбилярны бик җылы итеп котладылар, хатирәләрне яңарттылар, бүләкләр тапшырдылар.

Сәрия Яруллина җиңде! Котлыйбыз! 24.09.2021 Сәрия Яруллина җиңде! Котлыйбыз!
Безнең регионда "Җиңү диктанты" язып, барысы 5 кеше җиңгән. Шуларның өчесе Арча районыннан. Алар: Арчаның Шушмабаш мәктәбеннән Гөлназ Фәйзрахманова, Күкчәбирәзә башлангыч мәктәбе укытучысы Сәрия Яруллина һәм Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаган Камилә Гатауллина. Котлыйбыз!

Гөлназ ханым турында без сайтка язма урнаштырдык инде. Бу юлы Сәрия ханым турында язып үтәбез. Сәрия ханым: "Бирәзәбашта яшим, -- дип сөйләде. -- 36 ел мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Быел апрельдә "Җиңү диктанты" бәйгесендә катнаштым. Язмача тест рәвешендә үтте ул. Тарихи диктант. Җиңәрмен дип уйламаган идем. Шатлыклы хәбәр килгәч, бик сөендем. Казанга котлауларга барып кына булмады".

Арчадан Дамир Шакировны котлыйбыз 23.09.2021 Арчадан Дамир Шакировны котлыйбыз
Арчадан Дамир Шакиров "Автобабай-2021" район бәйгесендә беренче урынны яулаган иде. Теорияне ул су кебек эчә. Компьютерда сорауларга җавап язарга 20 минут бирелгән булса, ул аларны 7 минутта башкарып чыга. А практик күнегүлр турында әйтәсе дә юк. Тәҗрибәле транспорт белән идарә итүче өчен ул уен кебек кенә тоела. Һәм лаеклы рәвештә беренче урынны ала.

Арчада узган "Татарстан кроссы - 2021" җиңүчеләре 22.09.2021 Арчада узган "Татарстан кроссы - 2021" җиңүчеләре
Узган шимбәдә Арча стадионы йөгерешчеләрне “Татарстан кроссы – 2021” массакүләм ярышларына җыйды, дип хәбәр иткән идек. Исемлеге бу язмада.
Аларга Грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Безнекеләр! 21.09.2021 Безнекеләр!
Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә “Авыл укытучысы -2021” бәйгесенең финалы узды. Бәйгенең  I этабында 200 укытучы катнашып, алар арасыннан II турга 30 укытучы сайлап алынган иде. Ә финалда исә 10 укытучы көч сынашты: алар үз фәннәре буенча дәрес күрсәттеләр.  Компетентлы жюри әлеге дәресләрне дүрт критерий буенча бәяләде: дәресне оештыру, дәрес эшчәнлегенең заман таләпләренә туры килүе, һөнәрилек дәрәҗәсе, үзанализ. Әлеге мәртәбәле бәйгедә  Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы 3 нче урынны яулап, районыбызның татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын күрсәтте.

Өлкәннәр өчен дәресләр уздырылды 20.09.2021 Өлкәннәр өчен дәресләр уздырылды
Арча районының өлкән яшьтәге гражданнарына ярдәм итү һәм AbilityMasters проектын гамәлгә ашыру кысаларында Артем Лесенко уку йортлары волонтерлары белән «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Арча интернат-йорты»нда өлкән яшьтәге кешеләрнең моторикасын һәм шәхеснең иҗади потенциалын үстерү буенча дәресләр үткәрде.

Музейда... дәрес 19.09.2021 Музейда... дәрес
Арчаның тарих-этнография музеенда сәяхәт итеп кенә калмыйлар, дәрес тә үткәрәләр. Бүген анда Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпнең 11 А сыйныф укучылары дәрестән тыш чарада катнаштылар. Өстәлләр артына түгәрәкләнешеп утырып, Арча урамнары исемнәре тарихы проектын төзиләр. Дәресне тарих укытучысы Эльмира Ибраһимова алып бара. "Без музейда беренче тапкыр гына дәрес үткәрмибез, -- дип сөйләде Эльмира Равилевна. -- Балалар музейда эшләргә ярата. Монда бит икенче мохит". Балалар үзләре дә шулай ди. Бүген алар Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Мөхәммәт Мәһдиев, Валентин Ежков исемендәге урамнарның тарихына проектлар төзиләр, аннан тупланган материаллардан күргәзмә эшләячәкләр, мәгьлуматларны халыкка җиткерәчәкләр.

Арча стадионында “Татарстан кроссы – 2021” ярышлары бара 18.09.2021 Арча стадионында “Татарстан кроссы – 2021” ярышлары бара
Бүген, 18 сентябрьдә Арча стадионы спортчыларның күңелле тавышларыннан гөрләп тора. Бүген биредә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында  “Татарстан кроссы – 2021” ярышлары уза.

Барлык катнашучылар теркәлеп беткәч, 10 сәгатьтә ярышларга старт бирелде. Мәктәп укучылары, укытучылар, район оешма, предприятиеләр коллективлары – барысы да стартка басарга әзер. Йөгерешкә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәрәмов һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов сәламләде. Катнашучылар яшь категориясенә карап, 1, 2, 3 километерга йөгерә.

“Мин Наласада туган!” 17.09.2021 “Мин Наласада туган!”

Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңеп грантка ия булды.

Рамил Рафис  улын бүген бөтен дөньядагы татарлар белә. Читтә яшәүче якташлары аңа бигрәк тә рәхмәтле. Наласаны моңарчы җыр аша белсәләр, Рамил Мөхетдинов Интернет челтәре аша авылдагы һәр яңалыкны, мөһим вакыйгаларны фоторәсемнәр белән урнаштырып бара. Ә бит бу аның мавыккан шөгыле генә.

Яңасала мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң ачылды 16.09.2021 Яңасала мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң ачылды
Яңасала мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң ачылды
Мәктәпне ачу тантанасына район башлыгы Илшат Нуриев килде. "Шушы яңартылган, якты,матур мәктәптә балаларга сөенеп укырга язсын", -- дип теләде ул.

Башлангыч мәктәп бу. Хәзер менә бер түбә астында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, фельдшер--акушерлык пункты. Мәктәпнең зур бер бүлмәсендә язучы Гомәр Бәшировка багышланган музей да бар. Яңартылган мәктәпкә сөенгән балалар тантанага килгән абый--апаларын матур итеп шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп каршы алдылар.

Һәр ел кабул итү имтиханнары барганда ялга китеп барган һәм имтиханнар тәмамлангач кына кайткан 15.09.2021 Һәр ел кабул итү имтиханнары барганда ялга китеп барган һәм имтиханнар тәмамлангач кына кайткан
Аерым хатирәләр белән истә калган вакыйгалар бар. 1962 елда Корайван авылының бар ир-егетләре төнлә өмә ясап, Фәхерниса апаның өен күтәрделәр. Чөнки “перспективасыз” авылларда төзелеш алып барырга ярамый иде. Ә Фәхерниса апаның (ире сугыштан кайтмаган) авылны ташлап китәсе килми. Мичен чыгаргач, өйгә кагыла алмыйлар икән. Бу йортта күптән кеше яшәми инде, капкасында “1962 ел” дигән язуы гына тора...

Хезмәткә - хөрмәт! 14.09.2021 Хезмәткә - хөрмәт!
Арча муниципаль районында җирле үзидарәләрне үстерүгә керткән өлеше өчен Арча район Советы аппараты җитәкчесе Галимуллин Радик Наил улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Арча районы футбол федерациясе рәисе Хәмитов Руслан Дамир улы Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы, урман хуҗалыгы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан “Арча урман хуҗалыгы” урманчысы Сәетов Рәдиф Вазыйх улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Яңа Чүриледә янгын 14.09.2021 Яңа Чүриледә янгын
Арча янгын частеның инстаграм аккаунтында @mchsarsk хәбәр ителгәнчә, бүген иртәнге өч белән дүрт сәгать арасында Яңа Чүриледә сарай янган. Янгын 210 квадрат метрны биләп алган. Сәбәбе - янгын турында соң гына белгәннәр һәм хәбәр иткәннәр. Ә янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазын мантажлау кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин, диләр. Зыян күрүчеләр юк..

Көрәшче, тренер Илшат Фазылҗанов - Россия чемпионы! 13.09.2021 Көрәшче, тренер Илшат Фазылҗанов - Россия чемпионы!
Быел 10-15 августта Ижевскида булып узган милли һәм олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча  Бөтенроссия фестивале турында сүз бара. Илнең 43 төбәгеннән 1200ләп спортчы катнашты анда. Спортның 16 төре буенча ярышлар булды. Илшат анда татарча көрәш буенча  барлык көндәшләреп җиңеп, 1нче урынны алды. Котлыйбыз!

Ат көнендә Арча көрәшчеләре ничек көрәште? 12.09.2021 Ат көнендә Арча көрәшчеләре ничек көрәште?
Яңа Кырлайда булып үткән Ат көнендә 30лап яшь көрәшче бил алышты. 1нче урыны Шушмабаш мәктәбе (тренеры Марат Сәләхов), 2нче урынны Арчаның Кәче мәктәбе (тренеры Рәис Галиев), 3нче урынны Арчаның 6нчы мәктәбе (Илшат Фазылҗанов, Фәнил Һидиятуллин) алды.


Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды 11.09.2021 Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды
Бүген Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды. Озын арага атлар иртәнге сәгать 5тән ярышка чыгып киттеләр. 40, 80, 100, 120 км араны үттеләр. 

Чабышкылар кыска арага да ярыштылар. Бизәлгән  җигүле атлар үзе бер күңелле манзара. Атчылар гармун уйный, җырлый, самоварда чәй кайната. Арбага утыртып та йөриләр. Балалар өчен кызыклы уеннары да булды. 

Арбага йөк төяп тә ярыштылар. "Аударыш" тамашасы бигрәк тә кызык булды. Җайдаклар ат өстеннән бер-берсен өстерәп төшерделәр. Барысы бәйгеләрдә 120 ат катнашты.

11 сентябрьдә М.Мәһдиев кызы Гәүһәр ханымның туган көне 10.09.2021 11 сентябрьдә М.Мәһдиев кызы Гәүһәр ханымның туган көне
11 сентябрьдә, районыбызның Казанбаш авылында көзнең мул уңыш биргән һәм алтын-сары төскә манылган мизгелендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, галимә, язучы, С.Сөләйманова, Г.Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова дөньяга килгән көн. Гәүһәр Мөхәммәт кызы әтисенең иҗади мирасын халыкка җиткерү өстендә күп эшли. Аның тырышлыгы белән “Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары”, 5, 10 томлык “Сайланма әсәрләр”е дөнья күрде. Ул, тәрҗемәче буларак, Татарстан Язучылар союзы әгъзасы.

Алтын "коючы" мәктәп 10.09.2021 Алтын "коючы" мәктәп
1 сентябрь көнне баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин Ашытбаш мәктәбендә Белем бәйрәмендә булды.

“Андый мәктәп Татарстанда гына түгел, Россиядә юк. Уникаль мәктәп”, – диде ул соңыннан тәэсирләре белән уртаклашып. – Бу мәктәп турында, һичшиксез, газетада язып чыгарга кирәк”.

Якташыбыз бүләк алды 09.09.2021 Якташыбыз бүләк алды

Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятендә газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында безнең райондашыбыз да бар. Айван авылында яшәүче Гатауллина Талия бензин пычкысы отты. Чын күңелдән тәбрик итәбез!

Шекә җырын җырлап, төрле илләр гиздем 08.09.2021 Шекә җырын җырлап, төрле илләр гиздем
Бүген, 8 сентябрь көнне, районыбызның Шекә авылында туып-үскән, Татарстаннның халык артисты, Республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне, ул 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә.    Без якташыбызның уңышларына сөенеп һәм шатланып яшибез, аның чын сәнгать кешесе булуы белән горурланабыз. Гөлзадә апа Арча төбәгенең йөзек кашы, аның башкаруында “Арча гимны” безнең районыбызның данын республикада гына түгел, бөтендөнья татарларына да таныта, аның бер концерты да бу җырдан башка узмый. Гөлзадә Гомәр кызы башкаруында халкыбызның  “Арча”, “Туган авылым”, “Кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Сибелгән татар” һәм башка җырларын дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләребез яратып тыңлыйлар.

Якташыбыз Гөлзадә Сафиуллинаны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 08.09.2021 Якташыбыз Гөлзадә Сафиуллинаны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне — 75 яшьлек юбилее!   Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Районыбыз данын ике команда яклады 07.09.2021 Районыбыз данын ике команда яклады
"Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге  елы" уңаеннан Арча район мәдәният йортында Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге  белән берлектә оештырылган Республикакүләм “Аулак өй - баттл” проекты туры булып узды.

Авыл көче 06.09.2021 Авыл көче
Татарстан Республикасында быел “Мөмкинлекләр чоры” дип аталган яшьләр туры беренче тапкыр авылларда үтә. 22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл территориясе яшьләре республика районнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерүнең стратегиясен эшлиләр һәм тормышка ашыралар.

6 сентябрьдә шундый тур Арча районының Наласа авылында үтте. “Авыл көче” дип аталган эшлекле уен кысаларында авыл яшьләре авылның киләчәген нинди итеп күрергә теләүләре турында фикерләрен әйттеләр, тәкъдимнәр керттеләр.

Моннан 75 элек язылган истәлекләр 05.09.2021 Моннан 75 элек язылган истәлекләр
Арча  хәбәрләре” газетасында “Туганнары хәбәр бирсенннәр иде” дип исемләнгән мәкалә  басылган иде. Аның авторы Россия һәм Татарстан  журналистлар  берлекләре  әгъзасы Марс Яһудин  2015 елның 25 маенда музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булган иде  һәм менә мәкаләне укыгач  шул көн  истәлекләре  яңарды. Чаллы  Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин белән язучылар, журналистлар, артистлар, барысы  26 кешедән торган төркем белән  очрашу безнең өчен бик зур истәлек  буларак  хәтердә калды.

“Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә” 04.09.2021 “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә”
​​​​​​​Арчада әдәби Сабантуй узды. Барлык районнардан, күрше республикалардан, Россия төбәкләреннән китап укучылар җыелды.

Хәзер Сабантуйлар үткәрү модага кереп китте. Милли Сабантуй, аерым оешмалар сабантуйлары, артистлар сабантуе... Әмма милли сабантуй турында беренче тапкыр ишетүебез. Ә ул, чыннан да, тәүге тапкыр һәм... Арчада үткәрелде. Әдәби Сабантуйга Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда катнашучылар, алай гына да түгел, җиңеп финалга узучылар чакырылган иде.

Бүләкне кемнәр алды? 03.09.2021 Бүләкне кемнәр алды?
Район башлыгы Илшат Нуриев 3 сентябрьдә туфрак эшкәртүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Курса МТСы” ширкәте тракторчысы Рәйхан Галимуллинга, “Казанка” ширкәте тракторчысы Илгизәр Сираҗиевка, терлек азыгы әзерләүдә эшләүче “Игенче” ширкәте механизаторы Ансар  Мөхәммәтҗановка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Ниһаять, Кече Төрнәле юллы булды 02.09.2021 Ниһаять, Кече Төрнәле юллы булды
Быел районның иң юлсыз авылы Кече Төрнәледә яшәүчеләрнең шатлыгы зур. Тылаңгыр белән Кече Төрнәле авыллары арасындагы юлга таш салынды. Әлеге юлда киләсе елда эш дәвам итәчәк, вак таш яисә асфальт җәяргә мөмкиннәр.

Быел авылда балалар мәйданчыгы куелды. Шартлар әйбәтләнә, табигате искиткеч матур, бәлки  киткәннәр дә кире кайтыр...

Казанбаш мәктәбендә беренче кыңгырау 01.09.2021 Казанбаш мәктәбендә беренче кыңгырау
Казанбаш мәктәбендә “Белем көне” бәйрәмендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Ул быел беренче сыйныфка керүче 12 укучыга бүләкләр тапшырды.

“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров коллективны котлап яңа укырга кергән балаларга бүләкләр бирде.

Өч сыйныф бүлмәсен “Үсеш ноктасы” программасы буенча җиһазлаганнар. Аларны тантаналы рәвештә ачтылар.

Өммегөлсем, котлыйбыз! 31.08.2021 Өммегөлсем, котлыйбыз!
Ташкичү авыл Мәдәният йортының "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы (җитәкчесе - Р.Насыйбуллина) Казан шәһәрендә уздырылган "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып, 2 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

Әдәби Сабан туе: җиңәр өчен дә кыюлык кирәк, яки проза нигә авылдан китә алмый? 30.08.2021 Әдәби Сабан туе: җиңәр өчен дә кыюлык кирәк, яки проза нигә авылдан китә алмый?
Беренче Әдәби Сабан туе Арчада үтте. Әдәби көрәш марафонының онлайн этабында җиңгән 24 катнашучы шәһәрнең Үзәк стадионында көч сынашты. Әдәби бәйгедә кем җиңде? Бүгенге татар әдәбияты һәм шигърияте нинди хәлдә? Бу турыда «Интертат» репортажында ("Интертат", Казан, Гадел Әхмәтҗанов).

Сикертән үз улының истәлеген мәңгеләштерде 29.08.2021 Сикертән үз улының истәлеген мәңгеләштерде
Татар әдәбияты  классигы, атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында туа. Элегрәк аны Казан шәһәрендә туган дип исәплиләр иде. Язучы, туган якны өйрәнүче Дамир Гарифуллин (Сарманнан, ике кызы да Арча киленнәре һәм Арчада яшиләр) республика милли архивында Сикертән авылының 1879 елгы метрикәсенә юлыга. Ә анда Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинның Арча районы Сикертән авылында тууы турында язылган.

Арчаның Җиңү паркында чәчәкләр күргәзмәсе (фоторепортаж) 29.08.2021 Арчаның Җиңү паркында чәчәкләр күргәзмәсе (фоторепортаж)
Җиңү паркында чәчәкләр күргәзмәсе бара. Аны ел да мәктәп ярминкәсе көнне мәктәпләр оештыра. Башка елларда исеме җисеменә туры килеп, чыннан да чәчәкләргә күмелгән күргәзмә була иде. Соңгы вакытта аерым бер тематика буенча оештырыла башлады.

Быел күргәзмә берничә теманы үз эченә алган. Уеытучылар һәм укучылар үз иҗатларын тәкъдир дә итәләр. Бик матур чара. Җаваплы караганнар. Комиссия килеп тикшергәннән соң шундый бәя бирде. Тулырак- газетабызның киләсе санында.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Без өйдә татарча гына аралашабыз" 28.08.2021 Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Без өйдә татарча гына аралашабыз"
Илшат Габделфәртович шәһәр җитәкчелегенә күпфатирлы йорт каршын тәртипкә кертергә әмер бирде. Хакимият бинасына кайтышлый Арча урамнарын урап уздык. Район үзәге төзелә, берсеннән-берсе матур өйләр торгызалар, социаль объектлар да барлыкка килә, яңартыла, димәк кешенең монда яшисе килә.

Авыл халкы рәхмәтле 27.08.2021 Авыл халкы рәхмәтле

Түбән Курса «Мөхәммәдвафа” мәчете август башында авылларыбызның 35ләп баласына тагын үз ишекләрен ачты. Алар мәчеттә дин дәресләре алып, догалар өйрәнеп, төрле уеннар уйнап, тәмле сый—нигъмәтләр белән сыйланып рәхәтләнеп ял иттеләр.

Лагерьның соңгы көне муллабыз Абдуллин Ислам хәзрәт Илһам улы пешергән тел йотарлык тәмле пылау ашап, мул табыннар янында сыйлану белән тәмамланды. Лагерьда ял иткән һәр бала Вәдүт Хаҗи Вафин әзерләгән бүләк, күчтәнәчләр белән таралышты.

Арчада әдәби сабантуе узды 27.08.2021 Арчада әдәби сабантуе узды
Арчада бүген әдәби сабайтуй узды. Республиканың барлык районнарыннан, күрше республикплардан, Россия төбәкләреннән китап укырга яратучылар килгән иде. Алар бар да Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда катнашучылар, алай гына да түгел, җиңеп финалга узучылар. Гадәттәгечә, арчалар кунакларны бик җылы каршы алдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде, татар, рус, керәшен, мари халыклары йортларына алып керде. ,,Безнең районда татарлар, руслар, марилар дус яши, барысы да үз гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирә. Һәр бәйрәмгә менә шулай әзерләнеп килеп, үзләренчә биеп, җырлыйлар, кунакларны да тик тотмыйлар", - диде ул. 

Райондашларыбызны котлыйбыз! 26.08.2021 Райондашларыбызны котлыйбыз!

Кичә Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә югары дәүләт бүләкләренә ия булган укытучылар арасында безнең райондашларыбыз да бар.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров “Татарстан Республикасы алдында уңышлары өчен” медаленә, Наласа урта мәктәбенең физика укытучысы Мөнирә Сабирова – Россия Федерациясе Президентының Мактау Грамотасына лаек була.

Кошчылык фабрикасына юл салдылар 25.08.2021 Кошчылык фабрикасына юл салдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  Бариевларның Якты Көн авылындагы кошчылык фабрикасында булганда эшләрен ошатып, мактап киткән иде. Ул юл мәсьәләсен дә хәл итәргә тырышачакларын әйткән иде.

– Министр вәгъдәсендә торды, программага кертеп менә дигән юл салып бирделәр, – ди Радик Бариев. – Мондый көнне күрербез, дип уйламаган идек, күңел әле һаман ышанмый. Зур рәхмәт!

Һөнәрле кеше – бәхетле кеше! 25.08.2021 Һөнәрле кеше – бәхетле кеше!

Азат Фәсхетдинов Лесхоз урта мәктәбендә 8нче сыйныфта гына укый әле. Әмма ул инде Россия күләмендә танылып өлгерде – яшь һөнәр ияләре чемпионатында өченче урынны яулады! Мәктәп укучысы шундый дәрәҗәле бәйгегә ничек эләккән дисезме?

– Азат кечкенәдән үк техника янында булды, әтисе белән трактор дисеңме, машина дисеңме, гел бергә инде алар, сүтәләр дә, җыялар да. Бик актив бала ул. Җәй буе да техника янында, – ди әнисе Лилия ханым.

Сикертәндә музей ачылды! 24.08.2021 Сикертәндә музей ачылды!

21 августта Сикертән авылында тарихка кереп калырлык вакыйга булды.

Билгеле булганча, татар халкының бөек улы Галиәсгар Камал Сикертән авылында туган, 6 яшькә кадәр шунда яшәгән.

Моннан берничә ел элек Сикертән мәктәбенә Г.Камал исеме бирелгән иде. Менә туган нигезе янында музее да барлыкка килде.

Тантанада ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары да кайткан иде. Музейны төзүдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов башлап йөрде.

Арча телчеләре киңәшә 24.08.2021 Арча телчеләре киңәшә
Арчадагы 6 нчы урта мәктәп базасында райондагы татар теле, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел төрлелеген саклау – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы» темасына традицион август киңәшмәсенең секция семинары узды.

Бүген Арчада җиңүчеләрне хөрмәтләделәр 23.08.2021 Бүген Арчада җиңүчеләрне хөрмәтләделәр
Бүген Арча шәһәрендә 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча "Сәнгать"," Журналистика"," Спорт " номинацияләрендә Халыкара, Бөтенроссия, Республика бәйгеләре, фестивальләре, ярышлары, олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Укучы балалар, аларның педагогларына Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габделфәртович Нуриевның рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләре тапшырылды...

Арчага Барда районыннан кунаклар килде 22.08.2021 Арчага Барда районыннан кунаклар килде

Арчага Пермь өлкәсе Барда районыннан Габдулла Тукайның Зиннәтулла бабасы нәселенең варислары килде.

Тукайның туганнары — Рафикъ Акманаев, Эльмарт Уразов, Әлфия Якупова һәм Динара Мөстәкыймова Татарстанда өч көнлек сәфәрдә.
Кунакларыбыз Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән танышып "Әлифба" музеен караганнан соң, Өчиле, Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында Тукай эзләре буенча уздылар...
Кунакларны Шәфигулла Гарипов озатып йөрде.

Юбилей белән котладылар 21.08.2021 Юбилей белән котладылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов “Яңарыш” ширкәте механигы Роберт Гарәпшинны 50 яшьлек юбилее белән котлады, аңа ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков та юбиляр турында җылы сүзләр әйтте. Роберт Гарәпшин заманында төрле җитәкче урыннарда эшләде, бүген дә бик кирәкле кеше ул.

Ана йөрәге олы шул... 20.08.2021 Ана йөрәге олы шул...

Без балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән кызыксынып торабыз. Уку елы алдыннан районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина белән сөйләштек.

Быел гаиләләрдә тәрбияләнүче күпме бала бар, аларның күпмесе мәктәпкә бара?

Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды 19.08.2021 Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды

Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин 17 августта игеннәрне урып-җыюда, азык әзерләүдә әйбәт күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен  “Кишет” ширкәте механизаторлары Ренат Галәветдиновка, Илмар Садыйковка район башлыгының Рәхмәт хатларын акчалата премияләр тапшырды.


Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз! 18.08.2021 Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 18 август көнне якташыбыз Hаил Васыйл улы Касыймовның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 17.08.2021 Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
17 август көнне якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевның туган көне!

Вакыйф Вәкил улы Нуриев — татар язучысы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2007 елдан),Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш ис. әдәби бүләк иясе.

1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында дөньяга килә. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлый, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
5 курста укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлый. Бераздан «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

Кече Төрнәле юллы булды 16.08.2021 Кече Төрнәле юллы булды

Кече Төрнәле юллы булды

Безнең Кече Төрнәле авылы халкы гомер буе юлсызлыктан тилмереп яши. Җәен ул дөньяның иң гүзәл почмагына әверелә. Табигатьнең калган өч фасылын куркып көтеп алабыз - авырту-сырхаулар булмасмы, янгыннар чыкмасмы?

Физкультурачылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр 15.08.2021 Физкультурачылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Физик тәрбия белгечләрен котлыйбыз! Физкультурачылар көне белән!

Кичә Арчаның Спорт комплексы тренерлары, педагоглары, районның физик тәрбия укытучылары Арча стадионына җыелды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан командаларга бүленеп, мини футбол, волейбол уйнадылар. Ел дәвамында уңышка ирешкән педагоглар бүләкләнде, алар хезмәтенә рәхмәт әйтелде. Физик тәрбия белгечләре бәйрәмне оештырган чшьләр бүлегенә (җитәучесе Ильяс Габделгазизов) рәхмәт әйтә.

Районда истәлекле көн 14.08.2021 Районда истәлекле көн

Бу көн район тарихына кереп кала.

Бүген район спорт комплексында күренекле тренер, педагог, баскетбол буенча остаз, музыка белгече Җәүдәт Хәсәнов истәлегенә мемориал такта куелды. Тантанага Җәүдәт Абдулловичның тормыш иптәше, балалары, якыннары, укучылары, тренерлар, бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән иде.

Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арыш чәчсәң – көлгә чәч 13.08.2021 Арыш чәчсәң – көлгә чәч

30 градуска җиткән эссе көннәре белән җәй дәвам итә.

Ара-тирә яңгырлар явып киткәли. Иген басуларында – икмәк, люцерна басуларында – бал исе. Арча шәһәренең Т.Гыйззәт урамыннан шомырт чәчәк атты, дип шалтыраттылар.

Быелгы урак өсте матур көннәргә туры килде. Кырдан кайткан ашлык кетердәп тора, киптергечләр ял итә быел. Уңыш район буенча гына түгел, аерым хуҗалыкларның үзләрендә дә төрлечә. “Северный” ширкәтендә бодай басуын күреп сокландык –  гектардан 31 центнер чыга! “Кырлай”, “Заря”, “Аю”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә дә язгы бодай уңышы әйбәт булган басулар бар.  Ә менә арпа эссене яратмый – гектардан 6–7 центнер чыккан басуларны да күрергә туры килде.

“Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк...” 13.08.2021 “Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк...”

Шура авылында зур янгын булды

Район үзәгеннән 50 км ераклыкта урнашкан авыл эченә кергәч туктадык.

Юлыбызга очраган бер абзыйдан (үзен Рәдис дип таныштырды) янгынның кай тирәдә булуын сораштык. Сүз уңаенда: “Янгын көчле булдымы?” – дип сорадык. “У-у-у, – дип, хис-тойгыларын әйтеп бетерә алмады абзыебыз. – Төнлә бигрәк тә шомлы ул янгын. Ярый әле җиле каты булмады. Бер елны өч йорт янды...”

Безнекеләр "Автоледи-2021" бәйгесенең зона этабында 12.08.2021 Безнекеләр "Автоледи-2021" бәйгесенең зона этабында
Котлыйбыз!

Казанда "Автоледи-2021"ярышының зона этабы үтте. Анда Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова почетлы бишенче урынны яулады.

Гөлнара район бәйгесендә беренче урынны алган иде.

Район башлыгы бүләкләде 11.08.2021 Район башлыгы бүләкләде

Район башлыгы Илшат Нуриев 9 августта игеннәрне урып-җыюда, терлек азыгы әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән механизаторларга, шоферларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Радик  Шәйхелисламов, Илнур Әһлиев, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров, Нияз Закиров, “Северный” ширкәтеннән Равил Габдрахманов, Дамир Гыйльмуллин, Алмаз Әсәдуллин шундый бүләкләргә лаек булдылар.

Туганнары хәбәр бирсеннәр иде 10.08.2021 Туганнары хәбәр бирсеннәр иде

Үзем һәм әтием турында интернетта материаллар күп...

Арча районы Югары Курса авылыннан фронтка киткән Хәмзин Муса Габбас улы, 1924 елгы. Аның балалары, оныклары бар микән? Булса, бу язма алар күңеленә хуш килер дип уйлыйм.

"Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый" 09.08.2021 "Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый"
Кайвакыт аның җитезлегенә шаккатам. Гөлсинә ханымдагы тагын бер сыйфат – үҗәтлек.

Ниһаять, “Арск-информ” мәгълүмат үзәге “Бәллүр каләм”ле булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиеваны зур җиңүе белән котлыйбыз.

Бездә тәмам 09.08.2021 Бездә тәмам

Бер атна буе мин икенче бер мохит белән яшәп алдым. Ни өчен дисезме?

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре буенча татарча кинофильм төшерелде. Бу эшне “Татаркино” башкарды. Билгеле, төшерү язучының туган авылы Гөберчәктә, ул укыган педагогия училищесында (Мөхәммәт абый укырга кергәндә училище Үрнәк бистәсенә күчерелеп торган чоры), Чөмә-Елга авылларында, ә кышкы мизгелләрнең бер өлеше Сикертән авылында төшерелде.


Новости 1001 - 1100 из 3509
Страницы: