События

Нинди ул без белгән һәм белмәгән Гөлназ? 09.03.2021

Нинди ул без белгән һәм белмәгән Гөлназ?

Һөнәр сайлау турында 

Мин табиб булырга хыялландым! Хирург! Җәйләрне гел әби янында үткәрә идем. Ул – ветеринар, аның белән икәү фермадан фермага йөрибез, малларга вакциналар ясыйбыз. Кабинеты, анда ниләр булганлыгы бүгенгедәй күз алдында. Әбинең һәр адымын күңелемә сеңдереп барам. Мәсәлән, тәкәне ничек печәргә икәнен хәзер дә яхшы беләм. Нинди кайчы кирәген, нинди мазь… Ул мазьнең исенә кадәр хәтерлим. Сыер бозаулатырга да икәү йөрибез: ул эшли, мин карап торам. Бу процесслар кешеләрдә тагын да кызыграк булачак кебек тоела. Хирург булам дип хәл иткәч, мәктәптә химия белән биологияне тырышыбрак укый башладым. Ә журналистикага кереп китү... Җиденче сыйныфта татар теле дәресендә мәкалә язып карадык. Укытучым Резеда Илдусовна язмамны мактады, «бишле» куйды. Мактаганны исә бик яратам! Юк, юк, үземә объектив карыйм – факт өчен булса гына... Андый чакта, «әйбәт икән – мин бит тагын да яхшырак эшли алам» дип уйлыйм – азарт уяна. Икенче мәкаләмне язып карадым. Монысын әтигә дә күрсәттем. Ә ул университетта, журналистика факультетында да укыта. «Беренче курс студентларыннан әйбәтрәк язгансың», – диде әти... Беренче курслардан яхшырак?! Миндә канатлар үсте! Әти юк-барга мактый торган кеше түгел! «Сабантуй»га, «Татарстан яшьләре»нә яза башладым. Гел проблемалар күтәрәм! Миңа аналитика кызык, саннар-фактлар белән эшләргә яратам. Студент чакта башкалар практикадан 3–4 материал белән кайтса, минеке калын папка була иде. Редакциягә ябышып ятам: хатлар редакциялим, интервьюларга йөрим... Нигә киттемме? Дөресен әйтәм: бу эш миңа рухи канәгатьлек кенә китерә, кызганыч, акча китерми иде... Кайчак яшьләр килеп: «Радио-телевидениедә эшлисебез килә, нидән башларга икән?» – диләр. «Газетага язудан!» – дим. Яза, фикерли белә торган кеше генә радиода сөйли ала. Анда авызны ачуга кем икәнең күренә. 30 секундта! Эфирда буш сүз сөйләмәү – талант ул. 


Тел турында 
Радиога килгәнче татарча яхшы беләм дип уйлый идем. Өйдә гел туган телдә генә аралаштык. Университетка кергәч, районнан килгән бер егет белән очраша башладым. Ул миңа смсларны да гел татарча гына яза иде. «Сәләт»кә барып эләктем – анда да татарча гына сөйләшәбез. Әмма мохит бар бит әле – шәһәрдә үскәч, дуслар белән барыбер күбрәк русча аралашырга туры килде. Тапшыру алып барганда шалтыратып: «Татарча җүнләп сөйләшә белмисең, утырма анда», – диючеләр булды... Ә мин үҗәт! «Күрерсез, үземнең өлкәдә иң яхшысы булачакмын!» – дидем эчемнән. Бүген инде теләсә кемне үзем татарчага өйрәтә алам. Мин – татар теле ни өчен кирәклегенең ачык мисалы. Алып баручылар арасында лидерлар рәтендә торам. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге зур чараларны, бүләкләү тантаналарын алып баруны ышанып тапшыралар. Чөнки ике телдә – татарча да, русча да камил сөйләшәм. Аксак урыным – инглиз теле... Инстаграмга: «Максатым – өченче тел өйрәнү, һәм мин аңа тотыначакмын», – дип яздым. Кешеләр: «Өйрәнә башладыңмы әле?» – дип сорасын һәм миңа оят булсын өчен язып куйдым... 


Сәламәтлек турында 
Сәламәтлегемә бик игътибарлымын. Каршыма берәр яшел әйбер куйсагыз һәм «файдалы» дисәгез, мин аны ашыйм. Ямьсез күренсә дә, тәмсез булса да... Файдалы әйбер дип үлеп китәм... Атнага өч тапкыр сулыш алу гимнастикасы ясыйм. Аны бөтен кешегә дә тәкъдим итәм. Иртән 20 минут вакытыгызны шуның өчен бүлеп куегыз: башлар ачылып китә, тәнгә рәхәт... Булдырдым дип сөенәсең. Минем әнкәй – мәрхүмә кайнанам... (Телефоны шалтырый.) Гафу, әнигә генә җавап бирим. Трубаны алмасам, беләсезме, нәрсә була?! (Сөйләшә.) Иртәгә улымның туган көне, аны чакырырга онытмадыңмы, моңа әйттеңме дип сорый. Әни мине гел контрольдә тота – оныта торган гадәтемне белә. Тапшыру төшергәндә администратор алам, «Гөлназ, онытмадыңмы?» – дип торучы... Әнкәйне сөйли идем. Вакуум гимнастикасы белән шөгыльләнә иде. Биш ел элек! Ул бит әле яңа гына модага кереп бара. Бу гимнастика белән мавыгучыларның каннарында кислород 100 процентка якын була икән. Ә бу иммунитет дигән сүз. Әнкәй салкын тиюнең ни икәнен белмәде! Ничек сәламәт булырга дип әллә кайдан нидер эзләгәнче, тирә-юнеңә, якыннарыңа гына карарга кирәк: алар сирәк авырый икән, моның өчен нәрсә эшлиләр? Генетика – бер нәрсә, әмма үзеңне чыныктыру да мөһим. (Телефоны шалтырый.) Бигрәк үҗәт кеше булды бу... Әйе, тыңлыйм... Ә сезгә соңрак шалтыратсам буламы? Ярый... Гафу, мин телефонга береккән инде. Сүндереп кенә куйыйм әле...


Режим белән яшәү турында 
Мин – режим кешесе, ансыз яши алмыйм. Ул минем канга сеңгән. Безнең гаиләдә дә шундый тәртип. Кичә менә әби шалтыратты: «Яңа пәрдәләр кирәк... Казанга үзем киләм. Сишәмбе-чәршәмбе синең белән кибетләрдә йөрербез. Җомга көнне мине врачка яздыр. Ә шимбә кайтып китәм», – ди. Әни дә шулай, гаиләдә берәр бәйрәм булса: «Әйдә, план корабыз», – ди. Максатыңа ирешә алу – вакытыңны тиешенчә бүлә белүдән тора. Дәүләт структурасына эшкә алганда, иң беренче чиратта, тест биреп, юкка гына шуны тикшермиләр. Үзеңне дисциплинада тотуның бер юлы да бу. Очрашырга кирәк булганда кемдер: «Бәлки иртәгә... Бәлки берсекөнгә...» – ди икән, шунда ук аңлыйм – вакытын бүлә белми... Ә моның өчен үзеңне күнектерү генә кирәк. 


«Мин» тапшыруы турында 
Тапшыру аша 150 хатын-кыз узды инде. Алар белән аралашудан бер нәрсәне аңладым: һәркемнең тормышы китап язарлык. Дөньяны акка һәм карага гына бүләргә ярамый. Бу кеше нигә аерылган, нигә баласын ташлаган дигәнче, ул узган юлны узып карарга кирәк. Аның итеген киеп! «Һәркемнең үз бәхете», – ди әни. Әйе, үз юлы, үз бәхете... Ә чибәрлек... Хатын-кызларның һәркайсы чибәр, аны ача белергә генә кирәк. Мин аларга ничек матур була алганнарын күрсәтәм, калганы – үз кулларында. 

Мәхәббәт турында
Мин беркайчан яратмаган кеше белән тора алмас идем. Беркайчан өйләнгән ир-ат белән йөри алмас идем. Беркайчан сөяркә була алмас идем. Мине алай  тәрбияләмәделәр... Хатын-кызның көче – гаиләдә дип саныйм. Әмма шул ук вакытта романтик та түгелмен. Күрдем дә башымны җуйдым дип әйтә алмыйм. Гаиләдә төп яратучы кеше ир-ат булырга тиеш, минемчә. Хатын-кыз күбрәк яратса, аңа авыррак: ул бала тәрбияләүне дә үз өстенә ала, тормышны да тарта, иренә дә хезмәт итә... 
Ленар миңа шунда ук: «Син минем хатыным булачаксың», – диде. Көлдем генә... Ә никах – насыйп ризык кебек икән ул... Никахсыз торырга миңа рөхсәт итмәячәкләр иде. Әйтеп карадым каравын... Куркып кына... «Алайса ике ел бала тапмаячакмын. Мин аның үземнеке икәненә ышанырга тиеш. Килеп чыкмый икән, аерылышам – кеше ни әйтер димәгез. Бала белән ялгыз каласым килми», – дидем әти белән әнигә. Ленар белән дә шулай килештек. 21 яшь иде миңа бу вакытта. 
Ярый, никах укылды, туйлар узды. Без икебез дә көчле кешеләр – власть бүлешә башладык. Хәтта... сугышуга барып җиттек. Юк, юк, Ленар миңа кул күтәрмәде. Хәтерлим, кухняда утыра идек – икебез дә үз позициясен яклый. Ленар шунда кулындагы стаканын миңа таба атып җибәрде. Аз гына читкә тайпылып калдым. Стакан чәлпәрәмә килде... Бар да бетте, дип өйдән чыгып киттем. Әмма яшь парларга әйтәсем килә: мондый тарткалашу, «рольләр бүлешү» беренче ике елда бөтен кешедә дә була. Аннан курыкмаска һәм качмаска кирәк. Ни генә дисәк тә, гаиләдә төп кеше – ир-ат булырга тиеш. Беркайчан да ир-атның горурлыгына тияргә ярамый. Ленарны читтән караучылар тыныч кеше диләр. Әйе, тыныч кына... үзенекен эшләүчән. Әйтик, мин «кара» дим, ул «кызыл» ди, эчеңнән дуласаң-дуламасаң да, нәтиҗәдә барыбер ул әйткәнчә, «кызыл» булачак... Без киңәшләшеп, аңлашып яшибез. Башкача була да алмый! 

Киңәшчеләр турында
Алар минем дүртәү. Беренчесе – әби! «82 яшьлек әбиеңә проблемаларыңны сөйләмәсәң инде...» – диләр. Тик ул бит аларны чишә! «Син мине ишетмисеңме әллә?» – дим мин аңа кайчагында. «Ишетмәм дә, миңа ничә яшь икәнен оныттыңмы әллә?» – ди ул. Онытам шул... Аны үземнең яшьтәшем кебек кабул итәм. Әбидәге тормыш тәҗрибәсе, андагы интуиция! Ул китсә, минем белән нәрсә булыр, белмим... (Елый.) Әбидән соң төп киңәшчеләрем – әни, әти, ирем Ленар, Алма апай, сеңлем Айсылу... Хәзер инде улым Айдан да киңәшчеләр рәтенә кереп бара. Әти! Ә әти ул аерым тема, аның фикере минем өчен бик мөһим. Кечкенә чакта мин аны Президент булыр дип уйлый идем. Бөтен кеше өчен әтисе шулай үрнәктер инде... Әтием Минназыйм Сепперов – минем өчен дәрәҗә! Хәер, ул бөтен татар милләте өчен дәрәҗә. Аның кебек принципиаль кешеләр юк дәрәҗәсендә хәзер... 
Ирем Ленар белән бер-беребезне өйрәтергә яратабыз инде без. Әйе, мин дә аны өйрәтәм, эшендә берни аңламасам да... Дус кызларым арасында: «Иреңә бөтен нәрсәне дә сөйләмә, минеке аерылганда шуларның барысын үземә каршы кулланды», – диючеләр булды. Ә мин ул барысын да белеп торырга тиеш дип саныйм. Ленар беркайчан да миңа начарлык эшләмәячәк дип уйлыйм. Ничек инде бу адымга барсын – ул бит минем кешем! 


Көнләшү турында 
Миндә юк ул – бу яктан әнигә охшаганмын. Үземнең барысыннан да яхшырак икәнемне беләм. Ленарга да шулай дим... Хыянәтне кичерә алыр идемме дип уйлыйм кайчак. Физик яктан хыянәтне, мөгаен, кичерә алыр идем... Ир-атларны аңлап, аңлатып булмый бит аларны. Аннан хатын-кызлар да бик әрсез хәзер. Ә менә гашыйк була калса... Ул очракта мин көрәшә алмас идем... 


Өй турында 
Әби сүзен гел әйтәм: гаиләгә кеше китертергә ярамый. Шуңа күрә аралашкан кешеләрем байтак булса да, бөтен нәрсәне сөйли алган якын дус кызларым юк. Танышлар арасында дус кызлары ирләрен алып киткән очраклар байтак булды. Башта бергә чәй эчеп йөрделәр, аннары... «Дус кызлар булмый», – ди әби. Ленар да шул фикердә. Өйне без саклыйбыз. Кайчак Ленарга: «Фотографны үзебезгә генә чакырсам...» – дип карыйм. «Юк!» – ди ул. 


Оялу турында 
Миндә «испанский стыд» бар – кеше өчен оялу. Кайчак радиодан берәрсен тыңлыйм да, җир тишегенә керердәй булып утырам... Ә үземнең оялуларны мәктәптә укыганда ук әни бетерде. Кайда нинди конкурс бар – ул мине шунда катнаштырды, аркамнан этә иде дә: «Бар, оялма!» – дип сәхнәгә чыгарып җибәрә иде. Нинди генә түгәрәккә йөртмәде ул мине! Аның каравы, хәзер сезнең белән бал биюләре темасына сөйләшә алам: белгеч түгелмен, ләкин бу өлкәне беләм. Фортепиано, ноталар да миңа ят түгел. Шигырь, рифмалар да – нәфис сүз түгәрәгендә өйрәндек. Психологлар нәкъ шулай киңәш итә – баланы мөмкин кадәр күбрәк нәрсә белән булса да шөгыльләндерергә, жәлләмәскә: горизонтлар шулай киңәя. Әнинең аркадан этеп торуы аркасында кеше булдым да... Ә оялу... Уңышсызлыклардан, ялгышудан курыкмыйм, шуңа кызармыйм да. Тик моны әрсезлек белән бутарга кирәкми – әрсез алабай түгелмен. Миндә тукталып калу, чикләр бар – ул әти-әни тәрбиясе белән кергән.


Киенү турында 
Миңа килешмәгән киемнәр дә бар. Инстаграмда язылучыларыма вәгъдә бирдем: «Шуларны сезгә бер киеп күрсәтәм әле», – дидем. Әби миңа: «Мәрҗән так, күлмәк ки», – ди. «Үзең син шундый заманча, ә миңа мәрҗән тагарга кушасың», – дим. Күлмәк буенча исә ул хаклы, хатын-кыз энергиясе бит ул... Җайлы киемнәр яратам. Матур күренәм дип кенә, салкында юка киемнән түзеп басып тормаячакмын. Туңгач, авырганымны беләм лә. Нәрсәдер капланып утырганымны фотога төшереп алсалар соң, иң мөһиме – миңа рәхәт, җылы... Гомумән, матур итеп киенеп кенә кеше матур булмый – ул киемне күрсәтә белергә дә кирәк әле. Стиль – ул эчтән килә. Ул йә бар, йә юк. 

Танылу турында
Инстаграмдагы битемә 141 мең кеше язылган (телефонын кабыза). Карагыз әле, яңа гына 142 мең булдылар! Шундый артистлар бар: «Яныма килделәр дә, фотога төшерә башладылар, ярый әле күзлегем бар иде», – диләр. Масаючыларны яратмыйм! Берсенә әйттем, түзмәдем: «Карале, сине бит шул халык күтәрә», – дим. Әйе, бармак белән дә төртеп күрсәтәләр кайчак. Бик күңелле түгел инде, әмма аларны гаепли алмыйм. Миңа да кызык булыр иде. Әйтик, Казанга Мадонна килсә, аның кайсы кибеткә кереп, нинди бюстгалтер алганын, аягына нәрсә кигәнен мин дә күзәтеп йөрер идем.
Үз тамашачыңны, үз аудиторияңне хөрмәт итәргә кирәк. Мин үземнекеләргә беркайчан начар сүз әйттермим. Бер реклама бирүче: «Сезнең анда колхозчылар бит әле», – дип сүз башлады. Шунда ук бүлдердем: «Сезнең белән хезмәттәшлек итмәячәкмен. Аларны шулай атыйсыз икән, димәк, мин дә сезнең өчен колхозчы», – дидем. Мин үземә язылучылар белән бер чылбырда: алар миңа ышаналар, киңәш сорыйлар. 
Уңышка ирешкән кеше белән яңадан танышырга кирәк диләр. Кешесенә караптыр. Мин бер дә үзгәрмәдем дип әйтә алам. Үз-үземә ышанычым барлыкка килде – шул гына. Уңышларым барын таныйм, аларга үз хәләл көчем белән ирештем. 

Профессиональлек турында

Миңа үз эшенең чын белгечләре булган кешеләр ошый. Андыйларга берсүзсез ышанам. Нәрсә кушсалар – шуны киям. «Татар җыры»нда: «Блондинка булырга кирәк», – дигәч, чәчемне дә буятканым булды... Тик, кызганыч, күпчелек өлкәләрдә бүген профессиональ булмаган кешеләр утыра, күп нәрсәне алар хәл итә. Нидер эшләгән кыяфәт чыгаручылар. Аларны мин әллә кайдан күрәм – шунда ук чыгырымнан чыгам. Әмма мине күбрәк сөяркәләр армиясе борчый. Бер зур көчкә әйләнделәр: үзләре очрашкан ир-атлар белән идарә итәләр. Алар җырлый белми, тик без көне-төне шуларны тыңларга мәҗбүр, чөнки ротация, акча салынган. Алар – инстаграм йолдызлары, үзләре эшләп тапмаган машина, йорт, фатир, кием-салым белән мактана. Интеллект юк, акыл, зирәклек юк... Бу хәл теләсә кайсы өлкәне, оешманы, компанияне тупикка алып бара. Моны күпләр белә, тик дәшми. «Сөембикә» аша шул ир-атларга мөрәҗәгать итәсем килә: сез бит шундый акыллы ирләр, биш тиенлек хатын-кызларга башыгызны әйләндерергә ирек бирмәгез инде. 

Пандемия турында
Дөнья хәзер башкача булыр дигәч, елмаеп кына куйган идем. Ә ул бит безне, чыннан да, үзгәртте. Моңа кадәр миндә дә гел чабу да чабу булды. Көнгә икешәр чара алып бардым: көндез – берне, кич – икенчене. Өйгә кайтып, күлмәкнең берсен атып бәреп, икенчесен алып чыгып китәм... Хәзер күңел кушканны гына эшлим. Ярый моны шушы яшемдә үк аңладым. Исемне эшләдем инде. Ә кайчак: «Нәрсәгә инде ул исем?» – дип уйлыйм. Иң мөһиме – күңел тынычлыгы... Бер дус кызымның яңа гына әтисе үлде. Ә алар ике ай аралашмаганнар иде. Сентябрьдә, туган көнендә араларны җайлармын дип уйлаган иде. Елый да елый хәзер... Шуның өчен якыннарны яратып калырга кирәк. Бу өч көнлек дөньяда берәүгә дә пакычлыклар эшләргә ярамый – барыбер кире үзеңә әйләнеп кайта. Ерак әбием сүзе монысы. Чын мишәр хатыны иде ул. Холкым белән мин аңа да охшаган... 


Бала турында 
Әниләр ике төрле була. Бер ишләре баланы таба да, аның ничек үскәненә исе китми: вакытында ашаганмы-юкмы, киеме чистамы-түгелме, температурасы бармы-юкмы... Үсә бит ул! Мин икенче төркемгә карыйм: «Үтүкләгән трусы кидеңме?», «Тешеңне чистартыңмы? Яхшы итепме?», «Чәчең таралганмы? Ике тапкырмы?», «Носкиеңны алыштырдыңмы? Тегесен юарга салдыңмы?»... Мин – педант! Идәнем һәрвакыт юылган булырга тиеш: чүп күрсәм – дөнья бетә... Шуңа күрә бер бала гына табам, икенчесенә көчем җитмәс дип уйладым. Әйе, мин эгоисттыр... Айдан да энекәш тә, сеңелкәш тә сорамый инде. Үзе генә булуның тәмен аңлады. Тик баланы кыландыру юк бездә! 

Китап уку турында 
Йокы керми, нишләргә диючеләргә гел: «Китап укыгыз!» – дип киңәш бирәм. Китапны төнлә укырга яратам. Бала яткан, ир йоклаган, өй тып-тыныч... Электрон китапка кызыкмыйм, миңа кулыма тотып укырга кирәк. Туктаган битемне, ярамаса да, бөкләп куярга яратам. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллиннарны укып, тел байлыгымны арттырдым. XX гасыр чит ил әдәбияты күңелемә якын. Тарих мәктәптә дә, университетта да миңа бик авыр бирелде – даталарны истә калдыра алмый аптырадым. «Россия тарихы» буенча имтихан бирер алдыннан ашамадым, егетем белән очрашмадым... Ә әдәби китап шуларның барысын синең башыңа сиздермичә генә кертә. Мәсәлән, Италиядә булганым юк, әмма андагы соборлар, аларның бизәлешен, тарихын беләм. Чын язучы язган китаплар хистән генә тормый... Без әни белән ялга да пляжда укып ятарга китап төяп барабыз. Томнар! Күбрәк файда китерә торган китаплар укырга кирәк дип саныйм. 


Планнар турында 
7-15 яшьлек балалар өчен телевизион мәктәп ачасым килә. Туплаган белемнәремне кемгәдер тапшырасы иде... Чын мәктәп булыр ул! Эшләп торучы журналистлар, профессиональ операторларны мастер-класслар үткәрер, үзем дәресләр үткәрермен. Аны тәмамлаучылар барысы да телевизион алып баручылар булырга тиеш дигән сүз юк. Яза, сөйләшә, аралаша белү – һәр өлкәдә кирәк әйбер: ул балаларга кечкенәдән салынырга тиеш.. «Сөйләшә белгән кеше теләсә кем белән уртак тел таба», – ди әни. Комплекслардан арынырга, киенергә, командада эшләргә дә өйрәтербез. Бик талантлы кешеләр бар, әмма аралаша белмәү аркасында, беләсезме, уңышларының ничә процентын югалталар?.. Мәктәп ачарга теләвем турында һичшиксез языгыз – сез язып чыккач, аны бит эшләргә кирәк булачак. Артка юл калмасын. 

Чыганак: Сөембикә


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nindi-ul-bez-belgn-m-belmgn-glnaz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение