События

Татарстанда бар, ә район өчен яңалык 08.12.2015

Татарстанда бар, ә район өчен яңалык

5 нче декабрьдә “Арча” спорткомплексында районның татарча көрәш буенча федерациясе кубогына татарча көрәш буенча “Диварга-дивар”  ярышы үткәрелде. Анда 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр  катнашты. Спорт чарасын ачу тантанасына район  башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча районының татарча көрәш буенча федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев килгән иде.

Татарча көрәш буенча ярышта ике команда бер-берсенә каршы 9 үлчәү категориясендә көч сынашты. Шарты буенча җиңгән команда көрәшен алга таба дәвам итә, ә җиңелгән команда, төшеп кала. Мондый төр ярышлар республика күләмендә ел да үткәрелеп килсә, районыбыз өчен бу  яңалык булды. Ярышта Яңа Кенәр-Шурабаш, Курса-Почмак, Наласа-Утар-Аты, Ташкичү- Ашитбаш, Сикертән, Иске Ашыт-Носы, Сеҗе, Апаз, Шушмабаш, Иске Чуриле, Арчаның 2 нче номерлы һәм 7 нче номерлы мәктәпләре командалары катнашты.  Команда составын тутыру максатыннан кечерәк мәктәпләр  бер-берсе белән  кушылды. Бер мәктәп белән дә кушылмаган тулы бердәнбер команда – ул Шушмабаш мәктәбе командасы иде.

Ярыш кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Көрәшчеләр  үзләре өчен генә түгел, ә команданы алга чыгарыр өчен көч сынашты. Ярымфиналда Яңа Кенәр-Шурабаш мәктәпләре җыелма командасы Арчаның 2 нче номерлы һәм 7 нче номерлы мәктәпләре кушылма командасы белән очрашты. 8:1 исәбе белән  Яңа Кенәр-Шурабаш командасы отты. Ә финал ярышлары Яңа Кенәр-Шурабаш командасы белән Шушмабаш командасы арасында барды. Хәлиткеч ярышта 5:4 исәбе белән Яңа Кенәр-Шурабаш командасы җиңеп чыкты.

Командаларны ярышка әзерләгән тренерларга, физик культура укытучыларына зур рәхмәт әйтәсе килә, бигрәк тә җиңүче командаларның тренерларына. Яңа Кенәр-Шурабаш командасы тренеры Марат Габделәхәтов команда белән әле быел гына эшли башлады. Ә моңарчы алар “Арча” спорт мәктәбе тренеры Илгиз Салихов кул астында шөгыльләнделәр. Марат Габделәхәтов аның эшен лаеклы дәвам итә. Шушмабаш командасы тренеры Зөлфәт Хайруллин шулай ук мактауга лаек. Ул бу мәктәптә икенче елын инде балаларга татарча көрәш серләрен өйрәтә. Өченче урынны яулаган команданы Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе укытучысы Ранис Набиуллин, Арчанын 7 нче номерлы мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев әзерләде, — диде районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.

Җиңүче командаларны “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе медаль һәм грамоталар, ә татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев кубоклар белән бүләкләде.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение