События

Арча көрәшчеләренә Россиядә тиңнәр юк 13.03.2021

Арча көрәшчеләренә Россиядә тиңнәр юк

Бүген Казанда үткән Россия чемпионатында Арча районыннан өч көрәшче егет алтын медаль яулады.

Бу ярышларда Россиянең 20 дән артык регионыннан 250 ләп көрәшче бил алышты.

 Белгәнебезчә, безнең “Арча” спорт мәктәбе көрәшчеләре 

•Моратов Динияр (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренерлары Фазылҗанов Илшат Маратович, Һидиятуллин Фәнил Фәнисович),

•Вәлиәхмәтов Дияз (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Рәис Фәнисович),

•Кәримов Таһир (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат Радикович) Татарстан беренчелеген отканнар иде.

Алар шуның белән, Россия беренчелегендә  Татарстан җыелма командасы составында көрәшү хокукы яуладылар. Егетләр бу ярышларда да сынатмадылар. 
Алар 3 се дә Россия чемпионы!

Егетләрне, аларның тренерларын, гомумән, барлык көрәш тренерларын бу зур җиңү белән котлыйбыз. Алдагы республика ярышларында да аларның пьедесталның беренче баскычында булуларын телибез.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-krshchelren-rossiyad-tinr-yuk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение