![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Бүген Арча районы балалары Биектауда "Йолдызлык -- 2021" зона фестивалендә чыгыш ясый
Арча йолдызлары бүген иртәнге сәгать 5тә йокыдан торды. Кәефләре шәп. Чөнки күңелле сәяхәт булачак. Арча сәнгать мәктәбе янына җыелып, автобусларга төялешеп, Биектауга киттеләр. Башта безнекеләр район мәдәният йортында "Арча Йолдызлыгы--2021" фестивалендә чыгыш ясадылар. Зона турына үткәннәр бүген Биектауда сәгать 10нан чыгыш ясый. Арча, Биектау, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче районнары балалары нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрсәтәчәк. Уңышлар телик үзләренә! Финалга үтеп, сөенеп кайтырга язсын!