События

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге – балаларга гаилә җылысын бирүче учак 27.03.2021

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге – балаларга гаилә җылысын бирүче учак

Бүген, 26 март көнне Арча шәһәрендә урнашкан “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды. Без, матбугат чаралары хезмәткәрләре биредәге эшчәнлек белән таныштык.

“Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Арча районында 1999 елдан бирле эшли. Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль адаптация һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар  булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана. “Өмет чаткысы” җитәкчесе Фәния Шакирова әйтүенчә, бүгенге көндә Арча, Теләче, Биектау, Әтнә районарыннан килүче 31 бала бар. Алар белән югары квалификацияле белгечләр эшли. “Үзәктәге һәр кабинет та балаларны тернәкләндерү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Менә инде өченче ел рәттән “Доступная среда” федераль программасы ярдәмендә ярдәмлекләр, җиһазлар алынды,”- дип уртаклашты ул.

Иң элек без үзәкнең медицина өлкәсе белән таныштык. Шәфкать туташы бүлмәсеннән тыш, физиотерапия, массаж, спорт кабинетлары бар. Дәвалауның бер төре буларак спорт күнегүләре киң кулланыла. Спорт күнегүләре залында шәфкать туташы Лилия Шигабиева Теләчедән килүче Мөхәммәд Галимов белән шөгыльләнә иде. Малайның өстендә кишер төсендәге киемне күреп, Лилия Мидхатовнага мөрәҗәгать иттек. “Атлант” дип аталучы ДЦП авырулы балалар өчен махсус кием бу. Гәүдәне вертакаль торышта тотарга, авырлыкларсыз тигез итеп атлап йөрергә ярдәм итә, зыян килгән хәрәкәт органнарын тәртипкә китерә”,- дип аңлатты ул безгә.

Ә музыка бүлмәсе белән танышуны без “Шалкан” әкиятен караудан башладык. Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева белән берлектә яңача итеп эшләнелгән әкиятне уйнап күрсәтте биредәге балалар. Матур эчтәлекле әлеге чыгышны шаккатып карап утырдык. Сәламәтлекләрендә ниндидер тайпылыш бар димәссең, шуның кадәр оста итеп уйнады алар. Ләйсән Илфатовна әйтүенчә, бию, җыр, театр буенча бик сәләтле балалар бар биредә. Шулай ук йөри алмаучы балалар белән дә махсус биюләр өйрәнә алар. “Без бергә”, “Без барысын да булдырабыз”, “Созвездие-Йолдызлык”, “Якты дөнья” кебек бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннарны алалар.  

Шулай ук логопед-психологның, хезмәт өлкәсендә эшләүче һәм монтессори белгечләренең эшчәнлекләре белән таныштык. Һәр өлкәнең белгечләре дә замана белән бергә атлап, яңа технолгияләр кулланып хезмәт куя, һәркайсы да дәваланучы балаларның сәламәтлеге ныгысын дип эшли. Монтессори белгече Гүзәлия Гыйльфанова бу алым белән эшләүнең нечкәлекләрен сөйләп китте. “Италия педагогы Мария Монтесорри күрсәтеп калдырган алымнарны кулланып эшлибез. Баланың үзен һәм тирә-якны танырга, күрү, ишетү, сизү органнары белән эш итәргә өйрәтәбез, математик күзаллаулар, сөйләм телен булдыру һәм аны үстерүдә махсус алымнар кулланабыз. Иң мөһиме – эшебезнең нәтиҗәсен күрәбез. Бу бик куандыра”, - диде ул.

“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә балаларын йөртүче әниләр белән дә сөйләштек. Туып берничә айдан бирегә йөртүчеләр дә, әле күптән түгел йөри башлаучылар да бар. Кайсы белән генә аралашма, алар бу үзәкне гаилә җылысын бирүче учак дип атый. Мондагы яхшы мөнәсәбәтне, ихлас сүзләрне, файдалы дәресләрне сагынып тора икән балалар.  


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archany-omet-chatkysy-ternklnder-zge-balalarga-gail-ylysyn...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение