События

Арча аграр сәнәгать көллияте студентлары язны каршы алды 27.03.2021

Арча аграр сәнәгать көллияте студентлары язны каршы алды

Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең беренче филиалында Нәүрүз бәйрәме елдагыча гөрләп узды.

Студентлар төрле спорт ярышларында актив катнашты. Татар халкының яраткан капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннары да читтә калмады. Тамашага Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә килгән иде. Уеннар ахырында Кыш бабай студентларга уңышлар теләп хушлашты. Бәйрәм карачкы яндыру белән төгәлләнде. Иң өлгерләр булып 31нче төркем студентлары танылды.

Бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм күрсәткән “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илдар Гайнетдинов,

1нче номерлы филиал җитәкчесе


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-agrar-sngat-klliyate-studentlary-yazny-karshy-aldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение