События

Гран-При – Арчада 29.03.2021

Гран-При – Арчада

​​​​​​​Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Арча ягы – данлы Тукай ягы" XVI балалар иҗаты республика бәйгесе үтте.

Ул ел да оештырыла. Традициягә әверелде. Елдан ел күбрәк кеше катнаша. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланды.

Бәйгедә республикабызның Арча, Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч, Биектау районы һәм башка – барлыгы 11 районнан 140 якын укучы катнашты. Бәйге оешкан төстә, профессиональ югарылыкта узды. Барлык укучылыр да дәрәҗәле жюри тарафыннан әйбәт бәяләнде, лаеклы урыннар алды һәм дипломнар белән бүләкләнде. 

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча барды: халык инструментлары, скрипка, фортепиано, халык инструментлары ансамбльләре.

Арча сәнгать мәктәбе укучылары һәр номинация буенча бик яхшы чыгыш ясадылар. Гран-Прины да Арчадан Самат Минһаҗев (укытучысы Булат Гайнуллин) яулады.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gran-pri-archada


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение