События

Арчаның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулый 31.03.2021

Арчаның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулый

25-26 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, Татарстан республикасының һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган  көрәш турниры булып узды. Турнирда Арча районы җыелма командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ашытбаш мәктәбеннән Фәйзрахманов Райнур, Шушмабаш мәктәбеннән Кәримов Таһир (тренерлары Сәлахов М.Р.) 1 нче урынны яуладылар. Кәче мәктәбеннән Вәлиәхмәтов Дияз (тренеры Галиев Р.Ф.)  һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятеннән Һадиев Марат (тренеры Лотфуллин Т.А.) 2 нче урында. Арча районы командасы 2 нче урынга лаек булды һәм диплом, кубок белән бүләкләнде. Егетләрне һәм аларны әзерләгән тренерларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archany-yash-krshchelre-yaa-ilr-yaulyy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение