События

Якташыбыз Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне белән котлыйбыз! 08.04.2021

Якташыбыз Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, якташыбыз  Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улы  1957 елның 8 апрелендә ТАССР Арча районының Олы Әтнә авылында туган.

БЕЛЕМЕ:

Олы Әтнә урта мәктәбе, 1974 ел.

Ленин ордены һәм Октябрь революциясе ордены Мәскәү энергетика институты. Белгечлеге – электр станцияләре,
квалификациясе – инженер-электрик, 1981 ел;

В.В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институты, белгечлеге – икътисадый һәм социаль планлаштыру,
квалификациясе – икътисадчы, 1991 ел;

техник фәннәр кандидаты, 2003 ел;

Доцент, 2007 ел.

ХЕЗМӘТ ЮЛЫ:

1974 ел – Казан автомобильләр ремонтлау заводы слесаре;

1974 – 1975 еллар – ТАССР Биектау районының район элемтә узелы шоферы;

1975 – 1981 еллар – Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында уку;

1981 – 1983 еллар – Совет Армиясе сафларында хезмәт итү;

1983 ел – ВЛКСМның Биектау район комитеты комсомол оешмалары бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы;

1983 – 1984 еллар  – КПССның Биектау район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы;

1984 – 1988 еллар – ВЛКСМ Биектау район комитетының беренче секретаре;

1988 – 2000 еллар – Начальник II группы Высокогорского РЭС Идел буе электр челтәрләренең Биектау район электр челтәрләренең II төркеме башлыгы;

2000 – 2003 еллар – Идел буе электр челтәрләренең «Татэнерго» ААҖ предприятиесе директоры;

2001 – 2003 еллар – «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры  (берьюлы ике урында эшләп);

2003 – 2008 еллар – «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры;

2008 – 2011 еллар – «Челтәр компаниясе» ААҖның инвестицияләр буенча генераль директор урынбасары;

1999 – 2011 еллар – төп эшчәнлеге белән беррәттән фәнни-педагогик эш - Казан дәүләт энергетика университеты ассистенты, өлкән укытучысы, доценты, «Агросәнәгать комплексы предприятеләрен энергия белән тәэмин итү» кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, кафедра мөдире;

2011 елның декабреннән – «Казан дәүләт энергетика университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе ректоры;

2019 елның сентябреннән – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре, ведомство һәм муниципаль мактау билгеләре:

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» медале  (2017 ел).

«Мактаулы энергетик» мактаулы исеме (Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы РФ, 2017 ел).

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2017 ел).

«Казанга фидакарь хезмәт иткән өчен» мактау билгесе (2017 ел).

Мәскәү энергетика институтының көмеш мактау билгесе (2017 г.).

«Челтәр компаниясе» ААҖ алдындагы казанышлар өчен» мактаулы медале (2017 г.).

«Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме (2016 ел).

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы (2014 ел).

Россия Федерациясе Спорт министрлыгының мактау грамотасы (2014 ел).

Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының мактау грамотасы  (2011 ел).

«Татэнерго» ААҖ һәм «Электропрофсоюз» Татарстан республика комитеты мактау грамотасы (2007 ел).

Татарстан Республикасы Премьер-министры рәхмәте (2007 ел).

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел).

«Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы» мактаулы исеме (2002 ел).

Өйләнгән, ике баласы бар.

Спорт белән мавыга.


https://gossov.tatarstan.ru/tat/structure/deputaty?person_id=125&deputy_id=158

Фото: https://kgeu.ru/News/Item/159/8248


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение