События

Арча якташлыгының чираттагы очрашуы 09.04.2021

Арча якташлыгының чираттагы очрашуы

Бүген, 9 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.

Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениясе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырылды.

Якташлар очрашуы театр фойесында җыр-бию һәм халык сәнгате күргәзмәләре белән башланып китте. Шунда ук якташларыбыз бер-берсе белән күрешеп, үзара аралашу өчен бу зур мөмкинлек булды.
 
Быелгы очрашуда “Җидегән чишмә” Арча халык театры якташлар һәм килгән кунакларга Аяз Гыйләҗевның "Кияү урлау" әсәре буенча куелган "Урлыйкмы? Урламыйкмы?" комедиясе күрсәтте. Режиссеры – Азат Зарипов, режиссер ярдәмчесе – Гүзәл Нигмәтҗанова.

Алдагы очрашулар да шулай ук матур, күңелле һәм файдалы узар дип өметләнәбез! Без Арча халкы белән горурланабыз һәм алга таба да мондый очрашуларда якташларыбызны көтеп калабыз!


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение