События

Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкиллеге булачак 11.04.2021

Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкиллеге булачак

Бүген Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде.

Берлекнең җитәкчесе Айдар әфәнде Шаһимәрдәнов белдергәнчә, алар бездәге мөселман эшмәкәрләре белән уртак инвестиция проектлары булдыру теләге белән килгәннәр. Делегацияне район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Мәскәү кунаклары район хакимияте һәм мөселман эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Киләчәктә Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлегенең вәкиллеген ачу турында килешенде.

Делегация шулай ук Үзәк мәчеттә балалр арасында Коръән укучылар бәйгесен дә карадылар, мөхтәсибәт эшчәнлеге һәм яңа мәдрәсә проекты белән таныштылар. 

Айдар Шаһимәрданов бу төзелешкә ярдәм итәргә теләге барлыгын белдерде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-rossiya-mselman-eshmkrlre-berlege-vkillege-bulacha...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение