События

Арча мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе үткәрде 12.04.2021

Арча мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе үткәрде

Мәчеттә алма төшәрлек тә урын юк. Йөзләп бала, хәзрәтләр,абыстайлар, әти-әниләр. Бер залда азан әйтүчеләр, икенчесендә Коръән укучылар . Бер гаиләдән берничә бала катнашканнары да бар. Иске Кырлай имамы Габделнур хәзрәт мәсәлән биш баласын да алып килгән иде. Аларның һәрберсе диярлек җиңүчеләр арасында булды.

- Мәдрәсәбездә көн саен дин сабаклары укытыла, Балалар,үземнекеләр дә, авылдашларымныкылар да бик теләп йөриләр, - диде ул.

Мондый бәйгеләрне Арча мөхтәсибәте ел саен уздыра. Быелгысы аеруча бәрәкәтле көннәргә туры килде.

- Тиздән изге рамазан аена аяк басабыз. Бүгенге бәйге барыбызга да, бигрәк тә монда җыелган сабыйларыбызга, Аллаһы Тәгаләгә якынаюга бер сәбәп булсын , - дип үзенең хәер-фатихасын бирде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин бәйгене ачып.

Аннары ул сүзне район башлыгы Илшат Нуриевка тапшырды.

-  Балаларыбызга күркәм әхлак, әдәп тәрбиясе биргәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Районда ислам динен таратуга Әмир хәзрәт зур көч куя. Киләчәктә шушы мәчеткә терәп мәдрәсә салдыру нияте дә бар. Алла боерса, ул төзелгәч, шартлар тагын да уңайлырак булыр.Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим,- диде ул.

Бәйгене ачу тантанасында бүген районыбызга эш сәфәре белән Мәскәүдән килгән Россиянең мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. Алар бәйгегә килгән барлык балаларга да бүләкләр тапшырдылар.

Бәйге балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан башлап өлкән сыйныф укучыларына кадәр төрле яшьтәгеләр арасында аерым үткәрелде. Аларны Рая апа Фәтхуллина җитәкчелегендәге Арча мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм абыстайларыннан торган  мәртәбәле җюри бәяләде.

5-6 алты яшьлек нарасыйларның да сүрәләрне яттан сөйләве барыбызны да сөендерде. Әлхәмдүлилләһ, болай булгач динебезне бездән соңгы буыннар да камил тотар , иншә Аллаһ !

Бәйге булгач җиңүчеләр дә була. Аларның барысына да мөхтәсиб Әмир хәзрәт Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчеләр:

             Мәктәпкәчә яшьтәгеләр

             Малайлар:
 1 урын - Галиуллин Ильяс , Наласа
 2 урын - Ногманов Айнур , Кишет
 3 урын - Батршин Искәндәр , станция
               Кызлар:
 1урын - Газизова Ясмина ,  Яңа Кенәр

 2 урын - Вәлиева Сөмбел , Өчиле
 3 урын - Галимуллина Камилә , станция
 

         Башлангыч сыйныфларда укучылар
                        Малайлар:

1 урын - Динмөхәммәтов Амил ,  станция
2 урын - Гайсин Гыйзәтулла , И. Кырлай
3 урын - Сабиров Сабир , Иске Кырлай

                         Кызлар :

1 урын - Сабирова Сөмәя ,  Иске Кырлай

2 урын - Закирова Ралина , Арча
3урын-Нигмәтъҗанова Исламия,Чиканас

           Урта сыйныфларда укучылар

                         Малайлар:
1 урын - Динмөхәммәтов Әмин , станция
2 урын - Хәлиуллин Булат , станция
3 урын - Гыйләҗиев Ранис , Мәтәскә
                          Кызлар:
1 урын - Нигмәтъҗанова Камилә, Арча
2 урын-Гыйниатуллина Нәзирә, К. Почмак
3 урын - Мәҗитова Алия , Гөберчәк

                 Өлкән сыйныф укучылары
                             Малайлар:
1 урын - Исмәгыйлев Ильяс
2 урын - Гыйльметдинов Илшат , Шура
3урын-Йосыпов Габделкәрим,Шушмабаш

                             Кызлар:
1 урын - Сабирова Сара , Иске Кырлай
 2 урын - Нәбиуллина Гөлназ , Мөрәле
3 урын- Мөхәммәтҗанова Исламия, Арча

Азан әйтүчеләр бәйгесендә җиңүчеләр:

1урын - Сабиров Сөләйман , Иске Кырлай

2урын-Нигъмәтҗанов Нурислам,Чиканас

3 урын - Колестратов Адель,Иске Кырлай

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-mkhsibte-korn-uku-bygese-tkrde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение