События

Казанда якташлар очрашты 14.04.2021

Казанда якташлар очрашты

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча якташлыгы җәмгыяте очрашу кичәсе булды.

Ул ел саен оештырыла. Арчада туып-үсеп, читтә яшәүче якташларыбыз өчен очрашу гына түгел, аралашу кичәсе ул. Бер күрешү үзе бер гомер, диләр бит. Казаннан читтә түгел, аның үзендә яшәүчеләрнең дә кайберләре шушы кичәдә очраша. Ишектән килеп керүгә үк күзләре белән танышларын эзләүчеләр, бер-берсен танып алгач кочаклашып күрешүләр шул хакта сөйли.

Ә арчаларга килгәндә... якташлар очрашуына алар бик зурлап әзерләнә. Театрга килүчеләрне ишек төбендә үк милли киемнәрдән чибәр туташлар чәк-чәк белән каршы алалар. Фойега гармун моңы, татар халык көйләре тарала. Кунакларның аяклары үзләреннән-үзләре биеп китә. Гармунчылар, “Ятаган” милли уен кораллары  ансамбльләре чыгышларын тамашачылар яратып тыңладылар, алар янында истәлеккә фотога да төштеләр.

Ә икенче катта бай, кызыклы, мавыктыргыч, карап туймаслык матур татар дөньясы. Күргәзмәләр – искиткеч. Безнекеләр – Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе, “Казан арты” тарих-этнография музее, Габдулла Тукай исемендәге музей-комплекс – оештыра белә!

– Миңа да якташлар очрашуында булырга туры килде. Быел беренче тапкыр. Район башлыгы Илшат Нуриев аны үзе башлап җибәрде. Ул иҗатка бик зур әһәмият бирә. Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур чыгышлар ясады. Расих Галимҗанов җырлавы берәүне дә битараф калдырмады. Олпат әдипләребез, җырчыларыбыз, язучыларыбыз, белән аралашу насыйп булды. Алар белән фоторәсемнәргә төштек. “Җидегән чишмә” Арча халык театры чыгышын бик яратып карадык,  – диде районның үзешчән шагыйре, драматургы Марсель Шәрәпов. – Җиңеллек белән кайттык. Юл буе алган тәэсирләребез белән уртаклаштык. Ә алар – чиксез.

Фойеда дуслар, туганнар, якташлар белән очрашып аралашканнан, татар моңнарын тыңлаганнан, күзгәзмәләр белән танышканнан, туйганчы биегәннән соң бар да тамаша залына үтте. Тамашачыларны Арча район башлыгы Илшат Нуриев һәм “Арча якташлыгы” җәмгыяте, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде.

– Безнең як халкы искиткеч булган. Матур итеп эшлибез, яшибез, уңышларга ирешәбез. Төзелешләр алып барабыз. Социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирәбез. Киләчәктә дә сезнең йөзгә кызыллык китермәбез. Сез кайтканда сөенеп китә торган итеп эшләрбез, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. 

– Арча ягыннан чыгуым белән мин бик горурланам. Әллә никадәр язучылар, әдипләр, җырчылар, галимнәр биргән төбәк бу. Безнең Арча халкы матур итеп эшли дә, ял да итә белә. Бүген читтә яшәүче кардәшләренә бәйрәм оештыру өчен, үзләре әйткәнчә, нигезләре белән кубып килгәннәр. Бөтен сәләтләрен күрсәтәләр. Быел район башлыгы белән сөйләштек тә, халык театры чыгышын сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык. Сез дә ул якларда нинди талантлар яшәвен күрегез, белегез, – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Ә аннан очрашуны “Жидегән чишмә” Арча халык театры үз кулына алды. Ул Казан тамашачысы игътибарына Аяз Гыйлаҗев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Урлыйкмы, урламыйкмы?” спектакльлен тәкъдим итте. Режиссеры – Азат Зарипов.

– Әдипнең башлангыч чорында язылган әсәр. Театрда – Ш.Сарымсаков чоры. Әсәрдә чор сулышы нык ишетелсә дә, күтәрелгән проблемалар әле дә актуаль. Чын ир кеше нинди булырга тиеш? Ирләрчә үзеңне тоту... Гаилә башы... Ир белән хатын... Кияүләр... Исем кушу... Язучының тел байлыгына сокланып утырдым. Минем өчен бу спектакль – көзге. Нинди матур, бай безнең телебез. Гади халык теле. Артистларга зур рәхмәт. Язучы теленә хөрмәт белән караганнар. Ул көнне сүз җәүһәрләрен тамашачыга сез бүләк иттегез, – дип язган Вк төркемендә тел белгече, Казан федераль университет доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

Очрашуга Аяз Гыйлаҗевның хатыны Нәкыя ханым да килгән иде. Ул соңыннан сәхнәгә күтәрелеп, һәр артистның кулын кысты, олы рәхмәтен белдерде.

Якташлар очрашуы Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аның Расих Галимҗанов башкарды, бөтен зал аягурә басып аңа кушылып җырлады.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanda-yaktashlar-ochrashty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение