События

Туган ягыбыз – яшел бишек 16.04.2021

Туган ягыбыз – яшел бишек

“Кечкенәдән суын эчеп үскән туган авылым чишмәләре кайда гына йөрсәм дә, исемнән чыкмады”, – дип язган Гомәр ага Бәширов.

Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин:

– Яңасала авыл җирлегенә Яңасала һәм Каенсар авыллары керә. Үзенең “Җидегән чишмә”ләре, тырыш халкы белән дан тоткан, халкыбызның олуг әдибе Гомәр ага Бәшировны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчы Хаҗи Фәтхуллинны, шагыйрь, мәгариф алдынгысы Илгиз Кадыйровны һ.б. күп шәхесләрне биргән җирлек бу.

Табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашуга карамастан, инвестор килгәч халык эш эзләп читкә, шәһәргә китә башлады. Җирлектәге эшкә яраклы 251 кешенең 217се читтә эшли.

Шәхси хуҗалыклар нигездә терлекчелек белән шөгыльләнә. 3 гаилә кечкенә фермалар төзү өчен 440 мең сум субсидия алды. 6–8әр сыер асраучылар бар. Ашатырга азык алып булса да, олыгаеп барган авылларда  сыерлар саны кими.

Җирлеккә кергән авылларда элек-электән ике дин тотучы татарлар һәм керәшен татарлары яши. Аларның гореф-гадәтләрен чагылдырган чаралар, үткәрелгән дини, милли бәйрәмнәрне район халкы да яратып карый. “Җидегән чишмә” вокаль ансамбле, “Көмеш чулпы” керәшен халкы фольклор ансамбле төрле фестиваль, конкурсларда җиңү яулыйлар.

Бүгенге көндә пенсия яшендәге 100 ветераныбыз бар. Аларны игътибар үзәгендә тотабыз. Ветераннар үзләре дә җирлек тормышында актив катнашалар.

Яңасалада тыл хезмәт-чәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә парк, Гомәр Бәшировның туган нигезендә “Әдәби бакча” салынды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, район башлыгы Илшат Нуриев, “Арча МСОсы” ширкәте директоры Зиннур Гарифуллин, җирлек депутаты Геннадий Туюров, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновның ярдәме зур булды.

Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән соң халыктан 763200 сум акча җыйналды, республика бюджетыннан шуңа 3 млн 816 мең сум өстәлде. Авыллар эчендәге 5,5 км юлга таш җәелде, зират коймалары яңартылды, чишмәләр, басмалар төзәтелде.

Янгын куркынычсызлыгы турында да онытмыйбыз. Яңасалада –1, Каенсарда 2 янгын гидранты урнаштырылды. Халык тәкъдиме һәм булышлыгы, иганәчеләр ярдәме белән янгын сүндерү техникасын кую өчен гараж сала башладык.

Бүгенге көндә халыкның күпчелеге читтә эшләү, җирлекнең үзенең техникасы, медицина пункты булмау – безнең иң зур проблемаларыбыз булып тора.

Техника мәсьәләсе уңай хәл ителде, дияргә була. Без грант акчасына көпчәкле трактор алабыз, ул янгын сүндерү өчен дә кулланылачак. Кышкы айларда юлларны кардан чис-тартачак.

Җирлегебездә бер башлангыч мәктәп бар. Бүгенге көндә анда ремонт бара.  Ә укучылар бездә сәләтле, укытучылар үз эшләренең осталары. Башлангыч мәктәпне тәмамлап Арчаның 7нче мәктәбендә укуларын дәвам итүче укучыларыбыз район һәм республика күләмендә олимпиадаларда, конкурсларда гел призлы урыннар яулыйлар. Бигрәк тә татар теле, татар әдәбияты, технология фәннәреннән.

Ике авылда да мәдәният учакларын өлешчә төзекләндерә алдык. Авыл җирлеге бинасы ныклап төзекләндерелде. Авылларда яңа электр линияләре сузылды. Шулай ук Яңасала авыл халкын чиста су белән тәэмин итү өчен авылга су кертү эшләре башланырга тора.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tugan-yagybyz-yashel-bishek


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение