События

Һөнәрле кеше югалмый 17.04.2021

Һөнәрле кеше югалмый

Кемдер югары уку йортына, кемдер Үрнәктәге училищега китте. Фермага эшкә баручыларны да гаеп итүче булмады. Бер елны Иске Ашыт мәктәбен тәмамлаучылар сыйныфлары белән фермага эшкә килделәр. Һәр һөнәр мактаулы иде ул заманда.

Укытучылар ара-тирә әйтә иде: 21нче гасырда һәр кеше югары белемле булачак! Аптырап та куя идек: бар кеше югары белемле булгач сыерны кем савар, трактор-комбайннарда кем эшләр? Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, кебегрәк килеп чыга бит инде бу...

Инде менә 21нче гасырның да 21нче елына кердек. Әйе, фаразларның бер өлеше расланды, дисәк тә була. Югары белемлеләр күбәйде, ике-өч дипломлыларын да беләм. Типсә тимер өзәрлек тап-таза ир егетләр каравылда торалар, алар да югары белемле. Өйдә ятучылары да бар, техникага да утырмый, фермага да бармый болар, чөнки алар югары белемле.

Безнең район 6 Социалистик Хезмәт Герое биргән. Шуларның икесе Үрнәктәге училищеда укыган.

Шушмабаш авылында туып-үскән Шәрифулла Сәгъдуллин армиядә хезмәт итеп кайткач Үрнәктәге училищеда укып механизатор һөнәре ала. Казахстанга барып чирәм җирләрне эшкәртүдә катнаша. 1959 елдан “Северный” совхозында. Бик яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли, район механизаторлары арасында озак еллар әйдәп баручы була.

Ил гади тракторчының фидакарь хезмәтен югары бәяли. 1976 елда ул иң зур бүләк – Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана.

Безнең районның Әрнәш авылы егете Илсур Шәйхетдинов та Үрнәктәге училищеда укый. Аннан соң Арча МТСында тракторчы булып эшли. Армиядә хезмәт итеп кайткач “Татнефтепроводстрой” трестына бульдозерчы булып урнаша. Аннары кран машинис-ты һөнәрен үзләштерә. Бригадир итеп билгеләнә. Ике елдан колонна җитәкчесе, тагын ике елдан участок җитәкчесе. Бераздан торбаүткәргечләр төзелеше идарәсе башлыгы, аннары генераль директор урынбасары, аннары үзе җитәкче. 1975 елда ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та шушы училищеда укыган.

Күргәнебезчә, тырыш, булдыклы кеше кая барса да югалмый. 6 апрельдә Урта Курса мәктәбендә чыгарылыш сыйныфлары укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашуда “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов: “Безнең  хуҗалыкның ике кешесе “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” исемен йөртә”, – дип горурланып сөйләде. Фәрит Гайнетдинов белән Әхәт Шәрәфиев турында бара сүз.

Бу хуҗалык стипендиатлары Үрнәктәге көллияттә дә, Әтнә техникумында да бар. Алар белгечлек алгач туган авылларына кайтып матур гына эшлиләр.

Очрашуда көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина катнашты. Зөлфәт Дәүләтбаев көллият белән таныштырды. Биш төрле һөнәр бирәләр, бушка ашаталар, тулай торак бушлай. Әйбәт укучылар көллиятне тәмамлагач югары уку йортына имтихансыз кабул ителәләр.

Башта һөнәр – аннан соң югары белем алырга була!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ata-ana-chen-rkht-zamannar-bulgan-ikn-dip-uylap-yrim-le


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение