События

Казанның хатын-кызлары Рәис абзыйга мөкиббән 19.04.2021

Казанның хатын-кызлары Рәис абзыйга мөкиббән

“Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдә Кукмара белән Арча районнары агропредприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте. Ашытбаш авылыннан Рәис абзый Шәкүров бер өстәленә үзләренең бакчаларында үстергән яшелчәләрне, ә икенче өстәлгә Табигать анабыз күчтәнәчләрен өеп куйган.

- Казанның бөтен чибәркәйләрен үз яныгызга җыйган сез, - дип, шаяртып сүз каттым.
- Кызлар каратыр чаклар узды инде, туган. Авыл яшелчәләренә, ә бигрәк тә, зәңгәр мәтрүшкәләргә һәм дару үләннәренә мөкиббән шәһәр хатыннары. Мәтрүшкәләр, төрле үләннәр салып чәй эчүләре тәнгә сихәт бит. Җәй дәвамында урман-болыннарда дару үләннәре шактый җыелган иде, ярминкәгә алып килдем үләннәрне - Казан халкына да шифасы булсын, - ди Рәис ага Шәкүров.

Тагын бер мәйданны Ташкичү авыл җирлегенә караган авыллар хезмәтчәннәре биләгән иде.
- Безнең җирлек 10 авылн ы берләштерә, 3 агрохуҗалык эшли. Ярминкәләрдә ел саен теләп катнашабыз. Агрохуҗалыклар, фермерлар,мәктәпләр, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән авыл продукциясен тәкъдим итә. Сөтнең литрын 30 сумнан, йомырканың дистәсен 100 сумнан сатабыз, сәгатьләр эчендә алып бетерәләр, - дип, күңеле булып сөйләде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.

Казанда 24 апрельдә колачлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлана. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз: агросәнәгать тармагы уңганнары үзебезнең республика туфрагында үстерелгән һәм җитештерелгән продукцияне арзанрак бәяләрдән алып калырга тырышыгыз.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazanny-khatyn-kyzlary-ris-abzyyga-mkibbn


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanny-khatyn-kyzlary-ris-abzyyga-mkibbn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение