События

Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне! 25.04.2021

Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!

Бүген Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне! 

Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.

1987 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, 1988 елда Казан дәүләт педагогика институтының рус филологиясе факультетына күчә һәм аны 1992 елда тәмамлап, татар әдәбияты кафедрасында аспирантурага калдырыла. 1995 елда филология фәннәре кандидаты, доцент (хәзер филология фәннәре докторы, профессор) Альбина Мазгаровна Саяпова җитәкчелегендә «Сәгыйть Рәмиев иҗатында Көнчыгыш һәм Европа эстетикасы контекстында демонизм проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе язып, аны Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында яклый. 1995–1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, ХХ гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрык әдәбиятыннан студентларга лекцияләр укый.

Аспирантурада укыган һәм Казан дәүләт педагогика университетында эшләгән елларында республикада чыга торган газета-журналларда шигырьләре һәм мәкаләләре басылып чыга, Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнаша. Татар әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган «Илһам» иҗат оешмасын җитәкли. Радио һәм телевидениедә оештырылган әдәби тапшыруларда катнаша. Үзлегеннән төрек телен өйрәнә. 1999 елда татар әдәбияты кафедрасында (КДПУ) доцент дигән фәнни исемгә лаек була.

1999 елдан бирле Төркиядә яши: 1999—2002 елларда Антальядә яши, 2002—2012 елларда Мугла шәһәре университетының (төр. Muğla Sıtkı Koçman Üniversitesi) әдәбият факультеты «Хәзерге заман төрки телләре һәм әдәбиятлары» кафедрасы доценты. Татар халык авыз иҗаты, татар әдәбияты, татар теле укыта, берничә урында рус теле курслары алып бара. Төрле ил журналларында татар әдәбияты һәм татар халык иҗаты турында фәнни мәкаләләр бастыра, төрек телендә татар халык ашлары, татар милли киеме турында китаплар чыгара, халыкара конференцияләрдә катнаша. Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, Марсель Гарипов һ. б. әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия вакытлы матбугатында бастырып чыгара.

2012 елдан Карс шәһәренең Кавказ университетының славян телләре һәм әдәбиятлары кафедрасында рус теле һәм әдәбияты укыта.

Мәктәп елларында Арча районының «Коммунизмга» («Арча хәбәрләре») газетасы каршындагы «Тукай якташы» әдәбият-сәнгать түгәрәгенә (җитәкчесе Радик Фәизов) йөри, телевидение тапшыруларында катнаша, татарча һәм русча шигырьләре вакытлы матбугатта басыла башлый. 1998 елда «Идел» журналы уздырган «Ләйлә-Мәҗнүн» мәхәббәт турында язылган шигырьләр бәйгесендә беренче урын ала.

Казанда укыган һәм эшләгән елларында республика газета-журналларында шигырьләре һәм фәнни мәкаләләре басылып чыга. Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә (Мәскәү, Уфа, Пермь, Ырынбур, Яр Чаллы, Днепропетровск (Украина) һ. б. шәһәрләрдә) катнаша. КДПУ татар әдәбияты кафедрасы каршында оешкан «Илһам» иҗат оешмасын җитәкли. Татарстан радиосы һәм телевидениесенең әдәби тапшыруларында катнаша.

«Чулпан Зариф» псевдонимы белән шигырь китаплары бастыра. Төркиядә төрек телендә шигырьләр яза, китабын чыгара. Күп шигырьләре, фәнни мәкаләләре чит илләрдә дөнья күргән.

Шигырьләре, мәкаләләре татар, рус, төрек телләрендә газета-журналларда бик күп басыла. 2003 елда ’’Кояшка юл тота кәрваным”, 2013 елда “Апельсиновая осень” шигырьләр җыентыгы, 2005 елда “Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан” исемле Сәгыйть Рәмиев иҗатына карата яңа мәгълүматлар, истәлекләр һәм моңарчы басылмаган фоторәсемнәр җыентыгы чыгара. Төрле телләрдә 3 гыйльми китап, 2 уку китабы һәм бик күп тәрҗемә эшләре бар. Ул 1995 елдан бирле галимә, шагыйрә, һәм тәрҗемәче буларак берничә юнәлештә эшчәнлек күрсәтә.

Ч.Зариф – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганак: http://www.sptatar.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение