События

Хыяллары күпер булган барыр юлында 03.05.2021

Хыяллары күпер булган барыр юлында

Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.

Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.

Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән  туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.

“Мин язын агачлар бөреләнә, җирдә яшел үләннәр борын төртә башлаган вакытны яратам. Ул яшәү, хәятне гәүдәләндерә кебек. Күңелләр күтәрелә, күңелдә хисләр туа торган чор бу”, – ди Рәдиф. Үзе дә ул менә шушы чорда әти-әнисен сөендереп, өйгә нур өстәп бишенче төпчек бала булып дөньяга килгән. Моннан нәкъ 50 ел элек. Айван авылында. Абый-апаларына да кадерле энекәш була ул. Төпчек бит. 

– Мәктәпкә барыр вакыт та җитте. Ул вакытта бар кеше Төбәк-Чокырча мәктәбенә барырга тырыша иде. Анда русча белем бирәләр. Ә минем татарча укыйсым килде. Айван башлангыч мәктәбенә, ә дүртенче сыйныфка Арчаның икенче мәктәбенә киттем. Шул ук вакытта музыка мәктәбендә дә укыдым. Авылдан йөреп укый торган беренче бала булдым мин. Баянда уйнарга өйрәндем, – дип сөйли Рәдиф Исмәгыйлев.

Җырга сәләт тә аңа кечкенәдән килә. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм, ди. “Авылда зират янында подвал бар иде. Өлкәннәр язын бәрәңге чүпли. Әни дә шунда. Мин киләм дә җилләтү юллыгына авызны куеп җырлыйм. Кеше чыга башласа, качам. Үсә төшкәч, Айван мәдәният йорты директоры Гөлзилә Миннуллина бер концерттан да калдырмый башлады. Смотрларда чыгышлар ясый идем. Шулай сәнгатькә кереп киттем. Әти минем гармунда уйнаган. Әни җырлаган. Үзләре өчен, мәҗлесләрдә. Сәләт шулардан күчкәндер инде”, – ди ул.

Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана Рәдиф. Беренче укытучысы Марзыя Кәримовага ошыйсы килә аның. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач Арча педучилищесына укырга керә. Диплом алган көннең икенчесендә үк армиягә китә. Оренбург якларында хезмәт итә.

Армия тормышы хыялын үзгәртер, дип уйлаганнар бик ялгыша. Рәдиф кайтуга Төбәк-Чокырча мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый, авылда төпләнеп кала. 29 ел инде Рәдиф Миннеханович балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Аның укучылары олимпиадаларда җиңүләр яулый. Иң мөһиме – ана телен онытмый. Шушы мәктәптә укыган башка милләт балалары да аралашу дәрәҗәсендә татар телен аңлыйлар.

Гомерлек тормыш юлдашын да Рәдиф Исмәгыйлев үз авылында таба. Күршедә генә булган икән бит. Бергә уйнап-үскәннәр. Армиядән кайткач Фәния егет күзенә икенче төрлерәк күренә башлаган. Беренче тапкыр Сабантуйда күзе төшә егетнең кызга. Һәм башка алар аерылышмый. Дүрт ел йөреп өйләнешәләр, ике балалары – кызлары Ландыш, уллары Инсаф туа. Алар да буй җиткән егет белән кыз инде. Гаилә, тормыш, эш, дип вакыт үткәнен сизми дә каласың.

Рәдиф, кайсы яктан алма, талантлы шәхес. Сәнгатьле итеп шигырьләр укый, үзе дә шигырьләр яза, спектакльләрдә уйный, җырлый. 25 яшендә үк инде тамада булып йөри башлый. Ул чакта кеше сүзен генә тыңлап тотынса, хәзер аның өчен акча эшләү ысулы да.

– Башта яшьтәшләр гармун уйнарга дәшәләр иде. Бервакыт Ибраһим Сабировны берьюлы ике чарага чакырганнар. Берсен миңа тәкъдим итте. Юк дияргә базмадым, санламау кебек килеп чыгар, дидем. Шуннан китте инде. Ресторанда бер чараны алып барганда хуҗасы Нурия Әхмәтовна күреп алган, мине башкаларга да тәкъдим итә башлаган. Тора-бара төркем туплап эшләп  тә киттек, – ди Р.Исмәгыйлев.

Кыюсызрак дип саный ул үзен. Әмма куркып башлаган эше һәрчак уңышка китерә. Җаваплылыгы чиктән ашкан. Бер эшкә алына икән, вакыт белән хисаплашмый, бөтен нечкәлекләренә туры китереп башкара. Артыгы белән төгәл. Чын ир-егетләргә хас сыйфатлар бу.

25 ел дәвамында бик күпләрнең юбилейларын үткәреп йөреп, Рәдиф үзенә дә 50 яшь тулганын сизми дә калган. Аны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/khyyallary-kper-bulgan-baryr-yulynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение