События

Якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 06.05.2021

Якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

 Бу көннәрдә Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Хәмәт улы Кашаповның туган көне, якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1941 елның 5 маенда туган, сугыш елларында Казан шәһәрендә яшиләр. Сугыш башлану белән әтисен сугышка алалар, ә инде 1942 елда ук  Ленинград фронтында әтисенең һәлак булуы турында хәбәр алалар. Сугыш беткән елны әнисе белән Әтнә районы Югары Көек авылына күчеп кайталар. 1959 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлап, шул ук авылда урнашкан ятим балалар йортында тәрбияче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1961-1963 елларда армия сафларында хезмәт итә. Зур спортка юлны шунда башлап, самбо белән шөгыльләнә, күп еллар Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелекләрендә катнаша. Ул СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә каләр күтәрелә. 1972 елда Мәскәүнең Үзәк тренерлар мәктәбен, ә 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Минһаҗ Хәмәт  улы 22 ел дәвамында мәктәптә укытучы, директор вазыйфаларын башкара,  19 ел дәүләт хезмәте органнарында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, Арча эшчеләр бистәсендә яши. Аны районыбыз халкы хөрмәт итә, бергә эшләгән хезмәттәшләре Минһаҗ абыйның башкарган хезмәтләрен югары бәялиләр.       

     Сугыш арты еллары авыр вакыт. Минһаҗ малайлар белән каз саклап, табигать хәзинәләрен җыйнап, ә соңрак авыл агайлары белән печән чабып, урман кисеп, кул белән такта ярып үсә.Әмма авыр физик хезмәт сәнгатькә, шигырьләр язуга хисләрне тупасландыра алмаган күрәсең. Мәктәп елларыннан ук сәнгатькә, спортка гашыйк була. “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” газеталарына, “Ялкын” журналына беренче язмаларын юллый. Район газетасының даими хәбәрчесе була, ул берничә ел газета редакциясендә дә эшли. 

      Балачактан озата килгән яраткан шөгыле, иҗат эше һич тә тынгылык бирми. 2004 елда шигырьләре “Новый век”, “Невский альманах”, “Русское слово” журналларында рус телендә тәрҗемә ителеп дөнья күрде. 2005 елда “Көзге ташу” исемле шигырьләр җыентыгы басылды, ә 2006 елда шигырьләре һәм истәлек хатирәләре тупланган “Без – Тукайлы халык “ дип исемләнгән китабы дөнья күрде. 

Сугыш чоры балалары 

Сугыш чоры балалары без дә, 

Язмыш безне шулай тудырды. 

     Күрәчәкне күрми калып булмый, 

 Әллә тәкъдиребез шулдырмы?  

Сугыш чоры балалары без дә, 

Әткәйләрдән туып калганнар. 

                                             Имән кебек таза ир-егетләр 

 Яу кырында башын салганнар. 

 Сугыш чоры балалары без дә, 

Шуңа шаһит булып яшәдек. 

          Сагыш, ачлык, кайгы ишек какты, 

       Тешне кысып түздек, дәшмәдек. 

   Сугыш чоры балалары без дә, 

Хәзер инде үзебез өлкәннәр. 

        Нишлисең бит, ятим үсмәс идек, 

         Кайткан булса өзелеп көткәннәр. 

   Өлкәннәрдә бары изге хисләр, 

 Олы теләк барлык яшьләргә. 

       Тыныч тормыш балалары булып 

                                              Яшәргә дә сезгә, яшәргә! 

      Минһаҗ Кашапов үзенең шигырьләрендә тормышында истә калган вакыйгаларны, тирә-яктагы кешеләрне, табигатьне үзенә генә хас осталык, татар телен тирән белүен күрсәтеп сүрәтли. Аның шигырьләре яратып укыла, төрле кичәләр үткәргәндә, “Арча” радиосы аша алып барылган тапшыруларда бик еш кулланыла.  

                                          Анам теле 

                                 Язмышымдыр: күп җирләрдә булдым, 

                                  Әмма ләкин читтә калмадым. 

                                 Анам телен яхшы белгәнгәме, 

                                  Кардәш телне бик тиз аңладым. 

                                  Сәлам биреп каршы алды үзбәк, 

                                  Ала тауда булдым кыргызда. 

                                  Казах даласында кунак булып, 

                                  Сихәтләндем эчеп кымыз да. 

                                   Кайда гына булыйм, туган телем 

                                   Ярдәм итте юлны табарга, 

                                   Каршы алды, елмаешты һәрчак, 

                                   Әзербайҗан, чечен, кабарда. 

                                    Телен белгән кеше һич югалмас, 

                                    Теле бетсә, милләт югала. 

                                    Башкаларның телен хөрмәт итәм, 

                                    Үз телемне яхшы белгәнгә. 

      Якташыбыз Минһаҗ Кашапов үзе турында: ”Мин бала чактан ук туган ягымның табигатенә, газиз халкымның талантына, җырга, сихри моңга мөкиббән булып үстем. Ә хезмәтнең тәмен тоеп, сөеп яшәргә сугыш арты авырлыгы, яшәеш үзе өйрәтте. Хәзерге замандагы барлык масса-күләм аралашу чорларын ул вакытта бер нәрсә – китап алыштырды. Ул чорларда Марк Твен, Жюль Вернның маҗаралы әсәрләре геройлары белән бергә яшәп, Виктор Гюгоның баррикадаларында дары сөременең исен тоеп яшәдек без. Алар, кулдан-кулга күчеп, белмим, ничә кат укып чыгылды икән?! Тик алга барган саен заманалар үзгәрә, әлеге маҗаралы китап геройлары, хыяллар, уй-теләкләр дә күптән артта калды. 

      Әмма халкымның хезмәттә дә, яу кырында да тиңдәшсез батырлыкларын безнең күңелләргә онытылмаслык итеп иңдерә алган олуг язучыларыбыз һәм телебезне ачкан бөек Тукаебыз әсәрләре күңел түренә олы хәзинә булып урнашты. Халкыбыз алар алдында зур горурлык хисе кичерә, баш ия. Без – бай әдәби мираслы, без – Тукайлы халык!”– дип искә ала. 

Тукай язы!.. 

Җиребезгә ямьле язлар килде, 

Тамчыларда кышның күз яше. 

  Сагындырып килеп, Тукай язы, 

Бар халыкны үзенә ул дәште. 

    Күңелләрнең нечкә кылын тарта, 

   Һәр татарның бүген моңлы сазы. 

Гасырлардан сихри аваз салып, 

Апрель белән килде Тукай язы. 

   Халкым ел да сагынып көтеп ала, 

                                            Бөек улын биргән бу язны. 

Ходай аңа чиксез аһәң салган, 

Тик гомерне биргән, бик азны. 

Кояш нуры белән күңелләрдә, 

                                             Хатирәләр тулы моң ага. 

 Шагыйрь рухы белән яңара ул, 

                                             Һәр йөрәктә, ихлас догада! 

                                             Җиребездә кабат Тукай язы, 

Тамчыларда сагыну, күз яше. 

    Сагындырып килеп, Тукай язы, 

Бар җиһанны үзенә ул дәште! 

      Якташыбыз Минһаҗ Хәмәт улы Кашапов үзенең  80 яшьлек олы юбилее көннәрендә тормыш юлын һәм иҗатын, шигырьләренә язылган җырларны барлый. Аның шигырьләре еш кына газета-журналларда басылып килә, бу юбиляр өчен зур куаныч. Арча үзәк китапханәсендә озак еллар китап укучыларга тырышып хезмәт күрсәткән Мәрьям апа белән Минһаҗ абый тигез гомер итәләр, төрле кичәләрдә һәм бәйрәмнәрдә бергәләп актив катнашалар. Минһаҗ Хәмәт улы анда үзенең яңа шигырьләрен укып, ә Мәрьям апа шигырьләр сөйләп, мөнәҗәтләр әйтеп бу чараларда катнашучыларның күңелләрен күтәрәләр.  

      Без якташыбызны олы юбилее белән котлыйбыз, аңа  ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалары һәм оныкларының, туганнары,  дусларының олы ихтирамын һәи игътибарын тоеп яшәвен телибез. Сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, яңа әсәрләрегез белән якташларыбызны, әдәбият сөючеләрне сөендереп яшәгез.  

                                                 

                                                                           “Казан арты” тарих-этнография музее  

                                                                            директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashybyz-80-yashlek-yubileen-bilgelp-t


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение