Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Ул көннәр бүген дә йөрәктә”
Иске Йортта яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Равил абый Шәяхмәтов 76нчы Җиңү язын сөенеп каршылый.
Исән-имин, сау-сәламәт булуга ни җитә! Быел 95 яшен тутырса да, күңеле белән картаерга ашыкмый ветеран, йөзендә, күзләрендә нур, яшәү дәрте балкый.
8 балалы гади крестьян гаиләсендә үсә ул. Балачагы турында матур истәлекләр саклый. Әмма... 7 сыйныфны тәмамлауга... сугыш башлана. Авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар гына кала. Бригадир итеп куярга йөри башлыйлар әле мыек төртә генә башлаган яшүсмерне. Өстенә нинди йөк салыначагын үзе аңлап та бетерми, ә менә тормыш күрергә өлгергән әтисе, туганнары каршы чыга.
– 40 хатын-кызны басу кырыена чыгарып бастырганнар. Колхоз рәисе дә килгән. Мине дә чакырдылар. Равилне бригадир итеп куйсак, тыңларсызмы, дип сорады рәис. Чигенергә урын калдырмадылар, – диде Равил абый.
Шулай армиягә киткәнче 2 ел ярым бригаданы җитәкли ул. 1943 елның февралендә егетне армиягә алып китәләр. Башта Суслонгерга илтеп ыргыталар. “Бүлеп-бүлеп бушаттылар. Землянкалардагы 2 катлы нарга керттеләр. Аста ылыс ботаклары һәм... простыня. Өстә одеял. Ашау көнгә 2, кайчак 3 тапкыр – суда бер кисәк бәрәңге йөзеп йөри һәм 200 грамм ипи. Солдатлар качыйк, ичмасам сугышта үләрбез, диләр. Берзаман яшел погонлы офицерлар килде. Солдатларны комиссия аша үткәрә башладылар. Тик яраклылары юк. Ачлыктан тәмам бетерешкәннәр, аякларында тора алмыйлар, взводлары белән егылалар. Безне алдылар. Әле 2 ай гына тордык, андый хәлгә җитәргә өлгермәгән идек”.
Ул көннәрне шулай искә ала Равил абый. Аннан Пензага алып китәләр. Ашарга туктаган урыннарында мина шартлап 20 солдатны күккә очыра, юлда поездларын самолет бомбага тота. Җәяүләп 2 тәүлек Украинага кадәр баралар. Аннан җәяүләп Белоруссия чигенә дошманның тагын да явызрагына – бандеровчыларга каршы көрәшергә алып китәләр.
– Башта яшәү өчен урын булдырдык. Чөнки фашист авылларны кырып-себереп, яндырып, кешеләрен үтереп бетереп барган. Исән калганнарның хәле адәм ышанмаслык авыр. Бөтен дөньяларын бет баскан. Ирләр өйдә башларын чыгарырга куркып качып утыра. Тормышны уңайландыру буенча берәр эшкә тотындыңмы, бандеровчылар ата да үтерә. Без дә көн саен үлем белән янәшә йөрдек, – дип искә ала Равил абый. – Алар шулкадәр әзерлекле, өйрәтелгән. Эх тә итми каласың. Артларыннан куасың, юкка чыгалар. Оста яшеренәләр. Бервакыт пар чыккач карасалар, сыер утлыгы астында землянка ясаганнар. Сазлык аша басма сузганнар. Шулай да йөзләгән бандеровчыдан тора-бара берән-сәрән генә калды.
... Равил Шәяхмәтов 7ел хезмәт иткәннән соң 1950 елда авылга кайта. Өйләнә, 3 балалары туа. Үзе тагын 10 ел бригадир, аннан лаеклы ялга чыкканчы баш зоотехник булып эшли. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Төрле җәмәгать эшләрен башкара. Бүген ул улы Радик, килене Фәнзилә белән яши. 5 оныгы, 12 оныкчыгы бар. “Быелга кадәр умарталар карашты, тавык-чебешләр янында йөрде, – диде Фәнзилә. – Үз аягында, күңеле көр. Урыны – өйнең түрендә. Бәхетле карт ул. Балалары әти дип өзелеп тора, кадер-хөрмәттә яши”.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ul-knnr-bgen-d-yrkt