События

Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый 12.05.2021

Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый

Арчада яшәүче Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый. Бу язмам нәкъ менә аның турында.

Үз гомерендә күпме хәсрәт кичерергә туры килә бу ханымга. Ире үлә, улы һәлак була. Икенче улы хәбәрсез югала һәм... 25 елдан соң гына Интернет аша табышып, аның белән очрашу бәхетенә ирешә ана. Егылып аякларын авырттыра, урын өстендә ята, әмма аякка басып йөреп китәргә үзендә көч таба Гайшә апа. “Арча станциясендә яшәүче кызымнарда булды бу хәл. Төнлә тышка чыгарга кирәк бит. Төзелеш бара иде. Идән юк, такталар гына салынган. Шунда аягым таеп китте дә, ике такта арасына кысылып калды. Казылган баз турысына туры килгәнмен. Балалар чыкканчы шактый асылынып торганмын. Мускуллар тартылган, – диде ул.

Әмма сүз бу хакта бармый. Шундый авырлыклар кичереп тә тормыш ямен югалтмаганлыгын әйтеп үтәсем килгән иде. Югыйсә, 85 яшь бит инде аңа! Гомер буе үзенә шөгыль табып, хезмәттән ямь алып яшәве сокландыра аның.

– Элек-электән чигү чиктем. Альяпкычлар, мендәр тышлары, сөлгеләр... Ул вакытта Җәлил бистәсендә яши идем әле. Шунда калдырдым. Хәзер бик алып кайтып үзебезнең музейга тапшырасы килә, – ди Гайшә апа.

Һәрнәрсәне ул зәвык белән, вакыт үтсенгә түгел, булсынга эшли. Аннан кешеләргә бүләккә тарата, музейларга бирә. Янына керсәң, берәүне дә үзе чиккән, бәйләгән яки теккән әйберен бүләк итмичә чыгармый.

Әйе, бәйли дә Гайшә апа. Оекбашлары – гади генә түгел, чын сәнгать әсәре диярсең. Ул һәр эшне күңел җылысын биреп башкара, бәлки, шуңадыр да алар үзенчәлекләре белән аерылып торалар кебек. Паласлар, диванга җәймәләр, урындыкка куярга көрпәләр... Бәйләү энәсе белән дә, ыргак энә белән дә бәйли ул.

Тегә дә Гайшә апа. “Безнең “Яшь йөрәкләр” ансамбленә йөрүчеләр өчен сәхнә костюмына шарфлар тегеп бирде. Әле дә яратып муенга бәйлибез”, – диде Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина.

– Тегү, чигү, бәйләү – минем өчен эш түгел, үзенчә бер рәхәтлек. Миңа алар яшәргә көч, дәрт бирә. Көне буе берүзең нишләп кенә бетәргә кирәк. Эшләп әле берәүнең дә үлгәне юк. Ә мин үземнең иҗат җимешләрем белән кешеләрне сөендерәм, – ди Гайшә апа.

Гомумән, тынгы белмәс кеше ул. Заманында биеп йөргән, спектакльләрдә уйнаган, бер чараны калдырмаган. Шигырьләр сөйләргә бик ярата. Бәйгеләрдә дә катнаша. Күп уйлап тормый, култык таягына таяна да чыга да китә.

– Өйдә таяксыз йөрим. Баш әйләнгәләп китә китүен. Тик аңа игътибар итсәң, гомер буе ятып кына торырга кирәк, – ди. – Ә мин әле бөтен эшне башкарам.

Аның өендәге тәртипкә исем китте. Шкаф тартмасын ачып җибәргән иде, ах иттем – бөтен әйбер тип-тигез итеп өелеп куелган. Урын-җирләре – кетердәгән ак. Өстәлдә нинди генә сый юк. Дөрес, кызы да хәлен белеп тора, оныклары да еш килә. Әмма һәрберсенең үз тормышы. Аннан Гайшә апа бар нәрсәне үзенчә эшләргә күнеккән. Аның өчен бу чисталык, тәртип гадәти күренеш.     

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gaysh-apa-yakupova-kebek-kchle-rukhly-keshelr-sirk-ochryy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение