События

Роза апа Шәйхетдинова шигырьләре 13.05.2021

Роза апа Шәйхетдинова шигырьләре

СЫЕРЧЫКЛЫ АВЫЛ

Сандугачлар талны сагыналар,

Мин, авылым, сине сагынам.

Сине яратуым, мәхәббәтем

Килә бит ул бала чагымнан.

Яр буенда чабып йөри идек,

Су эчмәгән чишмә калмады.

Колакларда--чишмә челтерәве,

Күз алдында-- яшел ярлары.

Яңа шыткан яшел үлән белән

Яшел уҗым калган күңелдә.

Яшь үләннәр исен, уҗым исен

Иснәп кайтам менә бүген дә.

Сыерчыклы авыл идең бит син,

Оя булыр иде йорт саен.

Элеп куйгач яңа ояларны,

Әй, шатлана иде ак каен.

Парлап оча иде бу кошчыклар,

Ояны да бергә сайлыйлар.

Урыны әйбәт булса, ошатсалар,

Түбәсенә кунып сайрыйлар.

Бәйрәм кебек була иде бездә,

Сыерчыклар килгән ул көннәр.

Әтиләре кайтып кергән кебек,

Сөенә иде сабый- ятимнәр.

Сыерчыклар хәзер дә кайтамы,

Оя куялармы хәзер дә?

Еракларда калган балачагым

Сыерчыклар белән хәтердә.


АВЫЛЫМ ТУРГАЕ

Авылыбызга якын гына

Гөл- чәчәкле тугайлар.

Монда күңелгә ял биреп,

Моңын чәчә тургайлар.

Баш очымда сайрый тургай,

Авылымның тургае.

Бу минутта, бу мизгелдә

Миннән бәхетле бармы?

Авылым тургае бит ул,

Мин дә үз авылымда.

Туган җир җылысын тою

Бәхете кайный җанымда.

Авылым тургае сайрый,

Ничек шатлана күңел,

Бик бәхетле мизгел бит бу,

Моны онытырлык түгел.


РОЗА ШӘЙХЕТДИНОВА

Чөмә-Елга—Арча.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/roza-apa-shykhetdinova-shigyrlre


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение