|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.05.2021
Кәчедә үткән татарча көрәш сабантуйны хәтерләтте
Яңа гына Кәче мәктәбендә татарча көрәш ярышы булды.
Искә төшереп үтәбез, 12 команда арасында 1 урында - Кәче, 2 урында - 6нчы мәктәп, 3 урында - Иске Чүриле мәктәбе командалары.
1нче һәм 3нче урыннарны алган Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре командалары тренеры Рәис Галиев үз фикерләре белән уртаклашты.
- Бик матур, бик кискен ярыш булды. Сабантуйга охшатып карадылар, чөнки ярыш урамда үткәрелде, - диде тренер.
Һәм үз командасының нәтиҗәләрен дә әйтте.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kched-tkn-tatarcha-krsh-sabantuyny-khterltte
