События

Басуларда тузан болыты, барыбыз да яңгыр көтәбез 20.05.2021

Басуларда тузан болыты, барыбыз да яңгыр көтәбез

Начарга юрыйсы килми, әмма май аенда 30 градустан арткан эсселәр шиккә төшерә: 2010 елгы корылык кабатланмасмы?

Кайберәүләр моның инде шуңа тартым билгеләрен дә әйтә: яз тулган бер буаның суы кинәт юкка чыккан, офыкта рәшәләр уйный, һава ничектер  томанланып тора. Моннан унбер ел элек тә шундыйрак хәл күзәтелгән...

– Май аенда мондый эсселек 135 ел элек булган, – ди Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров. – 2010 елның маенда мондый эсселек булмады, температура салкынча иде, корылык алып килгән эсселек соңрак башланды. Мондый эсселек тагын дүрт көн тора әле. Бик әшәке эсселек бу, өстәвенә җилли дә. Дүрт көннән эсселек кими, температура нормальләшә. Өч көн яңгыр булырга мөмкин, шуның берсе көчле, давыллары белән булуы ихтимал. 31 майдан 16 июньгә кадәр тагын эсселек көтелә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Раил Шакирҗанов бар да Аллаһы Тәгалә ихтыярында, ди. Әмма һәркем үзеннән торганны эшләргә тиеш. Дымны сак-лау технологияләрен куллану быел бик кирәк булачак. Чәчкәннән соң басуны каток-ларга. Бу беренчедән, дым очуны киметсә, икенчедән, астагы дым бу очракта тамыр системасына күтәрелә. Тамырдан, кыяктан тукландыруның да файдасы зур.

Ун көндә язгы чәчүне төгәлләгән “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов белән дә сөйләшеп алдык. Ул да яңгырлар юк, дип борчыла, орлыкларның җир куенына яхшы срокларда кереп ятуына куана: “Биш агрегат чәчте, икесе – чәчү комплекслары. Миннур Сафин, Мансур Хуҗиәхмәтов, Илнур Галимуллин, Надир Сафиуллин, Рафис Гафуров бик көйле эшләделәр, һәркайсына рәхмәт! Кукурузны да чәчеп куйдык. Чәчүлекләрне бер кат тукландырып чыктык. Яшь белгеч, баш агроном  Рәсим Хәбибуллин да эшләрне алдан планлаштырып, тоткарлыкларсыз оештыра”.

“Казанка” ширкәте дә язгы чәчүне бик оешкан төстә үткәрде, бар да тырыша, булдырам, дип йөри.

Узган якшәмбедә район башлыгы Илшат Нуриев “Кишет” ширкәтеннән Илнур Шакировка, “Ашыт” ширкәтеннән Илгиз Галәветдиновка, “Ташкичү” ширкәтеннән Айрат Шаһидуллинга, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Азат Кәрамовка, “Аю” ширкәтеннән Вәгыйз Каюмовка, “Заря” ширкәтеннән Марат Корбангалиевка, “Тукай” ширкәтеннән Фидаил Сабировка язгы кыр эшләрендә тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Тәлгать Җәләлетдинов “Ашытбаш” ширкәте механизаторы Илдар Гыйззәтуллинга, “Ватан” ширкәтеннән Рифат Әсәдуллинга, “Северный” ширкәтеннән Раушан Габдрахмановка партиянең җирле бүлеге секретаре Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов “Кишет”, “Ашыт”, “Кызыл Яр” ширкәтләре механизаторлары Илдус Фәйзрахмановка, Илнур Исмәгыйлевка, Раил Галимҗановка республиканың хәрби комиссары, генерал-лейтенант Сергей Погодинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

18 майга район буенча 54 мең гектарда (74 процент) чәчелде.

“ Ак барс” агрокомплексы”, “Кызыл Яр”, “Яңарыш” ширкәтләре дә  сабан культуралары чәчүне төгәлләп киләләр.

Быелгы язның тагын бер үзенчәлеге бар. Кенәр зонасы хуҗалыклары башка елларны да кыр эшләренә соңрак керешәләр иде. Быел бу аерма тагын да зуррак булып чыкты. Туфракның өске катламы кибеп тузан очып тора, ә аскы өлеше чи, кайбер басуларны кабат-кабат эшкәртергә туры килә. Матур гына кышлап чыккан уҗымнар сирәкләнә бара, дип уфтана  җитәкчеләр һәм белгечләр. Арыш көпшәләнә башлаган, бу да уңышка тискәре йогынты ясаячак.

Соңгы көннәрдә “Венета”, “Игенче”, “Яңарыш”, “Аю”, “Кызыл Яр” ширкәтләре басуларында булдык, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Сабан культуралары тишелеп чыккач та борчалар һөҗүм итә, бигрәк тә арпага. “Яңарыш” ширкәтендә орлыкларны агулап чәчкәннәр, аларда корткычлар юк. Ә менә агуламый чәчкән басуларда кичекмәстән эшкәртергә кирәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/basularda-tuzan-bolyty-barybyz-da-yagyr-ktbez


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение