События

Аның иҗаты – тормыш мәктәбе! 21.05.2021

Аның иҗаты – тормыш мәктәбе!

20 май көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән искә алу кичәсе булды.

Язучының тормыш иптәше Дамира апа һәм кызы Светлана алдан ук килеп музейда урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар. Дамира апа Радик абый Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле һәрбер экспонатны кулына алып карап күңелендәге истәлекләрен яңартты. “Мине, Арчада медсестралар курсын бетергәч, Радикның туган авылы Дусымга эшкә җибәрделәр. Без шунда танышып гаилә кордык, аннан соң Магнитагорскийда яшәдек, 1965 елда Арчага кайтып урнаштык. Мин озак еллар балалар бакчасында мөдир булып, ә Радик район газетасында тырышып эшләдек. Ул миңа да, кызларыбыз Венера, Светлана, Лирага да бик игътибарлы булды, яратты. Без дә аңа эшендә дә, иҗат белән шөгыльләнергә дә мөмкин булганча ярдәм иттек. Күргәзмәгә куелган китапларына кертелгән, газета-журналларда басылган һәрбер хикәясе, юморескалары миңа бик якын, алар белән беренче булып мин танышып бара идем. “Яшьлек юллары”, “Тимер чәчәк”, “Бәхет”, “Дусларым”, “Юлда” китаплары басылып чыккач Радикның шатлануы, туганнарга һәм дусларына бүләк итүе әле дә күз алдымнан китми. Аннан соң да һәрбер чыккан китабы аның өчен зур куаныч булды. Мин “Ике әни” әсәрен укып әле дә аның яшьлеген, сугыш елларында күргән авырлыкларын искә төшереп Радикның түземлегенә, кеше буларак нык, чиста күңелле, ярдәмчел булып калуына сокланам. Менә бүген күп еллар дәвамында Радикның башкарган хезмәтләрен бергә туплап күргәзмә оештырганыгыз өчен музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм,”– ди Дамира апа күргәзмә янында.

Искә алу кичәсе музей хезмәткәре Алисә Галимҗанова башкаруында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры белән башланды. Аннан соң Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музей-филиалы җитәкчесе Халидә Габидуллина моннан 20 ел элек шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов тарафыннан язылган шигырен сөйләде. Ул аны якташы, якын дусты Радик Фәизовның 70 яшьлек юбилеена багышлап язган булган. Кичәдә Вәзыйх Рәхимовның тормыш иптәше Саҗидә апаның катнашуы безнең өчен зур куаныч булды.

Арча педагогия көллиятендә урнашкан “Әлифба” музей филиалы җитәкчесе Дамир Таҗиев, Радик абыйның үз куллары белән язган автобиографиясе белән таныштырды.

Радик Фәизов сугыш чоры баласы. Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышы бик күп балаларның балачагын урлый, аларны вакытсыз олыгаерга мәҗбүр итә. Радик Фәизовның “Ике әни” автобиографик повестенда сугыш еллары турында күп мәгълүматлар бирелгән. Музей хезмәткәрләре Гөлүсә Хаҗиева шушы әсәрнең “Үз әниебез” хикәясеннән, Ирина Синичкина әтисенең сугышка китү вакыйгасын сүрәтләгән өзекләр белән таныштырдылар. Кичәгә килгән, шул чор авырлыкларын күргән күренекле шәхесләребез, сугыш чоры балалары, бу чыгышларны күз яшьләре белән тыңладылар.

Авылдашы, сыйныфташы, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сабиров Наил Закир улы Радик абыйны бик якыннан белгән. “Без ун ел бергә укыдык, яхшы укучылар буларак безне укытучы итеп калдырдылар. Аннан соң икебез дә югары белем алдык, гомер буе үзебез дә, гаиләләребез дә дус, тату булып яшәдек. Радик чын тормыш кешеләре турында мәкаләләр язды, берсеннән-берсе кызыклы хикәяләре белән танылып Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул олпат язучылар белән аралашты. Мәктәптә укыганда ук аның язучы булачагын укытучылар әйтә килделәр, Радик башта шигырьләр язды, аннан проза әсәрләре белән мавыкты. Аны авылдашларыбыз да бик хөрмәт иттеләр. Туган авылым Дусымның мәдәният йортында Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей ачтык һәм ул уңышлы эшләп килә”,– дип сөйләде сыйныфташы турында хатирәләрен яңартып.

Дусым авылы мәдәният йорты директоры, “Радик Фәизов” музее җитәкчесе Гөлшат Раупова авылдашлары Радик Фәизовны олылап килгән һәм ул музейда төрле юнәлешләрдә уңышлы эш алып барулары турында сөйләде.

Радик Фәизов 1965 елдан 1992 елга кадәр районыбызның “Коммунизмга”, ә аннан соң “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшли. Очрашуда аның белән бергә эшләгән, озак еллар газетаның редакторы булган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгат Гомәров, бүгенге көндә газетаның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм редакциянең хатлар бүлегендә эшләгән Сәетҗан Хәкимҗанов катнаштылар. Алар Радик Фәизовның үзенә һәм хезмәттәшләренә бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел булуын искә алып төрле кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.    

Радик абый Фәизов әдәби китаплар күп укыган, газета яңалыклары белән танышып барган, үзәк китапханәнең даими укучысы булган. Арча үзәк китапханәләр системасы директоры Эльвира Вафина шул хакта сөйләде, үзенең дә Радик абыйның иҗаты белән кызыксынып баруын белдерде. Китапханә хезмәткәрләре “Галәм кызы” фантастик хикәясен сәхнәләштереп, ә Рилә Габдрахманова “Туган авылым” җырын башкарып Радик Фәизовка карата булган олы ихтирамнарын һәм хөрмәтләрен белдерделәр.

Радик Хәбибрахман улы озак еллар укучылар һәм яшьләр белән “Тукай якташлары” әдәби түгәрәге алып барган. Бик күпләр аның ярдәмендә язучы буларак танылганнар. Язучы, галимә, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Гүзәл Әдһәм шуларның берсе буларак кичәдә катнашты. Ул Радик абыйны мәктәп елларыннан ук белүен, беренче мәкаләләренең район газетасында басылып чыгуына аның зур ярдәме булуын әйтеп үтте. Язучының “Тимер чәчәк” әсәре белән танышканнан соң, бигрәк тә телевидение аша бу әсәрне сәхнәләштереп күрсәткәннән соң остазының иҗаты белән кызыксынуы турында сөйләде.”Мин бу кичәгә бик теләр кайттым. Арча педагогия көллиятендә укыганда Радик абый белән еш очрашырга туры килде. Ул миңа, сеңлем, яз, синдә өмет бар, дия иде. Радик абыйның тормыш иптәше Дамира апаны күрү дә насыйп булды”,– диде ул горурланып. Гүзәл Әдһәмнең улы Айзат Шакиров бәйрәмдә катнашучыларга татар халкының онытылмас җырларын бүләк итте.

Арчада яшәп озак еллар дәвамында Радик Фәизовны якыннан белгән, үзе дә сугыш чоры авырлыкларын күреп үскән хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев:” Радик Хәбибрахман улы мин белгән шәхесләр арасында иң уңай сыйфатларга ия булган, чын мәгънәсендә дустым дип атый торган кеше иде. Аның белән без төрле темаларга әңгәмә кора идек, үзенең тирән белемле булуы, кешеләрне тыңлый белүе белән аерылып тора иде. Ул шахмат уйнарга яратты, китапханә хезмәткәрләре күрсәткән өзекне карагач, аның белән озаклап шахмат уйнаган мизгелләр искә төште. Аның әсәрләрен мин әле дә кабат-кабат укыйм. Минем уйлавымча, киләчәк буыннар да аның әсәрләре аша тарихи чынбарлыкны өйрәнерләр”,– дип якын дустын искә алды.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова укытучы булып эшләгәндә Радик Фәизов әсәрләрен укучыларга өйрәтүе, язучының үзе катнашында ачык дәресләр, тәрбия чаралары үткәрүе турында истәлекләрен яңартты. Радик абый башлаган эшнең дәвамлы булуы, яшьләрнең иҗатка тартылуларын әйтеп үтте.

Радик Хәбибрахман улының кызы Светлана килгән кунакларның чыгышларын тыңлаганнан соң аларга һәм музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде. “Әнием Дамира да, минем кыз туганнарым Венера белән Лира да әтиебез белән горурланып яшибез. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт итте, гаиләбезне олылап, барыбызга да терәк булып яшәде. Бүгенге көндә әнием белән бергә яшибез, аның турында сөйләшмәгән көнебез юктыр. Музейга килгән саен аның белән очрашкан кебек булам, киңәшеп тә алам”, – дип күңелен бушатты һәм “Ике әни” повестеннән өзек укып кичәдә катнашучыларны да уйланырга мәҗбүр итте.   

Кичәне йомгаклап “Казан арты” тарих-этнография музее директоры Гөлназ Камалова: “Язучы, күренекле журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге иясе Радик Фәизовны искә алу кичәсен без “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип атадык. Дөрестән дә Радик Фәизовның үзенең тормыш юлы да катлаулы һәм төрле вакыйгаларга бай. Аның язган әсәрләре дә тирә-ягыбызда булган тырыш хезмәт кешеләре турында язылган. Ул аларны тормыштагы куанычлы да, кызганыч та булып кешеләр хәтерендә сакланып калган мизгелләрне, киләчәк буыннарга әйтеп калдыру максатында язган. Радик Фәизовның язганнарын укып һәркем үзе җавап таба алмаган сорауларга аңлатма таба ала. Чөнки аның язмалары уйланырга да, хыялланырга да, кирәгенчә тәрбияләнергә дә мөмкинлек бирә. Бүгенге кичәдә катнашкан Арча педагогия көллияте студентлары киләчәктә Радик абыйның иҗатын балаларга өйрәтү өчен бик күп мәгълүматлар алганнардыр. Без, музей хезмәткәрләре, Радик Фәизовның иҗатын өйрәнүне , аның турында истәлекләр туплауны дәвам итәрбез”,– диде һәм кичәдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сакланучы “Истәлек язмалары” китабында: “Арчада әдәбият һәм сәнгать музее ачылу – бу бит гаять зур, кирәкле эш. Үзебезнең төбәктән чыккан язучылар һәм сәнгать эшлеклеләрен мәңгеләштерә бит ул. Безне гасырларга, оныкларга алып бара. Бу дөньяда безнең эзне калдыра”,– дип язган Радик Фәизов.

Казан арты” тарих-этногрыия музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/any-iaty-tormysh-mktbe

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение