События

Тигезнең канаты сигез... 22.05.2021

Тигезнең канаты сигез...

​​​​​​​Арчадан Разыя һәм Илдус Җәләевлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Яран гөле тыныч урында гына чәчәк ата, дигәнне ишеткәнегез бар идеме? Ишеткәнем булмаса да, инандым. Җәләевларның тәрәзә саен яран гөл үсә һәм барысы да чәчәккә күмелгән. Өйләрендә дә беренче кергән кешенең дә күзенә ташланырлык тынычлык хөкем сөрә.

Разыя апа да, Илдус абый да бер авылдан, Югары Атыда туып үскәннәр. Берсе 1940, икенчесе 1941 елгы. “Мин Илдуслар йорты яныннан үтеп эшкә йөрдем”, – ди Разыя апа. – Әнисе капка төбенә чыгып артымнан карап кала иде”.

Биш балалы гаиләдә үсә кыз. Ире вафат булгач, тормышны да алып барырга, балаларны да үстерергә туры килә анага. Разыя бик яшьтән эшли башлый. Башта туганнарының балаларын караса, аннан авылдагы милли аяк киемнәре артеленә урнаша. Илдус 7 сыйныфтан соң ук колхозда тир түгә. Армиядә хезмәт итә. Аннан Краснодарга шахтага эшкә җибәрәләр егетне. “Бер тонна күмер өчен 70 тиен түлиләр. Сменага 15әр тоннага җыела иде. Забойда да эшлисе, төйисе дә. Көрәк белән”, – ди  Илдус абый андагы эше турында сөйләп .

Аннан кайткач егет авылның чибәр кызларыннан берсе Разыяга өйләнә. Кайнанасы җылы каршы ала киленне, иренең бертуганнары “туган апа” дип йөртә башлый. Бераздан яшь гаилә бәхет эзләп Пермь өлкәсенең Кизил шәһәренә чыгып китә. Гаилә башлыгы тагын шахтага урнаша. Бер-бер артлы өч балалары – Илгиз, Дамир, Гөлфинә туа. Ә бервакыт әти булган кеше ныклы карарга килә: “Иң яхшысы туган якта, якыннар белән бергә”. Хатынының да күптәнге хыялы була ул, дәшми генә йөри. 1976 елда гаилә йорт сатып алып Арчага күчеп кайта. Ул чакта олы уллары 3нче сыйныфка күчкән, кечкенәләренә нибары 2 яшь.

 Илдус Җәләев сельхозтехникага эшкә урнаша. Башта слесарь була, аннан тракторга утыра. “Балаларны урнаштырырга кирәк бит. Ә анда балалар бакчасына урын бирәләр. Бер ялсыз эшли идем. Балалар Разыя карамагында булды”, – диде ул.

Балалар карады, дигәч тә, тик кенә өйдә утырмый Разыя ханым. Башта милли аяк киемнәре фабрикасында эшли. Ул ябылгач балалары белем алган Арчаның беренче мәктәбенә техник хезмәткәр булып урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы 19 ел шунда хезмәт куя.

 Бу гаиләнең барлык хатын-кызлары беренче мәктәп белән бәйле. Кызлары Гөлфинә математика, киленнәре Әнисә татар теле һәм әдәбияты, икенче киленнәре Раушания рус теле һәм әдәбияты укытучылары. Уллары Илгиз эретеп  ябыштыручы, икенче уллары Дамир энергетик, кияүләре Зөлфәт халык судында эшли. Өч балалары да Арчада. Төп йортта Дамир белән Раушания. 28 ел килен белән тату гомер кичерәләр Җәләевлар.

– Тормышны икең бергә тартып барсаң гына тигез, матур гомер итәргә була, – диде Илдус абый. – Үзең төзегән бәхетне берничек тә ташлап китә алмыйсың инде.

– Тигезнең канаты сигез, диләр. Тигезлек ул үзе зур бәхет, – дип өстәде Разыя апа.

Энҗе туйларын алар балалары, оныклары белән бергә каршы алдылар.  Бәхетле парны 55 еллык юбилейлары белән котларга шәһәр хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина, район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе  Радик Прахов та килгән иде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tigezne-kanaty-sigez


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение