События

Дуслык күпере салдылар 23.05.2021

Дуслык күпере салдылар

19 май көнне Арчаның 10нчы балалар бакчасы зур кунаклар кабул итте. Бакча белән танышырга " Салават күпере" һәм " Сабантуй" журналы хезмәткәрләре- Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы,Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы кайттылар. Очрашу Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе һәм Арча үзәк китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Балалар һәм тәрбиячеләр, кунакларны каршы алып,музей эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунакларга җырлап,биеп,шигырь сөйләп,үз чыгышларын күрсәттеләр. "Салават күпере" журналы балалар өчен кызыклы проектлар,бәйгеләр оештырып тора. Бу проектларны тәрбиячеләр бик теләп эшләрендә кулланалар,балалар да кызыксынып,туган тел үзләштерәләр. Журнал хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре,кызыклы проектлар,яңа бәйгеләр турында сөйләделәр. Чыннан да бу журналлар һәр татар гаиләсендә булырга тиеш. Алар- балачак юлдашлары. Бүген бакча һәм " Салават күпере"," Сабантуй" журналлары арасында салынган дуслык күпере киләчәктә тагы да ныгыр дип ышанабыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/duslyk-kpere-saldylarz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение