События

Якташлары күренекле шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар 28.05.2021

Якташлары күренекле шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар

Татар әдәбияты классигы атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында Арча районы Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа.

1883 елның 16 февралендә әтисе Казанга күчеп китә һәм тирече булып эшли башлый. Кечкенә Галиәсгар сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшенә җиткәч Галиәсгар шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары аны Казанга алып китәләр.

Якташлары күренекле шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар. Сикертән мәктәбе аның исемен йөртә. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов инициативасы һәм ширкәт көче белән туган нигезендә бик матур музей бинасы төзелде. Музей экспонатларга бай, аларны туплау дәвам итә. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры җитәкчелеге шул чордагы артистларның киемнәрен бүләк иткән.

Бар да әзер булгач музейны зурлап ачарга җыеналар.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashlary-krenekle-shkhes-istlegen-kaderlp-saklyylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение