События

Без аны еш искә алабыз 29.05.2021

Без аны еш искә алабыз

Хезмәттәшебез, язучы Радик Фәизовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

Радик абый Фәизов белән мәктәптә укыган елларда ук таныш идек. Мин район газетасына мәкаләләр язгалыйм, газетада үз язмаңны күргәч канатлар үскәндәй була иде. Ара-тирә хат та килеп төшә, хатлар бүлеге мөдире Радик Фәизов язган була аларны, рәхмәт әйтеп киңәшләрен биргән, шундый темага язып кара әле, дигән.

Ул заманда ел саен хәбәрчеләрне җыеп слет үткәрәләр иде. Анда инде җылы сүзләр әйтеп, бүләкләр биреп тагын да канатландырып кайтаралар. Радик абый белән дә шунда очраштык, соңрак шактый еллар бергә эшләргә дә туры килде.

Мин бераз эшләгәч Радик абыйны җаваплы секретарь итеп күчерделәр. Әлеге вазыйфаның исеме сәеррәк яңгыраса да (җавапсыз секретарь да буламы икән), җаваплылыгы гаять зур аның. Чөнки газетада урын алачак һәр язма шушы кеше аша уза. Хатлар бүлеге мөдире хәбәрчеләр язмаларын тиешле “кондициягә” китереп утырса, җаваплы секретарьга үз хезмәттәшләренең иҗат җимешләре белән эш итәргә туры килә. Кем генә үзе язганнарны төзәтеп утырганнарын яратыр икән? Бик авыр кабул ителә торган нәрсә бу. Ул елларда редакциядә райкомнан килгән кешеләр дә эшли иде. Итекчене ипи пешерергә куйган кебегрәк инде. Кайчандыр ул үзен Алланың кашка тәкәсе кебек хис иткән, син менә шул бәндәнең “шедеврын” төзәтергә тиешсең.

Шундыйларның берсе бер мәкаләсендә бер өтер дә куймаган. Радик абый низаглы кеше түгел, әмма монда дәшми калып та булмый.

– Монда ундүрт өтер төшеп калган, – ди ул, җаен туры китереп.

Ә тегенең үз сиксәне сиксән: “Ул өтерләрне куйсаң ни була да, куймасаң ни була?” – дип сөйләшүгә нокта куя. Дөресрәге, ноктаны Радик абый куя, чөнки монда сүз озайтып торудан мәгънә юк.

Беркөн Радик абый коридор буйлап бер бит кәгазь селкеп йөри.

– Нәрсә бу? Нәрсә инде бу? – ди ул тавышын күтәрергә тырышып.

– Радик абый, нәрсә булган, – дибез.

– Сүзләрне татарча язарга, дип күпме сөйләшәбез. Ә менә моны карагыз инде сез?

Икенче көнне үк Радик абый тагын коридор буйлап кәгазь селкеп йөри.

– Нәрсә бу? Нәрсә инде бу? – ди ул.

– Радик абый, тагын нәрсә булган? – дибез.

– Менә карагыз, татарчада мондый сүзләр бармы?

Теге бичара алдагы көнге тәнкыйтьтән нәтиҗә ясаган, тырыша-тырыша Ганиев Газизҗанны Гәниев Гәзизҗән дип “тәрҗемә” иткән.

Радик Фәизов респуб-ликаның Язучылар берлеге әгъзасы, күп китаплар авторы, хикәяләр остасы.

Бервакыт Радик абыйны райкомга чакыралар. “Иптәш Фәизов, син бу статьяңны кемне күздә тотып яздың?” – ди  секретарь.

– Иптәш Фәлән Фәләнеч, бу статья түгел, ә хикәя! – ди Радик абый.

Шуннан хәйран гына сөйләшеп утыралар. Инде чыгарга барып ишекне ачам дигәндә секретарь тагын: “Шулай да, ул статьяңны кемне күздә тотып язуыңны әйт инде!” – ди. “Фәлән Фәләнеч, ул статья түгел, хикәя!” – дип ишекне яба Радик абый.

Моның хикмәтен соңрак белдек. Бер колхоз рәисе хикәя героен үзенә охшатып “беренчегә” зарланган.

Бервакытны Радик абый, шундый бәй-ләнчекләрдән туепмы, моннан соң этләр, песиләр турында гына язам, дип шаярткан иде. Алар турында да язды ул. Бик хирыс балыкчы иде, ялдан килгәч су буенда күргәннәрен хисләнеп сөйләр иде. “Утырам шулай калкавычка  карап. Берзаман миңа таба бер бүрек йөзеп килә! Берәрсенең башыннан төшеп калгандыр инде, дип уйлыйм. Якынрак килгәч карыйм: ондатра икән. “Бүрек” мине күреп суга чумды”. Әнә шулай мавыктыргыч, кызык-лы итеп яза иде ул. Аның фантастик хикәяләрен дә аерыла алмый укыйсың. Радик абыйның киләчәкне чамалый алу сәләте булган икән.

Ул елларда редакциядә ир-егетләр шактый иде. Кайвакыт җыелышып теге-яки бу вакыйганы тикшерәбез, бәхәсләшеп тә алабыз.

– Мин авылларда яшәүчеләрне шәһәрләргә күчерергә кирәк, дип исәплим, – ди Радик абый бервакыт. – Шәһәрдә бар да бар бит, ни өчен авыл кешесе тормыш уңайлыкларыннан мәхрүм яшәргә тиеш! Мәсәлән, ул шул ук фермага барып-кайтып эшли ала. Баласы яхшы бакчага йөри, мәктәптә яхшы белем ала...

Безнең, авыл бала-ларының, авылларны һич тә бетерәсе килми: “Әкият сөйлисең, Радик абый!” – дибез. Әле авылларның, колхозларның нык, кешеләре күп вакыты. Радик абый үз фикерләрен нигезләп газеталарда да язып чыкты. Югарыдагылар, әллә шуларны укыпмы, әлеге фикерләрне тиз арада тормышка да ашыра башладылар. Колхозлар таркалды, авыллар картайды, яшьләр шәһәргә китеп бара.

Без Радик абыйны еш искә алабыз. Аның “эшләмиләр!” – дигән яраткан сүзе бар иде. Моның хикмәте бар. Һәр номерны планлаштырабыз да, һәркем үзенә тиешлесен әзерләргә керешә. Ә җаваплы секретарь бөтен газета өчен җаваплы, газетаны вакытында басмага бирергә кирәк. Радик абый кабинетларга кереп тормый, коридор буйлап: “Эшләмиләр!” – дип уза. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен һәрберебез яхшы аңлый һәм язмасын тапшырырга ашыга.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bez-any-esh-isk-alabyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение