События

Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды 11.12.2015

Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды

Караңгылык таралу белән сәхнәдә каберлек, аның өстендә таш пәйда була. Нәрсә икәнен аңларга да өлгермисең, театральләштерелгән күренеш башлана. Шунда гына эшнең нәрсәдә булуын аңлап аласың, үзеңнең тамаша залында утыруына сөенеп куясың. Тик озакка түгел, чөнки анда күрсәтелгән ана белән бала язмышы йөрәкне куырып ала, күңел түренә ачы төер булып барып урнаша.

Иске Ашыт авылында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара әнә шулай үзәк өзгеч мизгелләр белән башланып китә. Улы (рольдә Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи), килене эчкечелеккә сабышып, аннан бөтенләй үзен ташлап читкә чыгып киткәч, кайгыдан ана акылдан яза, улының фотосурәтен тотып, кеше саен күрсәтеп йөри, улым кайтты, дип мактана, язгы ташуда эчке күлмәктән елгага ташланмакчы була, ахыр чиктә өенә, үзенә ут төртеп, янып үлә. Ә әнисен язмыш кочагына аткан баласы бәхетле була алмый, хатынын күмгәннән соң, сукбайлыкта йөрүдән туеп туган йортына кайтырга була. 20 ел үткәч…

Тик аны әнисенең салкын кабере генә каршы ала. Ни булганын ул күршеләрдән (мәдәният йорты директоры Гөлсинә Халикова, Галимулла Шәрәфиев)  ишетә, авылда аны башка берәү дә кабул итми, нәфрәт белән карый. Олыгаеп, чәчләренә чал төшкән ир-ат әнисе каберен кочаклап үрсәләнә-үрсәләнә елый. Ул язып калдырган хатны укыганда янына әнисе килеп баскандай була. Тик…

– Моның белән чараның оештыручысы, режиссеры Фердинанд Фәтхи аналарның исән вакытта кадерләрен белегез, соң булмасын, дигән фикерне җиткерә, – ди Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова. – Шундый көчле, авыр, инде барысын да әйтеп биргән әйбердән соң  ничек концертка кереп китәрләр икән, дип аптырап калдым. Ике бала күтәргән ана чыгып, бишек җырын җырлый башлау белән, бар да үзгәрде дә куйды. Бу күренеш белән режиссер яшәеш дәвам итүен күрсәтте.

Әниләр көне уңаеннан оештырылган концертта 50 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге 20дән артык өлкән кеше катнаша. Монысы тагын бер яңалык.

– Әйдәгез әле, яшьләр генә түгел, без дә концерт куйыйк, – дип һәрберсенә шалтыратып чыктым. Берсе дә каршы килмәде. Ә араларында бер тапкыр да сәхнәгә чыкмаганнары да бар бит, – ди Фердинанд Фәтхи. – Моның белән мин  авылның әле бетмәвен, сәхнәгә чыгардай өлкән кешеләр барлыгын күрсәтергә теләдем. Тамаша әзерләүдә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтте. Тамашачы һәр чыгышны бик җылы каршы алды, соңыннан басып алкышлады.

Ә ничек алкышламыйсың, сәхнәдә авылның ихтирамга лаек өлкәннәре бит! 62 яшьлек Галимулла Шәрәфиев Фәрит Әхмәтов белән бергә гармунда да уйнады, күңелле сәхнәдә дә катнашты, үзе    язган җырларын да башкарды, Гөлсинә Халикова, Зөлфия Фәтхуллина һәм Илшат Заһидуллин белән бергә биеде дә. 48 яшьлек Гөлзада Вахитованың үз шигырьләрен укуы, 53 яшьлек Раилә Зыятдинованың, 68 яшьлек Кафия Борһанованың, 55 яшьлек Диләрә Ганиеваның, Язилә Мөхәммәдиева белән Миләүшә Фәтхуллинаның, 65 яшьлек Камилә Шәймәрданованың (Ф.Фәтхи белән бергә дә җырлады),  87 яшьлек Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра Фәттерахманованың  “Чаткылар” спектакленнән өзектә уйнавы, 78 яшьлек Әлфия Мәхмүтованың, Гадения Фәйзрахманова белән Мәннаф Йосыповның чыгыш- лары искиткеч булды. 8 кешелек мари халыклары биюе  үзе генә дә ни тора иде. Фердинанд Фәтхи үзе дә игътибар үзәгендә булды. Оештырудан тыш Зөлфия Фәтхуллина һәм Илшат Заһидуллин белән бергә үзбәк халыклары биюен дә башкарды, китапханәче Гөлнара Мәгъсүмова белән бергә алып та барды. Ә җыр- ламыйча кала алмый инде, анысы көн кебек ачык.

Камилә Шәймәрданова белән Гөлзада Вахитованың кул эшләре һәм китап күргәзмәләре бәйрәмне тагын да тулыландырды.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение