События

Айван сабантуенда 12.06.2021

Айван сабантуенда

Туган авыл сабантуена ни җитә!

Иртән көне куркытты: яңгыр явар дип. Әмма яумады! Көне бик рәхәт кенә булды. Айван сабантуен авылдашлар Альмира Гатауллина һәм Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Сабантуеның нинди булуы ул алып баручылардан тора. Ә безнең сабантуе күңелле үтә. Рәхмәт сабантуйны алып баручыларга.

Рәхмәт сабантуен яшәтүче авылдашларга, оештыручыларга. Дөрес әйтә Альмира ханым: "Авылда сабантуе бетсә, тел бетә, авыл бетә" , - дип.

Сабантуе ул авыл халкын күрештерүче бәйрәм. Сыйныфташлар, чордашлар очраша... Күрешәләр, кочаклашалар... Кемнәр исән, кемнәр юк икән...

Сыйныфташлар (1955 елгылар) Алсу Вәлиева, Гөлфия Саттарова, Фәргать Хәйретдинов, Рәфкать Җәләев, Фәрит Миңнуллин - бар да биредә. 1952 елгылар Надима апа белән Минҗифар апа да бик җылы итеп күрештеләр.

Сабантуй уеннар белән күңелле барды. Үзешчәннәр җырлап торды. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ayvan-sabantuenda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение