События

Сагынып сөйләрлек булсын 27.06.2021

Сагынып сөйләрлек булсын

Сабантуйда әтәч куучылар турында быел башка язмам, дигән идем. Тик сәхифәне укып баручылар битараф калмады, шалтыратучылар, редакциягә үзләре кереп чыгучылар да булды.

– Бер елны Сабантуйда өерләре белән куып, әтәч өстенә егылып, аны сытып үтерделәр, – диде бер танышым. – Соңгы елларда әллә нәрсәгә китте бу, мин моны балаларны кечкенәдән рәхимсезлеккә өйрәтү дип саныйм.

Быел Сәрдәбаш сабантуенда әтәч үзләрен кызык иткән: куучыларны шаккатырып елгадан йөзеп чыгып (бәлки суы сай булгандыр инде) авылга элдерткән. Афәрин, Сәрдәбаш әтәче!

Сабантуйлар көтеп алган бәйрәм. Алардан киләчәккә көч, дәрт, илһам алабыз, матур хатирәләре гомер буе саклана. Мин үзем сабантуйларына таныш-белешләр белән күрешү өчен барам, тамашаларга артык ис китми. Шулай да, бер сабантуйда велиспедчылар ярышында беренче урынны алганым бар. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган ел иде ул. Корайваннан Урта Курсага велосипед белән килдем. Без үскәндә бу төр транспорт та бик кадерле иде. Безнең авылда беренче велосипедны Нотфулла абый лоторея билетына откан булган. Кибетләрдә юк, безнең абый Үрнәктәге училищеда укыганда тотылган велосипед сатып алган иде. Шуңа беренче утырган мизгелләр әле дә күз алдында.

Ярар, килдем сабантуйга велосипедка утырып. Мәйдан читендә беләгенә кызыл тасма бәйләгән Зариф абый Харисов туктатты. Аның малае белән бер сыйныфта укыйбыз, Зариф абыйны әти дә гадел, туры сүзле кеше дип хөрмәт итә иде.

– Энем, син шушында туктап, көтеп тор әле. Миңа велосипедчылар ярышын оештыруны йөкләделәр, күпме көтәм, күренми әле алар. Хәзер бер әйләнеп эзләп киләм дә, ярыш уздырабыз.

Бераздан Зариф абый миннән күпкә кечерәк ике малайны алып килде. Сарай Чокырча ягында бер километргамы узыштык. Мин, билгеле, беренче инде. Тегеләр дә үпкәләрлек түгел, алар да призлы урыннарда. Шунда алган күлмәк, сабантуйларда алган беренче һәм соңгы бүләк турында елмаеп искә алам. Әтәч куучыларда нинди хатирә калыр икән?

Наласа авылы үзенең батыр, булган, уңган кешеләре белән данлыклы. Равил Закиров Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Легендар көрәшче Әхәт Закировны кемнәр генә белми! Наласа сабантуйларының матур истәлеге булып тарихка кереп калган тагын бер шәхес бар әле. Ул – күни Әнәсе. Күнчеләр нәселеннән булган дип әйтәләр. Менә шул Әнәснең мәйданга керүен халык түземсезлек белән көтә. Үзенең бәясен белеп, җай белән генә чыга Әнәс. Үзе белән берәр потлы ике гер алып чыга. Шуларны сөлге белән бәйли һәм сөлгене тешләп герләрне өскә күтәрә. Күтәрә һәм мәйданны әйләнеп чыга. Менә бу инде онытыла торган түгел!

Әнәс батырны күрү өчен Ташкенттан кадәр махсус кайтучылар да булган.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sagynyp-sylrlek-bulsyn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение