События

Районда Яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде 30.06.2021

Районда Яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде

Арчада Яшьләр көне шәп үтте!

Электрон челтәрләргә алдан кызыктыргыч белдерүләр эленде: “Концерт + дискотека”. Башлана кичке сәгать 6да. Кичкә таба халык Арча стадионына агыла башлады.

Кунаклар, арчалар кай арада җыелды: бөтен стадион тулды, хәтта буш утыргычлар калмады. Кибетләр гөрләп эшләп торды, чәйләр кайнады, шашлыклар пеште, балалар уен мәйданчыгында...

Районга Казаннан Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министрлыгының территорияләр секторы мөдире Илнур Сәгыйтов килде. Кичке тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Илнур Сәгыйтов яшьләрне бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр. Котлаулар – иң күңелле мизгелләр башланды. Яшьләр белән эшләүче булдыклы, тырыш лидерлар, спортчыларга бүләкләр тапшырылды. Арча педагогика көллияте укытучысы Илһам Низаметдинов ТРның яшьләр эшләре буенча министрлыкның мактау грамотасы, җәмәгать тәртибен саклау буенча

“ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Илназ Зәйнуллин Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район яшьләр парламенты рәисе, ТРның янгыннан саклау бүлекчәсе командиры Артем Лесенкога район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Сәхнәгә бер—бер артлы татарча көрәш буенча Россия, Татарстан чемпионнары чыкты. Россия һәм Татарстан чемпионнары Шушмабаштан Таһир Кәримов (тренеры Марат Сәлахов), Кәчедән Дияз Вәлиәхмәтов (тренеры Рәис Галиев), Арчаның 6нчы мәктәбеннән Динияр Моратов (Илшат Фазылҗанов, Фәнил Һидиятуллин), Татарстан чемпионы Шушмабаштан Ислам Хәлиуллин (тренеры Марат Сәлахов), республика  ярышларында үз үлчәү авырлыкларында 1нче урынны алган Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов, Кышкардан Ранил Хәйретдиновка (тренерлары Марат Сәләхов) һәм Татарстан беренчелегенә уздырылган бил алышуда 2нче, 3нче урыннарны алган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Таэквондо буенча тренер Газинур Борханов спортчылар әзерләүдә районга зур өлеш кертүче педагог. Арча егете таэквондо буенча Россия спорт остасы, хапкидо буенча Европа чемпионы, Бөтенроссия ярышлар призчысы Алмаз Закиров, Ашытбаштан игезәкләр Ралия һәм Ралина Шәвәлиевалар, республика ярышларында көмеш һәм бронза медальләргә ия булучылар бүләкләнделәр.

Республикада 1нче урынны алган 2009 елгы “Ястребы” хоккей командасы, Сочида Европа чемпионнары турнирында җиңгән 2010 елгы “Ракета” хоккей командасына бүләкләр тапшырылды.

Яшьләр белән актив эшләгән педагоглар, Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, эшмәкәр-ләр шулай ук хөрмәтләп үтелде.

Шундый күңелле тантанадан соң бәйрәмне Татар радиосы диджейлары дәвам итте. Яшьләр көне һәм Татар радиосының 20 еллыгы уңаенннан зур кичке җыен – концерт башланды. Җырчылар Булат Нигъмәтуллин, Илсур—Гөлназ Шәрифҗановалар, Илшат Сафин, Ришат Фазлыйәхмәтов һ.б. шундый дәртле җырлар башкардылар – биемичә һич мөмкин түгел! Концерт+дискотека төнге сәгать 1нче яртыга кадәр дәвам итте. Киче, төне дә шәп иде!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayonda-yashlr-kne-zurlap-bilgelp-telde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение