События

Гаилә – иҗат чыганагы 09.07.2021

Гаилә – иҗат чыганагы

8 июль көнне Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә һәм ул 2008 елдан бәйрәм ителә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.

Әлеге бәйрәмнең  дәрәҗәсе һәм аңа ихтыяҗ  елдан-ел  арта гына бара,  бу көн  күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре  гаилә һәм мәхәббәт булуын  дәлилләп тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның  туган телләрен, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә. 

Гаилә  – ул  дәүләтебезнең нигезе. Һәр гаилә  үзе бер дәүләт булып тора, чөнки һәр гаиләнең үз кагыйдәләре, үзенә генә хас эчке бер тәртибе була, гомүмән һәр гаилә – үзе бер серле сандык.  Балалар  әти-әниләреннән күреп тәрбия алалар, аларның кылган гамәлләре, башкарган эшләре балаларына, оныкларына үрнәк булып тора. Үзләренең гаиләләрендә  булган  мөнәсәбәтләрне, әти-әни һәм һәм балалар арасында булган җылы хисләрне, бергә уздырган шатлыклы һәм авыр мизгелләрне чагылдырып язылган бик күп  чәчмә  әсәрләр һәм шигырьләр бар.  Чын ярату,   саф мәхәббәткә нигезләнеп төзелгән гаиләләрдәге иҗади шәхесләр дә  зур уңышларга ирешкәннәр,  бүгенге  көндә  дә  алар башкаларга  үрнәк  булып  торалар, аларның  әсәрләрен  укып  яшьләр  тәрбияләнә. 

Мин үзем  гаилә турында сүз чыкканда иң беренче итеп Татарстанның халык язучсы Гомәр ага Бәширов  һәм Кәримә апа турында сөйләүдән башлыйм. Алар  бер-берсен кадерләп, ярдәмләшеп, балаларына һәм оныкларына дөрес  тәрбия биреп яшәгәннәре  өчен, олыгайгач  бәхетле һәм тыныч картлык кичергәннәр дип уйлыйм. Язучының көндәлек язмалары тупланган  “Күңел дәфтәре”  китабын мин бик еш кулга  алам. Анда  Гомәр абыйның  әсәрләренең язылу тарихы, иҗат дәверендәге кичерешләр, гаиләлрендәге мөнәсәбәтләр, күренекле шәхесләр турында  истәлекләр тупланган. Аны укып чыксаң  олы мәхәббәт һәм тугрылык  мәктәбе узасың.  

Туган  авыллары  Сеҗедә  “Галиябану” спектаклендә  Галиябану һәм  Хәлилне уйнаганда танышып, берничә елдан өйләнешеп,  63 ел  мәхәббәтле гомер кичергән пар бар.  Сүзебез язучы  Гөлчәчәк апа  Галиева һәм  “Казан компрессор машиналары төзү” заводының элеккеге директоры Әхмәт абый Галиев турында бара.   Без аларны  сагынып искә алабыз, чөнки алар  Арча шәһәрендә һәм районыбыз  авылларында еш булып, төрле  очрашуларда актив катнашалар иде.  Әхмәт абый белән Гөлчәчәк  апа гаиләдә ир  белән  хатын  гына түгел, чын  мәгънәсендә  җандаш , фикердәш булып  яшәделәр. Әхмәт абый хатынына иҗат итү өчен тулы мөмкинлекләр тудырды, ә  инде Гөлчәчәк апа “Тулгак”  һәм  “Өзелгән  өмет “ повестьлары,  “Газзәбану “ романы кебек  күләмле әсәрләрен әдәбият сөючеләргә  җиткерде, тормыш белән бәйле бик мәкаләләр язды. Андый гаиләләр онытылмый, аларның тормышы яшьләр өчен  үрнәк булып  булып  торалар.       

Татарстанның  халык  артисты  Шамил Әхмәтҗанов :  “Гаиләм – минем терәгем.  Якыннарыңның  кадере  еллар  үтә  барган  саен ныграк аңлыйсың”, – ди. Шамил абый  Рәзилә  апа  белән кызлары  Гөлназ һәм Чулпанның , оныкларының  уңышларына  сөенеп тигез гомер итәләр. Әле күптән түгел Арча мәдәният йорты сәхнәсендә , Шамил абыйның олы юбилее уңаеннан оештырылган кичәдә, бу гаилә  мәхәббәт  һәм тугрылык үрнәге булуын тамашачыларга  да  дәлилләп күрсәттеләр. Шамил абый һәм Рәзилә апа балаларының  котлауларын  ишеттеләр, шулай  ук  үзләре дә  иң  ягымлы, яратуны  аңлата торган  сүзләр әйтештеләр. Һәркем бу гаиләгә соклануын белдерде, гаиләдәге татулык  һәм аңлашып яшәү иҗатка да ярдәм итүенә инанды.  

Пар күгәрченнәр кебек гомер итүче Татарстанның халык артистлары якташыбыз , җырчы  Рәбига  Сибгатуллина, Арча кияве, баянчы,композитор Фәрит Хатыйповларны  һәркем  хөрмәт  итә. Аларның сәхнәдәге чыгышлары, үз-үзләрен тотышлары бик табигый, сөйкемле пар булып,  бер-берсенә  ягымлы карашлары белән тамашачыларның ихтирамын яулыйлар. Сәхнәдә нинди булсалар, көндәлек тормышта да шундый икән алар: гади, мөлаем, кешелекле, ярдәмчел.  Рәбига апа сүзләрен  шагыйрь Зөлфәт язган, ә  көен  ире Фәрит  Хатыйпов иҗат иткән  “Һаман яратам “ җырын бик яратып  башкара.   

Бүген  безнең музейның әдәбият һәм сәнгать  бүлеге  янында  “Гаилә – иҗат чыганагы”  дип исемләнгән күчмә  күргәзмә  оештырылган иде,  аны бик  күпләр яратып  карадылар.  Күргәзмә  белән  танышуны  музей эчендә дәвам итәргә мөмкин, үрнәк гаиләләр турында белү һәркем өчен дә файдалы. 

Яшьләргә әйтәсе килә, җырдагыча  һаман яратам дип яшәргә язсын. Аның өчен гаилә корган яшь парлар әлеге адымның җаваплылыгын аңласыннар иде. Гаилә кору – җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Ләкин, бары гаиләле, балалы кеше генә үзен чын мәгънәсендә бәхетле дип атый аладыр. 
Әти-әнисе бәхетле булган бала гына бәхетле була, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән ата-ана гына сабыйларының тормышын шатлык-сөенечкә күмәчәк. Якыннарыбызга игътибарлы булыйк: буш вакытыбызга, матур, җылы сүзләргә саран булмыйк. Еш кына, нәкъ менә янәшәдәге туганнарыбыз ярату сүзләренә мәхрүм булып кала бит... Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген,тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын иде! Сезнең гаиләләрдә дә һәрчак мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен, уйлаган  хыялларыгыз уңышлы тормышка ашырылсын.  Барыгызны да бүгенге бәйрәм, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм олы гаилә бәхете телибез. 

 “Казан арты” тарих-этнография музее 

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gail-iat-chyganagy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение