События

Рәссамнар Арчага музейга килде 12.07.2021

Рәссамнар Арчага музейга килде

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшид Гаимов һәм аның укучысы, яшь рәссам Азат Ильясов булдылар

 Алар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , рәссам Эрот Зарипов ясаган Габдулла Тукай портретын бик яратып карадылар, без аларга Эрот Зарипов ның истәлеге буларак сакланучы башка хезмәтләрен дә күрсәттек. Кунаклар Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов ясаган туган авылы Кечкенә Өчиле күренешен һәм башка картиналарын кызыксынып өйрәнделәр. Ул бала чакта рәссам булырга теләгән дигәч, Гариф абый күренекле рәссам булыр иде, диделәр.

Рәшид Хәмид улының әнисе Ашытбаш авылыннан , анда туганнары яши икән. Якташыбызның бүләк иткән картинары “Казан арты “ тарих-этнография музеенда бар инде, алар белән танышырга мөмкин. Ул үзенең картиналарын туплап октябрь аенда күчмә күргәзмә оештырачагын белдерде.

Шәфигулла Гарипов


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rssamnar-archaga-muzeyga-kilde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение