События

Ашытбаш уңышлары 13.07.2021

Ашытбаш уңышлары

Ашытбаш мәктәбендә шашка, шахмат почмагын тулыландырдылар һәм яңарттылар, – дип сөйләде ул. – Мондый почмак, күргәнегез бар инде, Ашытбаш мәктәбендә моңарчы да эшләп килде. Районда һәм Татарстан мәктәпләрендә беренчеләрдән булып ачылган почмак ул. Татарстан республикасы авыл мәктәпләре арасында Ашытбаш мәктәбе республикакүләм шахмат, шашка турнирлары оештыру буенча беренче мәктәп. Әле дә шул бердәнбер инде ул. Җиде тапкыр республикакүләм турнирларны отканбыз. Шашка, шахмат буенча быел Россия турнирында яуланган икенче урын бар. Май аенда Баулыда оттык. Июньдә Минзәлә турнирында җиңдек.

Шахмат буенча Арча—Кукмара җыелма командасы составында Арчадан Ленар Вахитов белән Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин Татарстан чемпионы булдылар.

Ашытбаш мәктәбендә көнчыгыш көрәш төрләре буенча карабилбау йөрткән өч кеше бар икән. Алар: бертуган игезәкләр Ралинә, Ралия Шәвәлиевалар һәм тренер Сөләйман Галиуллин. Мәктәп көрәшчеләре Райнур Фәйзрахманов, Рүзәл Фәйзрахманов, Ирек Абдуллаҗанов,  чаңгычылар Рүзәл Әүхәдиев, Рәзил Шакиров һәм башка спортчылары белән горурлана.

Кунагыбыз бер уңайдан Ашытбаш мәктәбенең башка фәннәрдән ирешелгән уңышларын да әйтеп үтте: “Ашытбаш мәктәбендә һәр 10 укучыга бер республика яки Россия күләмендә фән олимпиадалары буенча уртача бер грамота туры килә. Районда иң югары күрсәткеч бу. 69 балага җиде грамота”, – диде ул. – 2020-2021 уку елында район күләмендә 22 призлы урын яуладылар. Республика буенча да нәтиҗәләр куанырлык. Республика күләмендәге олимпиадаларда 6 укучы катнашты һәм алар 7 призлы урынга лаек булды: татар теленнән бер укучы, татар әдәбиятыннан ике, рус әдәбиятыннан бер, физикадан бер, биологиядән бер, технологиядән бер укучы куанычлы уңышларга ирештеләр.

Дүшәмбе көн тагын күңелле хәбәр: Баулыдагы Татарстан  шахматчылары уйнаучы “РТ Кама арты” клубы апрель-июнь айларына нәтиҗә ясаган. Клубның һәр уенчысының очколары саналып, нәтиҗә чыгарылган. Өч рекорд куючы арасында Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин да бар. Котлыйбыз! Һәм уңышлар телибез!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ashytbashtan-slyman-galiullin-kelle-khbrlr-alyp-kilde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение