События

«Бер таякка - 50 грамм он» 14.07.2021

«Бер таякка - 50 грамм он»

Сугыш чорындагы авырлыклар һәр авылның, һәр гаиләнең үзәгенә үткән. Сугыш аларның иң матур вакытларын – балачагын, яшьлеген урлаган. Рәхәтләнеп әти-әни янәшәсендә матур тормышка сокланып, уйнап-көлеп кенә яшисе дә бит... Юк шул...

Сугыш барлык өмет-хыялларны җимерә, һәркемне авыр тормышка дучар итә. Сугыш еллары ерагайган саен ул кыенлыклар: ачлык, ятимлек, ялангачлык ачысы барыбер онытылмый, ә йөрәкнең иң түрендә саклана. Шул авырлыклар белән күзгә-күз очрашкан якташларыбыз сафы көннән көн сирәгәя. ”Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Сугыш урлаган балачак” исемле проект кысаларында өлкәннәребезнең истәлекләрен барлау буенча максатчан эш алып бара. Чираттагы очрашуыбыз Иске Иябаш авылында яшәүче Гыйлемшина Рауза Гыйлемша кызы белән үтте. Рауза апа 1930 елда Субаш-Аты авылында дөньяга килә. Гаиләдә 4 кыз булалар. Әтиләре Гыйлемшаны, авыру булса да, армиягә алалар. Әниләре эштән кайтып керми. Сугыш башланганда Рауза апага нибары 11 яшь, ә кечкенә сеңлесенә яшьтә бер ай була. 

Рауза апа безне ачык йөз белән каршы алды, сугыш чорындагы хатирәләрне янәдән  искә төшерү бик кыен булса да, авыр сулап, акрын гына безгә сөйләп китте: “Сугыш башланган 1941 елда ашарга булды әле. Аннан соң авыр тормыш, ачлык үзен нык сиздерә башлады. Ашау начарланды. Язын, җәен үлән белән тукландык: кычыткан, алабута җыеп аларны кайнарлап, бәрәңге яфрагының аскы өлешләрен ашыйбыз.  Кычытканны турап кайнатып,  2 зуррак бәрәңгене арчымыйча  угычтан уып шулпага шуны салып аш итеп пешерә идек. Кычыткан картайгач, алабута ашыйбыз. Ипи әсәре юк, аны сугыш чорында сирәк кенә күрә идек. Эшләгәнгә карап он бирәләр иде, бер таякка – 50 грамм он,  җәй буена 5-10 кг он инде ул.  Бер-ике кашык онны суга болгатып, шуны үлән шулпасына салып пешереп ашый идек. Яз җитеп кар эрүгә, җир күренүгә басудагы черек бәрәңгене җыя идек, черек бәрәңге безне ачлыктан, үлемнән  коткарды. Кычыткан чыкканчы черек бәрәңге ашадык”.  

Рауза апа үзенең хезмәт юлын 12 яшьтән башлый. 13 яшьтә кыз бала ат, үгез җигеп сука сукалый, тырма тырмалый. Ничек шулай ябык, кечкенә 12 яшьлек кыз бала ат, үгез белән җир эшкәртә алган? Аларны җигеп ничек кырга алып чыга алган? Моның өчен, әлбәттә, батыр йөрәкле, тырыш булырга кирәк. Рауза апада мондый сыйфатлар кечкенәдән тәрбияләнгән. 

“Ат белән үгезне җигәргә җайлы үзе, ә менә үгез белән эшләү бик авыр булды: урманнан агач, минлек ташыдык. Үгез туры юлдан барганда әйбәт кенә бара үзе, ә менә урман юлыннан кайтканда кисәк кенә борылып куаклыкка алып кереп китә, аны алып чыгу бик авыр. Үгез белән таш ташыдык. Аякта чабата булды, язын-көзен аның күтәртмәлесен кия идек. Өсне алыштырыга кием юк. Ул вакытта базарда 40х30лы дары капчыклары сатыла иде. Шуларны сүтеп, күлмәк итеп тегеп кия идек”, – дип хатирәләрне яңартты.  

Рауза апаны 16 яшьтән урман кисәргә җибәрәләр. Сеҗе, Алмалы, Яңа Иябаш, Кырлай, Үрнәк, Кенәбаш  авылларында урман кисә. 

“Ииии балалар, авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык өстенә эшләгән, сабый балалары булган кешеләрне мыскыл итү үзәккә үтте: Миңсылу апаны 3 атналык сабые белән урак урырга чыгаралар. Ул сабые өчен мендәр астына  арышны уып чүпрәккә төреп салган була. Шуны күреп тентү ясыйлар. 300 грамм арыш өчен 3 елга төрмәгә җибәрәләр. Хайза апаны 200 грамм бодай белән тотып, кулга алалар. Аны озак тотмадылар, кайтты ул, авылда гомер итеп, картаеп бакый дөньяга күчте”, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Рауза апа. 

Бу дәһшәтле, авыр еллар артта калды. Шулай булса да тыныч кына сөйли алмый Рауза апа бу турыда. Әле тавышы, әле куллары калтыратып китә. Күзләрендә мөлдер-мөлдер яшьләр ялтырый. Авыр тормыш юлларын үз җилкәсендә кичерсә дә, сынмаган, сыгылмаган Рауза апа. Ул тормыш иптәше белән бергә 7 бала: 6 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстергән, аның 14 оныгы, 21 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә аларның кадер-хөрмәтен тоеп,  Иске Иябаш авылында һәр көнгә, яхшы тормышка сөенеп яши бирә ул. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ber-tayakka-50-gramm-on


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение