События

Элеваторга беренче ашлык килде 15.07.2021

Элеваторга беренче ашлык килде

Урак өсте, гадәттә, август аенда башлана иде. Эссе һава барын да иртәрәк өлгертә. “Игенче”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Заря” ширкәтләрендә урып-җыюга бер атналап булды инде.

14 июльдә “Казанка” ширкәтенең өч комбайны арыш суга башлады. “Дымлылык 20 процент чамасы”, – ди ширкәт җитәкчесе Айдар Сабиров.

Шушы ук көнне яңа ашлыкны элеваторга китерә башладылар. Беренче булып яңа “КамАЗ”да Рамил Мусин килде. Элеватор директоры Ләйсән Әһлиуллина аңа махсус бүләк тапшырды.

Арча элеваторына Лаеш районыннан, Чувашстан республикасыннан көзге бодай һәм арыш китерә башлаганнар.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/elevatorga-berenche-ashlyk-kilde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение