События

Күзгә күренми, әмма бик тә кирәкле 17.07.2021

Күзгә күренми, әмма бик тә кирәкле

Җәй җитүгә Арча чәчәкләргә күмелә. Тик алар карап тормасаң, үзләре үсми. Бигрәк тә быелгы кебек эссе, коры җәйдә.

“Жилкомбытсервис” ширкәтенең төп эше – шәһәрне төзекләндерү. Көн дә иртән кешеләр йокыдан торганчы махсус техника чәчәкләргә, юлларга су сиптерә, эшчеләр эссе кояш астында чүпләрен утый. Кышын урамнарны кардан чистарталар. Язын агачлар кисәләр. Көндәлек күзгә күренми торган әмма бик тә кирәкле хезмәтләр.

Элек каты коммуналь калдыкларны түгүне дә бу оешма башкара иде. Тик ике ел элек аны икенче оешмага йөкләделәр. Әмма аның белән “Жилкомбытсервис” ширкәте күрсәткән хезмәтләр кимемәде, киресенчә, яңалары гына өстәлде.

– Полиглн безнең карамакта. Шуннан файдаланып һәм халык мәнфәгатьләрен искә алып, оешмалардагы, хуҗалыклардагы габаритлы булмаган, сәнәгать, төзелеш чүпләрен түгү өчен без 8 кубометр сыешлы бункерлар куябыз. Агач материаллар, бакча чүпләре (бәрәңге сабаклары, яшелчә, чәчәк сабаклары һәм башкалар) булса да, безгә мөрәҗәгать итәргә була, – диде ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимов.

Арча шәһәр булса да (шулай ук авылларда да), үз йортлары белән яшәүчеләр, бакчада яшелчәсен, бәрәңгесен үстерүчеләр, терлек, кош-корт асраучылар бар. Аннан үз йортың булгач, даими төзекләндереп торырга кирәк. Төзелеш калдыклары җыйнала. Контейнерга сыймый, янына куярга ярамый. Менә шундый вакытта “Жилкомбытсервис” ширкәте ярдәмә килә ала. Аның өчен бер шалтырату җитә.

Ширкәтнең үзенең сәнәкле, чүмечле тракторлары бар. Бункерны китереп куялар, тулгач алып китәләр. Бункерны “КамАЗ” га салганнарын үз күзләрем белән күргән бар. Кирәк икән, төйиләр дә. Кулың да тими.

Йөк алып кайтасы булса да “Жилкомбытсервис” ширкәте ярдәм күрсәтергә әзер. Кран-каланчалары да бар. “Амкадор” тракторын балчык төяү, кышын кар чистарту, грейдерны юллар тигезләү өчен алырга була. Шундый хезмәтләр ңә күрсәтелә.

Көз җитүгә агачлар кисү башлана. Бу очракта да югалып каласы юк, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза гына язарга кирәк. Ул аны “Жилкомбытсервис”ка юллый, эшчеләр агачларны кисеп, төяп, түгеп тә бирәләр.

Соңгы елларда ширкәт тагын бер хезмәт күрсәтә башлады. Баштарак ул Арча өчен сәеррәк тоелды. Әмма бер белеп алгач, халык аның кирәклеген аңлады. ”Соңгы юлга озату” (“Прощальный кортеж”) дип язылган кеше күмү өчен махсуслаштырылган “Газель” машиналары бар.

– Соңгы юлга озату күп очракта кыенлыклар тудыра. Беренче чиратта транспорт мәсьәләсе килеп туа. Мәетне ерактан алып кайтырга кирәк булганда бигрәк тә. Шул очракта безгә мөрәҗәгать итәргә була, – диде Альбер Хәкимов. –  Мәетне зиратка озатканда да ярдәм итәбез. Ерактан да алып кайтып бирәбез. Уңайлыгын аңлап алдылар инде, моннан хәзер бик күп кеше файдалана.

Әгәр сезгә зур көнкүреш калдыкларын, иске йорт җиһазларын яки төзелеш калдыкларын түгәргә, карт агачларны кисәргә кирәк икән, "Жилкомбытсервис" ширкәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук мәетне соңгы юлга озату өчен транспорт хезмәте дә күрсәтелә. Телефон : 89673650547

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kzg-krenmi-mma-bik-t-kirkle


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение