События

Өлешемә тигән көмешем 19.07.2021

Өлешемә тигән көмешем

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

Быел бу уңайдан Арчада район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым исеменнән иң яхшы гаиләләрне тантаналы төстә кабул итү блды. Мондый мөһим чара районда беренче тапкыр үткәрелде. Кунаклар арасында озак еллар бергә гомер итүче парлар да, күп балалы әти-әниләр дә, хезмәт династияләре вәкилләре дә, авыл җирлекләрендә яшәүче хөрмәткә лаек гаиләләр дә бар иде.

– Сезне чын күңелдән гаилә бәйрәме – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм, – диде Илшат Нуриев. – Ныклы һәм дус гаилә, кадерле һәм якын кешеләр безне чын мәгънәсендә бәхетле итә. Рәхмәт сезгә, хатын-кызларыбыз. Нәкъ менә сез гаилә учагын саклаучылар.

 Бәйрәмдә катнашкан һәр кеше матур хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән, күркәм гаилә төзеп яшәп, балалар үстергән, тирә-юньдәгеләр арасында хөрмәт казанган яшь буынга үрнәк итеп куярлык кешеләр. Кыскача гына һәр парга тукталып китү начар булмас, дип уйлыйм. Чөнки һәр пар мактау сүзләренә лаек.

Арчадан Факия һәм Васыйл Шәрәфетдиновларны белмәгән кеше юк. Бер-берсенә карата булган җылы мөнәсәбәтләре белән сокландыра бу пар. Укыган вакытта Ростов өлкәсендә таныша алар. Институтны тәмамлагач икесе дә Арчага кайта. 18 ел Иске Төрнәледә яшиләр, аннан Арчага килеп йорт салалар, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ике оныклары бар.

Факия җыр, моң сөюче ханым. Концертларда чыгышлар ясый, бәйгеләрдә катнаша, шигырьлр иҗат итә. Васыйл Шәрәфетдинов гармунда уйный. Алар һәръяктан бер-берсе белән килгән. Ә андый парлар бәхетле була.

Апаздан Тәслимә һәм Ренат Садыйковларның гаилә “стажлары” 42 ел. Өч бала тәрбияләп үстереп, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе. Бу матур пар күптәннән “әби-бабай” дигән мактаулы исемне йөртә.

Тәслимә ханым озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ренат Садыков укытучы, мәктәп директоры һәм күп еллар Апаз авыл җирлеге башлыгы булды. Авылдашлары гына түгел, район җитәкчеләре арасында да мактаулы урында йөргән, хөрмәт казанган кеше ул.

Лилия һәм Фәнис Мөхәммәтгалиевлар Якты Көннән. Фәнис механизатор, Лилия авыл клубы мөдире. Кечкенә генә клубны шаулатып, төрле чаралар үткәреп, үзе дә бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулап дөньяны җимертеп яши. Кайнанасы Рауза апа аның төп терәге, киңәшчесе, ярдәмчесе. Өйләрендә дә булган бар. Килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәткә сокланып кайткан идек. Лилия кайнанасы Рауза ханым белән “Төп йорт килене” район бәйгесендә катнашып, лаеклы рәвештә җиңү дә яулады.

44 ел тигез гомер итүче Нурсөя һәм Госман Галиуллиннар да Наласада иң күркәм гаиләләрнең берсе санала. Алар икесе дә гомер буе мәктәптә балаларга белем бирделәр. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Нурсөя ханым берара редакциядә дә эшләп алды. Аннан ул үзенең эчтәлекле, кызыклы материалларын юллый иде. Искиткеч тырыш, эш сөючән, ихтирамга лаек гаилә. Үзләре дә, балаларын шундый итеп үстергәннәр. Ике кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Танылып килүче язучы Рөстәм Галиуллинның әти-әниләре алар. Алты оныклары гына бар инде.

Түбән Орыдан Тәслимә һәм Риф Бакыевлар җырлы-моңлы гаилә булулары белән күбрәк таныштыр. Хәер, алай дисәң, Риф гомер буе механизатор булып эшләгән, кыр батырлары булып калган, бүләкләр алган кеше. Бу гаиләнең горурлыклары – кечкенәдән сәхнәләрдә чыгышлар ясап, бәйгеләрдә җиңүләр яулаган балалары Рилә, Рафил һәм Раил. Риф белән Тәслимә дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар, җырларга осталыклары балаларына да күчкән. 35 ел бергә тигез гомер итә алар, биш оныклары сөендереп үсеп килә инде.

Лилия һәм Ришат Хөсәеновлар – күп балалы гаилә. Икесе дә “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә эшлиләр, берсе бригадир, икенчесе терлекче. Мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, балдаклар алышканнарына 37 ел. Биш балалары бар. Хәзерге вакытта алты оныкка әби белән бабай инде алар. Лилия ханымның күкрәген “Ана даны” медале бизи.

Урта Аты авыл җирлегеннән Фирая һәм Җәүдәт Әхмәтхановлар да авылда хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Фирая ханым балалар бакчасында эшләгән, хәзер лаеклы ялда, ире 20 елдан артык инде халыктан сөт җыя. Дус һәм тырыш гаилә. Тормышны бергә тартып алып баралар, авыл тормышында, төрле чараларда катнашырга да вакыт табалар. Уллары Динар белән кызлары Ландышны да үзләре кебек үк хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Утар Аты авыл җирлегеннән әлеге чарада Галиябану һәм Әлтаф Мөхетдиновлар катнашты. Аларның бергә гомер итә башлауларына 59 ел. Комбайнчы Әлтаф булачак хатыны белән ындыр табагында таныша. Клуб мөдире булып эшләгән Галиябану төнге сменага ындыр табагына йөри. Комбайнчы егетнең чибәр кызга күзе төшә. Кыз барам дисә дә кала, егет кеше алам дисә, ала, диләр өлкәннәр. Әлтаф та ычкындырмый кызны. Кавышып та куя яшьләр.

Галиябану ханым кайнанасы белән 36, кайнатасы белән 34 ел яши, тәрбияләп соңгы юлга озата. Балалар үстергәндә кайнанасы зур терәк була. Әлтаф Мөхетдинов комбайнда 52, Галиябану ханым Иске Җөлби авылы клубында 28 ел эшләгән. Хәзер дә икесе дә тик тормыйлар. Галиябану ханым яшелчәләр үстерә, тәмле ризыклары белән сыйлый, ә гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк. Кушлавыч авылында аларны ихтирам итәләр.

Зоя һәм Рифкать Рәхмиевлар – Яңасала авылыннан. 47 ел бергә. Гомерләре буе авылда эшләгәннәр. Өч бала үстергәннәр. Хәзер оныклары белән мәш  килеп, алар уңышларына куанып яшиләр.

Чарага Шушмабаш авыл җирлегеннән Рамзия һәм Габделфәт Кәримовлар чакырылган иде. Аларның гаилә “стажы” 43 ел. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өчесенең дә икешәр балалары бар. Әти-әниләре балалары һәм оныклары өчен һәр эштә үрнәк.

Казанбаштан  Дания һәм Даниал Низамовларга бу көнне тантаналы рәвештә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. 16 июльдә  гаилә сапфир туйларын, ягъни 45 ел  бергә гомер итүләрен билгеләп үтә. 

Алар икесе дә педагоглар. Даниал Низамов хезмәт юлын Казанбаш мәктәбендә башлап җибәрә һәм лаеклы ялга чыкканчы эшли. Шуның 31 елын мәктәп директоры була. Дания ханым 31 ел балалар бакчасында тәрбияче була. Икесенең дә мактаулы исемнәре, күпләгән мактау кәгазьләре бар. Низамовларның гаилә ансамбле район бәйгесе җиңүчесе дә булды. Даниал әфәнде гармунын сузса, Дания ханым аңа кушылып җырлый. Шушы дус һәм хезмәт сөючән гаиләдә ике бала үсеп, олы тормыш юлында үз урыннарын тапкан.

Яңа Кишет авыл җирлегеннән Наилә һәм Тәбрис Арслановлар, Яңа Кырлайдан Фәридә һәм Абдулла Солтановлар, Курса авыл җирлегеннән дүрт бала тәрбияләп үстергән Рәмия һәм Әхәт (ул Татарстан республикасының атказанган механизаторы) Шәрәфиевлар,  Штерәдән Гөлсем һәм Илфир Галиәхмәтовлар, Акчишмәдән Халидә һәм Вәдүт Мөхәмәтдиновлар, Иске Кырлайдан Фәйрүзә һәм Айрат Ситдыйковлар – һәрберсе олы хөрмәткә лаеклы, авылдашлары, хезмәттәшләре, якыннары арасында ихтирам яулаган, балалары өчен маяк булган парлар.

Алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев тантанада катнашучыларга сораулар бирде, алар, үз чиратларында, бик теләп гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар, гаилә берлеген ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. 

Танылган җырчылар Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинованың, үзебезнең үзешчәннәрнең чыгышлары аларга бүләк булып барып иреште. Үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр. Гаилә вальсы бәйрәмнең бизәге булды.  

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/oleshem-tign-kmeshem-fotolar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение