События

Арчада Корбан гаете 20.07.2021

Арчада Корбан гаете

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.

Төп бәйрәм чарасы Арча шәһәре Үзәк мәчетендә үтте. Иртәдән гаетебезне Коръән аһәңе белән нурландырып, Кәлам Шәриф аятьләре укылды. Раббыбызның рәхмәтендә буларак, яңадан безгә ачык мәчетләр һәм тыныч вәзгыять биргәне өчен, күркәм бәйрәм көннәрендә күбрәк дога кылып, рәхмәт- шөкерләребезне әйтсәк иде, Раббыбыздан бер-беребезгә изгелек теләп, мәгъфирәт сорасак иде.
Корбан гаете тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.

Бу кыйммәтләр барлык дин вәкилләре өчен дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар безнең күңелләрдә үзара дус һәм тату яшәү, шәфкатьле һәм миһербанлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу теләге уяталар, гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итәләр.
Бу изге бәйрәм көнендә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәт һәм иминлек иңсен!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-korban-gaete


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение